Лесотода ислам, Лесото корольлегендә ислам (ингл. Islam in Lesotho, гарәп.
Ил халкының (2, 1 млн кеше, 2018 елга бәяләү) ~0,2 % ы ― мөселманнар. 2000 елда Лесотоның мөселман халкы бөтен ил буенча 1 мең кеше, 2013 елда 3000 нән артык кеше тәшкил иткән.
Лесото Конституциясе дин тоту иреген яклый, хөкүмәт тарафыннан әлеге хокук киң һәм тулаем саклана.
Бәяләүләр буенча, Лесото халкының 95 % ы ― христианнар (католиклар ― 49,1 %, протестантлар ― 18,2 %, илленчеләр ― 15,4 %, англикан чиркәве тарафдарлары ― 5,3 %, башка христианнар ― 1,8 %). Христиан булмаган (Ислам, җирле традицион, яһүд, Һинд һ. б.) диннәр тарафдарлары ил халкының 1,5 % ын, бернинди дин тотмаучылар 3,5 % ын тәшкил итә .
Лесото мөселманнарының зур күпчелеге ― сөнниләр. Шигыйлар 1000, Әхмәдиячеләр 350 кеше исәпләнә .
Мөселманнар арасында Көньяк Азиядән (Һиндстан, Пакистан, Бангладеш һәм Шри-Ланка) чыгучылар күп. Көньяк Азия мөселманнары Лесотода бизнес һәм сәүдә белән шөгыльләнү максатында урнашып калган . 1900-елларда берничә гаилә Дурбан шәһәреннән (Көньяк Африка Республикасының Квазулу-Натал провинциясе) бирегә күчеп килгән.
1966 елда ил Бөекбританиядән бәйсезлек алган.
Лесотода мәчетләр һәм гыйбадәт заллары (Jamaat Khana) ил башкаласы Масеру шәһәрендә, Бутха-Бутхе провинциясендә һәм башка урыннарда (Jamaat Khana at Jackpot Market, Bus Stop Jamaat Khana, Pioneer Mall Jamaat Khana, Sekamaneng Islamic Centre Jamaat Khana, Osaman Masjid, Ha-Hoohlo Jamaat Khana) урнашкан.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Лесотода ислам, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.