Разил Вәлиев

Разил Вәлиев, Разил Исмәгыйль улы Вәлиев (1947 елның 4 гыйнвары, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Ширәмәт районы, Ташлык ― 2023 елның 20 октябре, РФ, ТР, Казан) — татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.

Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы. Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (2017). Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы. Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
Туган телдә исем Разил Исмәгыйль улы Вәлиев
Туган 4 гыйнвар 1947(1947-01-04) (77 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Ширәмәт районы, Ташлык
Үлгән 20 октябрь 2023(2023-10-20) (76 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Чистай урамы, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре язучы, җәмәгать эшлеклесе, дәүләт эшлеклесе
Җефет Алия Вәлиева, табиб
Балалар Сөембикә Җиһаншина
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеТатарстанның М. Җәлил исемендәге республика премиясе - 1982Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - 1990Татарстанның халык шагыйре - 2011Дуслык ордены - 2022
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Разил Вәлиев Разил Вәлиев Викиҗыентыкта

Разил Вәлиев
Викиөзек эчендә Разил Вәлиев темасы буенча бит бар

Биография

Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы Ташлык авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, Түбән Кама урта мәктәбен 1965 елда тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, әдәбият институтында белем ала.

1972-1981 елларда Р. Вәлиев «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, әдәби бүлек мөдире, җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. 1981-1984 елларда ул Чаллы Язучылар оешмасының сәркатибе, 1984-1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986-2000 елларда Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры булып эшли.

Разил Вәлиев шагыйрь, язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак танылды. Аның «Зәңгәр кабырчыклар» (1971), «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992), «Кышкы учак» (1994), «Сүзләрдән дисбе» (1996) шигырь җыентыклары; «Эт кояшы», «Яшисе килә» (1982) һ.б. повестьлары һәм «Мирас» (1990) романы дөнья күрде. Әдипкә «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге тапшырылды.

Разил Вәлиевнең иҗаты драматургия белән дә бәйле. Аның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!» (1988-1989), «И машина, машина, җитте минем башыма» (1990), «Куркыныч уен» («Шомбай», 1989) һ.б. пьесалары 4 томда басылып чыккан «Сайланма әсәрләр»дә (1999— 2000) урын алды. Р. Вәлиев пьесаларына куелган спектакльләр К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында, шулай ук республиканың башка театрларында уңыш казанды.

Разил Вәлиев киңкырлы эшчәнлеге өчен «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» халыкара көмеш медаль белән бүләкләнде.

Разил Вәлиев — Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Татарстан Югары Советы депутаты (1990-1995), 1995 елдан Татарстан халык депутаты, 2000-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе.

Ул — 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

2023 елның 20 октябрендә 76 яшендә вафат. Курган зиратында җирләнгән..

