Малайзия

Мала́йзия (Malaysia) яки Мала́йзия Федерациясе – Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге, Көньяк Кытай диңгезе белән аерымланган, ике өлештән торучы дәүләт.

  • Көнбатыш Малайзия (традицион исеме – Малайя) Малакка ярымутрауының көньяк өлешен алып тора, төньякта Таиланд һәм көньякта Сингапур белән чиктәш.
  • Көнчыгыш Малайзия (традицион исеме – Сабах һәм Саравак) – Калимантан утрауының төньяк өлешендә урнашкан, төньякта Бруней һәм көньякта Индонезия белән чиктәш.
Малайзия
Малайзия
Байрак
Малайзия
Илтамга
Шигарь Bersekutu Bertambah Mutu Edit this on Wikidata
Башкала Kuala-Lumpur
Халык саны 32 447 385 (2020, 2020 census of Malaysia, 16 966 217, 15 481 168, 8 234 644) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 16 сентябрь 1963 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+08:00
Рәсми тел малай теле
География
Мәйдан 330,803 км²
Координатлар 3.780511°N 102.314362°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Хөкүмәт башлыгы Махатһир Мөхәммәт
Икътисад
ТЭП 372 981 миллион US$ (2021), 406 306 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Малайзия риңгиты
Эшсезлек дәрәҗәсе 2% (2014)
Туу күрсәткече 1.76 (2021)
КПҮИ 0.803 (2021)
Яшәү озынлыгы 75.3 ел (2016)
Пинсә яше 60 яшь
Джини коэффициенты 46.2 (2009)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул
Челтәр көчәнеше 240 вольт
Телефон коды +60
ISO 3166-1 коды MY
ХОК коды MAS
Интернет домены .my
Малайзия
Малайя(Көнбатыш Малайзия)

Тарих

Бу җирләрдә кешеләр бик озак вакытлардан бирле яшәсәләр дә, климатның уңайлы булуы сәбәпле дәүләтчелек чагыштырмача соң барлыкка килә. Беренче сыйнфый җәмгыять б. э. кадәр мең ел элек кенә, индуизм һәм буддизм диннәрен таратучы һиндлылар һәм кытайлылар үтеп кергәч кенә яши башлый, һәм шул вакыттан соң бу территориядә дәүләтләр үсә башлый. Ләкин алар тиз арада күрше Суматра-Ява һәм Таиланд империяләре тарафыннан басып алыналар. Җирле кенәзләрнең тырышлыгы белән XV гасырда феодаль биләмәләр Малакка солтанлыгына берләшәләр. Аның барлыкка килүе белән исламның бик тиз таралуы башлана. Солтанлыкның чәчәк атуы 1511нче елда португалия колонизаторлары килү сәбәпле туктала. Португалиялеләрдән соң бу җирләр голландиялеләргә күчә. XVI–XVIII гасырлар дәвамында бу территориядәге Җохор дәүләте басып алучыларга каршы көрәшә. Голландиялеләр аны XVIII гасырда буйсындыралар, ләкин бу Өлкә инглизләр кулына күчә. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Малайяны японнар басып ала. Сугыштан соң, японнарга каршы көрәшкән җирле партизаннар, Бөекбританиягә каршы көрәш башлыйлар, һәм 1957нче елда Малайя бәйсезлек ала.

Дәүләт төзелеше

Малйзия 13 штаттан һәм 2 федераль территориядән( башкала – Куала-Лумпур һәм Ләбуан утрауы) тора. 9 штатта идарә итү формасы – монархия, шуларның җидесе солтанлык. Солтанлыкның идарәчесе – солтан. Негери-Сембелан штатының башлыгы Янг Дипертуан Бесар, Перлис штатыныкы раджа титулын йөртә.

Калган 4 штат губернаторлык булып торалар. Алар белән губернаторлар идарә итә.

Корольләр һәм вице-корольләр һәр биш ел саен үз араларыннан, идарә итү елына һәм олылыкка карап, монархларны сайлыйлар. Идарә итүнең төп өлешен парламент һәм премьер-министр башкара.

Малайзия парламенты ике палатадан тора: түбән – Вәкилләр палатасы һәм югары – Сенат. Вәкилләр палатасы туры сайлаулар ярдәмендә җыела. Сенат һәрбер штаттан сайланылган икешәр әгъзадан һәм президент тарафыннан билгеләнгән кешеләрдән тора. Вәкилләр палатасына сайлауларда җиңгән партиянең җитәкчесе премьер-министр вазифасын башкара башлый. Аның җитәкчелегендәге Федераль хакимият илнең Башкарма хакимиятен тәшкил итә.

