Лесото рәсми рәвештә Лесото Патшалыгы - ул тирәли тулысынча Көньяк Африка Җөмһүрияте булган анклав иле.
Лесото мәйданы 30000 км²-дан (11 583 кв. миль) артык һәм халык саны якынча 2 миллион. Аның башкаласы һәм иң зур шәһәре Масеру. Рәсми телләр булып сесото һәм инглиз теле тора.
Лесото Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Милләтләр Дуслыгы, Африка Берлеге һәм Көньяк Африка Үсеш Җәмәгате әгъзасы булып тора. Лесото исемен якынча "Сото җире" дип тәрҗемә итәргә була.
Байрак | |
Шигарь | Peace, Rain, Prosperity |
---|---|
Халык саны | 2 007 201 (Җанисәп, 2016) |
Нигезләнгән | 1966 |
Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
Кардәш шәһәрләр | Гуммерсбах |
Рәсми тел | инглиз теле, Сесото теле |
География | |
Мәйдан | 30,355 км² |
Координатлар | 29.55°S 28.25°E |
Сәясәт | |
Икътисад | |
ТЭП | 2373 миллион US$ (2021), 2553 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Лесото лотие, Көньяк Африка ранды |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 26% (2014) |
Туу күрсәткече | 3.185 (2014) |
КПҮИ | 0.514 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 54.174 ел (2016) |
Джини коэффициенты | 44.9 (2017) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +266 |
ISO 3166-1 коды | LS |
ХОК коды | LES |
Интернет домены | .ls |
Лесото Конституциясе дин тоту иреген яклый, хөкүмәт тарафыннан әлеге хокук киң һәм тулаем саклана.
Бәяләүләр буенча, Лесото халкының 95 % ы ― христианнар (католиклар ― 49,1 %, протестантлар ― 18,2 %, илленчеләр ― 15,4 %, англикан чиркәве тарафдарлары ― 5,3 %, башка христианнар ― 1,8 %). Христиан булмаган (Ислам, җирле традицион, яһүд, Һинд һ. б.) диннәр тарафдарлары ил халкының 1,5 % ын, бернинди дин тотмаучылар 3,5 % ын тәшкил итә .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Лесото, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.