Анкла́в (лат. inclavatus ― „ябылган“ яки „бикләнгән“) ― дәүләтнең тулысынча башка дәүләт территориясе белән әйләндереп алынган бер өлеше.
Кайсы да булса дәүләтнең башка (бер) ил белән тулысынча уратып алынган өлеше тулы анклав дип атала. Территория төшенчәсе коры җир территориясен дә, территориаль суларны да үз эченә ала.
Анклав | |
Анклав Викиҗыентыкта |
Дәүләтләргә анклав төшенчәсе икенче (бер) ил белән тулысынча чолгап алынган һәм диңгезгә чыгу юлы булмаган очракта гына кулланыла. Бу очракта «эксклав» төшенчәсе бөтенләй кулланылмый. Мондый дәүләтләр өчәү: Италия эчендә Ватикан һәм Сан-Марино, Көньяк Африка Республикасы эчендә – Лесото. Италия эчендә территориясе-анклавы булган Мальта ордены шулай ук дәүләтчелекнең берничә билгесенә ия.
Ярыманкла́в ― дәүләтнең коры җирдә башка дәүләтнең территориясе белән әйләндереп алынган, ләкин диңгезгә чыгу юлы булган өлеше. Бу төр анклавлар шулай ук яр буе анклавлары дип атала. Ярыманклав дәүләтләргә мисаллар – Малайзия һәм Көньяк Кытай диңгезе белән уратылган Бруней, шулай ук Испания һәм Атлантик океан белән уратып алынган Португалия. Мальта территориясендәге Мальта орденына караучы Сант-Анджело фортының бер өлеше шулай ук ярыманклав. Төп территориясе ярыманклавтан читтә урнашкан дәүләтләрдә ярыманклавлар территориясе ярымэксклав дип атала. Мондый ярыманклав (ярымэксклав) диңгез һәм башка берничә ил белән әйләндереп алынырга мөмкин.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Анклав, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.