Еллар

  • 1947 (4 гыйнвар) Татарстанның Түбән Кама районының Ташлык авылында туа
  • 19541958 Ташлык авылы башлангыч мәктәбе укучысы
  • 19581962 Түбән Кама районының Шәңгәлче сигезьеллык мәктәбе укучысы
  • 19621965 Түбән Кама шәһәренең 1 нче унберьеллык гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы
  • 19631965 «Коммунизм байрагы» газетасы каршындагы әдәби берләшмә әгъзасы (Чаллы шәһәре)
  • 19651967 Казан дәүләт университетының журналистика бүлеге студенты
  • 19651967 Казан дәүләт университетындагы «Әллүки» әдәби берләшмәсе әгъзасы
  • 1967 (май–июль) «Казан утлары» журналының әдәби хезмәткәре
  • 19671972 М.Горький исемендәге Әдәбият институты студенты (Мәскәү)
  • 19681971 Мәскәүнең Ленин комсомолы исемендәге автомобиль заводында тимерчелек цехы, Мәскәү макарон фабрикасы эшчесе (төнге сменада)
  • 1969 Татарстан язучылары корылтаенда яшь татар язучылары өчен журнал таләп итеп өндәмә тарату
  • 1971 (март-апрель) Үзбәкстандагы «Ферганская правда» газетасы хезмәткәре (стажировка)
  • 19721981 «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җаваплы сәркятиб
  • 1975 яшь шагыйрьләрнең Бөтенсоюз фестивале делегаты (Төрекмәнстан, Ашһабад)
  • 1976–б.к.к. «Ялкын» журналының редколлегия әгъзасы
  • 1978–1981 иҗат яшьләренең Республика Советы рәисе
  • 1979–б.к.к. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы
  • 1979–б.к.к. Татарстан Әдәби фонды әгъзасы
  • 1979 Татарстан яшьләре делегациясе белән Югославиягә бару
  • 1979 (сентябрь-октябрь) туган авылы Ташлыкта иске мәчетне төзекләндереп, манара торгызу
  • 1980 Каракалпакстандагы Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнашу
  • 1981 яшь шагыйрьләрнең Бөтенсоюз фестивале делегаты (Гөрҗистан, Кутаиси)
  • 19811984 Яр Чаллы Язучылар оешмасының җаваплы сәркятибе
  • 1981– б.к.к. Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы
  • 19811986 СССР Язучылар берлегенең идарә әгъзасы
  • 19811986 Яр Чаллы шәһәр Советы депутаты
  • 1982 «Яшисе килә» повесте һәм халык арасында киң таралган җырлары өчен Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелү
  • 1983 Чаллы каласында РСФСР Язучылар берлегенең күчмә утырышын уздыру
  • 1983 «КамАЗ төзелеше бәрмәчесе» дигән мактаулы исем бирелү
  • 19841985 Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары
  • 1985 (июнь–июль) СССР Язучылар берлеге фәрманы белән Әфганстанга иҗат командировкасына бару
  • 1985 Татар язучылары делегациясе белән Төркиягә сәяхәт, күренекле төрек язучысы Азиз Несин белән очрашу
  • 19861995 Казан шәһәр Советы депутаты
  • 19862000 Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры
  • 1986–б.к.к. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының коллегия әгъзасы
  • 1986–б.к.к. Татарстан китап нәшриятының әдәбият-сәнгать советы әгъзасы
  • 19871992 чит илләр белән мәдәни багланышлар буенча Бөтенсоюз Советының идарә әгъзасы
  • 1988 ТАССР Югары Советына депутатлыкка кандидат (СССРдагы беренче альтернатив сайлау!)
  • 1988 Татарстан делегациясе белән Польшага (Ломжа шәһәренә) бару
  • 1989 күренекле галим Әбрар Кәримуллин белән борынгы татар китаплары эзләп Киевка бару
  • 1989–б.к.к. татар телен һәм мәдәниятен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча «Җыен» фондының рәис урынбасары
  • 1990 РСФСР Югары Советына депутатлыкка кандидат
  • 1990 республиканың баш китапханәсенә бина таләп итеп коллектив белән хезмәт хакы алудан баш тарту, транспарантлар күтәреп урамга чыгу
  • 19901995 Казан шәһәр Советының Президиум әгъзасы, Мәдәният, дин һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе урынбасары
  • 19901995 Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Президиум әгъзасы
  • 1990–б.к.к. Татарстан Республикасының халык (Югары Совет, Дәүләт Советы) депутаты
  • 1990 «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелү
  • 1990 балаларга атап иҗат ителгән әсәрләре өчен «Ялкын» журналының Абдулла Алиш исемендәге премиясе бирелү
  • 1991 АКШның Конгресс китапханәсе белән Татарстан Республикасының Милли китапханәсе арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул кую өчен АКШка бару
  • 1991 В.И.Ленин исемендәге Республика китапханәсенә «Милли китапханә» статусы алу
  • 1991 «Халыклар арасында мәдәни һәм фәнни багланышлар» дигән Халыкара конференциядә катнашу (Канада, Торонто)
  • 1991, 29 ноябрь, 12 сәг. 40 мин. бер төркем депутатлар белән Татарстан Югары Советы бинасы өстенә Татарстанның яңа байрагын күтәрү
  • 1991 Халыкара рыцарьлар конгрессының «Кешелеклелек һәм хакыйкатьне яклау өчен» дигән медале белән бүләкләнү (Австралия, Сидней)
  • 1991 Төрки халыкларның уртак алфавитын төзүгә багышланган Халыкара симпозиумда катнашу (Төркия, Истанбул)
  • 19911995 Халыкара Биографик үзәк тарафыннан «Елның иң атаклы кешесе» дигән мактаулы исем бирелү (Англия, Кембриҗ)
  • 1992–б.к.к. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Президиум әгъзасы, Мәдәният һәм милли мәсьәләләр Комитеты (2004 елдан – Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты) рәисе
  • 1992 «Халыклар арасында мәдәни һәм фәнни багланышлар» дигән Халыкара конференциядә катнашу (Англия, Кембриҗ)
  • 1992 «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» дигән Халыкара көмеш медаль белән бүләкләнү (Австралия, Сидней)
  • 1992–б.к.к. «Кем ул Кем» дигән Бөтендөнья энциклопедиясенең редакция шурасы әгъзасы
  • 1992–б.к.к. Халыкара Биографик үзәкнең редакция шурасы әгъзасы (Англия, Кембриҗ)
  • 1992–б.к.к. Америка Биографик үзәгенең редакция шурасы әгъзасы (АКШ, Төньяк Каролина)
  • 1993 «Елның иң яхшы китабы» конкурсында җиңеп чыккан «Бер алманы бишкә бүләек» җырлар җыентыгы өчен I нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнү
  • 1993–б.к.к. «Татарстан халыкларының телләре турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча Республика Советы әгъзасы
  • 1993 Халыкара Биографик үзәк тарафыннан «XX гасыр кешесе» дигән мактаулы исем бирелү (АКШ, Төньяк Каролина)
  • 1994 Татарстан парламенты делегациясе составында Төркиягә рәсми визит белән бару
  • 1994 ИФЛАның (Бөтендөнья китапханәләр берләшмәсенең) Халыкара конгрессы эшендә катнашу (Испания, Барселона)
  • 1994 Халыкара Биографик үзәк тарафыннан «Дөнья күләмендәге зур казанышлары өчен» дигән көмеш медаль белән бүләкләнү (Англия, Кембриҗ)
  • 1995 ИФЛАның Халыкара конгрессы эшендә катнашу (Төркия, Истанбул)
  • 1995 «Шәһри Казан» газетасы версиясе буенча «Ел кешесе» дип игълан ителү
  • 19952007 «Татар иле» («Татарские края») газетасының редколлегия әгъзасы
  • 19952003 «Заман-Татарстан» төрек-татар газетасының редколлегия әгъзасы
  • 1995 (гыйнвар) Татарстанның рәсми делегациясе җитәкчесе буларак Ичкерия-Чечен Республикасына гуманитар ярдәм белән бару
  • 1995 Әнкара шәһәрендә (Төркия) узган «Әдәби рисаләт» дигән Халыкара симпозиумда катнашу
  • 1995 Татар ПЕН-үзәген оештыру
  • 1995–б.к.к. Бөтендөнья Язучылар оешмасының Татар ПЕН-үзәге вице-президенты (ПЕН-клуб үзәге – Лондонда)
  • 19962005 «Шәһри Казан» газетасының редколлегия әгъзасы
  • 1996–б.к.к. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хәбәрләре» периодик басмасының редколлегия әгъзасы
  • 1996 «Елның иң яхшы китабы» конкурсында җиңеп чыккан «Кышкы учак» шигырьләр җыентыгы өчен I нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнү
  • 1996 Татарстан Республикасы парламенты делегациясе белән Венгриягә бару
  • 1996–б.к.к. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Китапханә хәбәрләре» фәнни-гамәли журналы баш мөхәррире
  • 1996 ИФЛАның Халыкара конгрессы эшендә катнашу (Кытай, Пекин)
  • 1996 Бөтендөнья Язучылар оешмасы (Халыкара ПЕН-клуб) конгрессында катнашу (Мексика, Гвадалахара). Татар ПЕН-үзәген ПЕН-клубка рәсми төстә әгъза итеп алу. Р. Вәлиевкә «Гвадалахара шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелү
  • 1997–б.к.к. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Гыйльми советы рәисе
  • 1997 «Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы» дигән исем бирелү
  • 19972008 Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары
  • 1997 «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелү
  • 1998 Татарстан язучылары делегациясе составында Халыкара ПЕН-клубның 65 нче конгрессында катнашу (Финляндия, Һелсинки)
  • 1999 (апрель) әдәбиятчыларның Мәскәүдәге үзәк йортында Р.Вәлиев иҗатына багышланган кичә үткәрелү
  • 1999 (май)–б.к.к. Түбән Кама шәһәре һәм районы мәктәпләре укучыларына укудагы һәм иҗаттагы уңышлары өчен һәр ел саен шәхси премиясен биреп бару
  • 1999 Түбән Кама районының Ташлык авылы тарихына багышланган «Гасырлар кичкән авыл» дигән китапны әзерләүдә һәм нәшер итүдә башлап йөрү
  • 1999 Казандагы «Түбән Кама якташлыгы» иҗтимагый берләшмәсен оештыру һәм аның рәисе итеп сайлану
  • 2000–б.к.к. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Химаячеләр шурасы рәисе
  • 2001 Мәскәүдә чыккан «Лучшие люди России» энциклопедиясендә биографиясе басылу
  • 2001 «Елның иң яхшы китабы» конкурсында җиңеп чыккан «Сайланма әсәрләр. I том» шигырьләр җыентыгы өчен I нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнү
  • 2001 Төркиядә (Истанбул) узган Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә катнашу
  • 2002 Түбән Кама районының Ташлык авылында яңа китапханә бинасы төзүдә башлап йөрү һәм аның тантаналы ачылышында катнашу
  • 2002–б.к.к. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы әгъзасы
  • 2002 Бөтендөнья татар конгрессының АКШта (Вашингтон, Нью-Йорк) узган күчмә утырышында катнашу
  • 2002 Төркиянең Кемер шәһәрендә узган «Диалог-Евразия» форумында катнашу
  • 2003 Бөтендөнья татар конгрессының Рига шәһәрендәге күчмә утырышында катнашу
  • 2003 Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендә узган «Диалог-Евразия» форумында катнашу
  • 2003 Түбән Кама районының Ташлык авылында яңа мәчет бинасы төзүдә башлап йөрү һәм аның тантаналы ачылышында катнашу
  • 2003 Бөгелмә шәһәре татар җәмәгатьчелегенең Һади Атласи исемендәге «Мәгърифәтче» премиясенә лаек булу
  • 2004 Казакъстан парламенты сайлауларында халыкара күзәтүче сыйфатында катнашу
  • 2004 «Великая Россия. Имена» энциклопедиясендә биографиясе басылу
  • 2005 «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнү
  • 2005 «ХХ гасырның икенче яртысында Татарстанда гомуми файдаланудагы дәүләт китапханәләре челтәренең төзелүе һәм үсеше» дигән темага диссертация яклап, тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ия булу
  • 2005 Татарстанның рәсми делегациясе җитәкчесе булып, Алтай Республикасында «Алтай – төрки халыкларның бишеге» һәйкәле куюда катнашу
  • 2005 әдәбияттагы казанышлары өчен Михаил Шолохов медале белән бүләкләнү
  • 2006 Казан шәһәренең 65 нче мәктәбендә Р.Вәлиев иҗатына һәм эшчәнлегенә багышланган музей ачылу
  • 2006 «Елның иң яхшы китабы» конкурсында җиңеп чыккан «Иске сәгать дөрес йөри» исемле проза әсәрләре җыентыгы өчен I нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнү
  • 2006 «Диалог-Евразия» Халыкара оешмасы форумында катнашу (Төркия, Анталия)
  • 2006 Татарстан язучылары делегациясе составында Халыкара ПЕН-клубның 72 нче конгрессында катнашу (Алмания, Берлин)
  • 2006 Татарстан делегациясе белән Таулы Алтайда һәйкәл ачу тантанасында катнашу
  • 2006 Түбән Кама районының Ташлык авылында яңа Мәдәният йорты бинасы төзүдә башлап йөрү һәм аның тантаналы ачылышында катнашу
  • 2007 Халыкара Иҗтимагый фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы исеме бирелү
  • 2007 ИФЛАның (Бөтендөнья китапханәләр берләшмәсенең) Халыкара конгрессы эшендә катнашу (Көньяк Корея, Сеул)
  • 2007 Япония Татар-ислам җәмгыяте әгъзалары һәм аның җитәкчесе Тәмимдар Мохит белән очрашу (Токио шәһәре)
  • 2007 «Яр Чаллы шәһәре каршындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнү
  • 2007 Татарстан парламенты делегациясе составында Казакъстанга рәсми визит белән бару (Нурсолтан)
  • 2007 Татарстан Республикасының рәсми делегациясе белән Алтай Республикасына бару (Таулы Алтай шәһәре)
  • 2007 «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыятенә парламент вәкиле – директорлар советы әгъзасы итеп сайлану
  • 2007 «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины» дигән исемгә лаек булу
  • 2007 (апрель) 60 яшьлеге уңаеннан М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында «Бер алманы бишкә бүләек...» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелү
  • 2007 «Иске сәгать дөрес йөри» дигән проза әсәрләре җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2004 ел) һәм «Ядкарь» җырлар китабы өчен («Рухият» нәшрияты, 2005 ел) Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булу

Басылган драма әсәрләре

  • Вәлиев Р. Сайланма әсәрләр: Сәхнә әсәрләре, мәзәкләр һәм тәрҗемәләр. — 3 т. — Казан: Милли китап, 2000. — 463 б.
  • Вәлиев Р. Әсәрләр 4 томда. — 3 т. Пьесалар, язмалар, әдәби тәрҗемәләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 478 б.

Бүләкләр, мактаулы исемнәр

  • 1982 ― «Яшисе килә» повесте һәм халык арасында киң таралган җырлары өчен Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелү.
  • 1990 ― «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелү.
  • 1990 ― балаларга атап иҗат ителгән әсәрләре өчен «Ялкын» журналының Абдулла Алиш исемендәге премиясе бирелү.
  • 2011Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның фәрманы нигезендә 12 июль көнне Разил Вәлиевкә «Татарстан республикасы Халык шагыйре» мактаулы исеме бирелә.
  • 2017 — «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы» мактаулы исеме бирелде.
  • Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы.
  • Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
  • 2022«Дуслык» ордены (ТР) .

Сәяси эшчәнлек

Татарстан Югары Советы депутаты (1990-1995), 1995 елдан Татарстан халык депутаты, 2000-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе.

Искәрмәләр

  • Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  • Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Вәлиев Разил Исмәгыйль улы. 2019 елның 11 декабрь көнендә архивланган. ТР ФА сайты
  • Рифат Каюмов. Разил Вәлиев вафат. Татар-информ, 20.10.2023
  • Рузилә Мөхәммәтова. Разил Вәлиев Курган зиратында җирләнде. Татар-информ, 21.10.2023
  • Халык шагыйре һәм халык язучылары саны артты
  • Казан утлары, 2017 ел, № 3, 191нче биттә
  • Рөстәм Миңнеханов шагыйрь һәм язучы Разил Вәлиевне «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Татар-информ, 28.04.2022
  • Чыганаклар

    Сылтамалар

    Шулай ук карагыз

    Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 3 нче чакырылыш депутатлары (2004-2009) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999) Калып:Татарстан Республикасы Югары Шурасы депутатлары (1990-1995)

    Tags:

    Разил Вәлиев БиографияРазил Вәлиев ЕлларРазил Вәлиев Басылган драма әсәрләреРазил Вәлиев Бүләкләр, мактаулы исемнәрРазил Вәлиев Сәяси эшчәнлекРазил Вәлиев ИскәрмәләрРазил Вәлиев ЧыганакларРазил Вәлиев СылтамаларРазил Вәлиев Шулай ук карагызРазил Вәлиев1947 ел20 октябрь2007 ел2017 ел2023 ел4 гыйнварГабдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясеИнгушетия РеспубликасыКазанМуса Җәлил премиясеРСФСРРФСССРТРТатар шагыйрьләреТатар язучыларыТатарстан АССРТатарстан Фәннәр академиясеТатарстанның атказанган мәдәният хезмәткәреТатарстанның халык шагыйреТашлык (Татарстан)Түбән КамаШирәмәт районы

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Хакас телеПуста (Маҗарстан)Җәйге Олимпия уеннары 2004Алинә КәримоваГамил АфзалЗифа БасыйроваЗифа НагаеваШәһәрӘзербайҗанКәрим ТинчуринЭлектр каршылыгыЧәкчәкBötendönya kileşterelgän waqıtıПорнографияТөзелешАКШ президентларыДирбияРезидә ШәрәфиеваБатыр1998 елТаҗикстан татарларыWikitörlärКлара ХәйретдиноваАлтай телләре«Мин татарча сөйләшәм» акциясеЧәчәкләрТатар телендә уйналган нәфис фильмнар исемлегеФин телеРуслан Айсин (1980)ТелевидениеАрхаизмАзамат АйталиевОештырылган җинаятьчел төркемSüriä watandaşlar suğışıРадик ГалиәкбәровКаюм НасыйриРоссияФәлистыйнИван ЗолоФәрит ЯхинЗөһрә СәхәбиеваЭссе төркемеДинар ХөснетдиновМайтһилиXVII гасыр (б. э. к.)КүперРәхмәт ШәймәрдәновКиң таралган телләр исемлегеİlon Mask2010 елТауСи (программалау теле)АтомСогуд ГарәбстаныХәния ФәрхиАКШДартсТау токымыКенияТүләмәИлтөзәр МөхәммәтгалиевОктябрьИскәндәр НасыйровТатарстан Республикасы Дәүләт СоветыУкраинаАвстрияНәфел намазыМәхмүт ХөсәенСыйфат (сүз төркеме)Узда🡆 More