Административ-территориаль бүленеш

Малайзия 
Малайзиянең штатларга бүленеше.

Көнбатыш Малайзия

  • Җухур солтанлыгы (башкаласы – Җухур-Бахру), коды: JH
  • Кедах солтанлыгы (башкаласы – Алор-Стар), коды:KH
  • Келантан солтанлыгы (башкаласы – Кота-Бару), коды:KN
  • Малакка губернаторлыгы (башкаласы – Малакка), коды: MK
  • Негери-Сембилан штаты (башкаласы – Серембан), коды: NS
  • Паханг солтанлыгы (башкаласы – Куантан), коды:PH
  • Перак солтанлыгы (башкаласы – Ипох), коды:PK
  • Перлис корольлеге (башкаласы – Кангар), коды:PS
  • Пенанг губернаторлыгы (башкаласы – Джорджтаун), код:PP или PN
  • Селангор солтанлыгы (башкаласы – Шах-Аләм), коды: SL
  • Тренгану солтанлыгы (башкаласы – Куала-Тренгану), коды:TR
  • Федераль территорияләре:
    • Путраджая (яңа административ башкала), коды:PTJ
    • Куала-Лумпур (федерациянең электән килгән башкаласы һәм икътисадый үзәк), коды: KL

Көнчыгыш Малайзия

  • Сабах губернаторлыгы, элек. Төньяк Борнео (башкаласы – Кота-Кинабалу, элек. Джесселтон), коды:SBH
  • Саравак губернаторлыгы (башкаласы – Кучинг), коды:SWK
  • Федераль территорияләре:
    • Лабуан (башкаласы – Виктория), коды:LB

1963нче елның 16 сентябреннән 1965 елның 9 августына(бәйсезлек алгыйнча) кадәр Сингапур Малайзиянең бер штаты була.

География

Көнбатыш Малайзиягә илнең 40% мәйданы туры килә. Ярымутрау буенча төньяктан көньякка тау сыртлары сузылган. Көнбатыш яр буенда киң уңдырышлы, ә көнчыгышында тар яр буе тигезлеге урнашкан. Сабах һәм Саравак куе җәңгәл урманнары белән капланган, алга киткэн елга системалары бар. Сабахтагы Кинабалу тауы(4101 м)- Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге иң биек тауларның берсе. 60%тан артык территориягә урманнар туры килә. Монда бик күп төр үсемлекләр яши. Малайяда гына да сигез меңнән артык үсемлек төркәлгән, шуларның ике меңе агачлар, ике йөзе пальмалар. Хайваннардан филләр, юлбарыслар, мөгезборыннар, капланнар, орангутаннар, тапирлар бар.Көнчыгыш Малайзиядә иң куп һәм төрле кош популяцияләре яши. Малайзиядә ел буе кызу һәм дымлы. Температура күбрәк 20-30оС, дымлылык – 90%.

Икътисад

Икътисади күрсәткечләр буенча Малайзия яңа-индустриаль илләргә керә. Япон икътисади үсеше моделен куллану, чит ил капиталын һәм технологияләрен тарту, алга киткән илләрнең тәҗрибәләрен куллану, сәяси стабильлек Малайзиягә икътисадны модернизацияләүдә, иҗтимагый өлкәдә зур уңышлар китерә. Икътисади процесслар бишьеллык планнар ярдәмендә җайга салына. 1997-1998нче елгы финанс-икътисади кризисына хатле Малайзиянең икътисади үсеше елына 7-8% була, һәм ул кайсыбер алга киткән илләрне куып җитә. Ләкин кризис сәбәпле икьтисади үсеш тоткарлана. Эшкәрту сәнәгате ТМПның 30,1% алып тора. Моның иң мөһим тармагы электротехник җихазлар чыгару белән бәйле. Шулай ук химия, резино-техник, металл эшкәртү, азык-төлек сәнәгате аның мөһим тармаклары булып торалар. "Протон", "Перодуа" һәм "Хайком" милли автомобил җитештерү үзәкләре бар. Авыл хуҗалыгына ТМПның 8,4%, нефт чыгару 7,6% алып тора.

ТМПның 56,6% хезмәт күрсәтү өлкәсенә туры килә.

Халык

Малайзия ярымутрауында төп этник группалар булып малайялылар, кытайлар, һәм һиндлылар тора. Малайялылар – 58.8%, кытайлар – 24%, һиндлылар – 8%, һәм башка халыклар 10% тәшкил итәләр. Мондагы халыкның 70% ярымутрауның көнбатыш өлешендә яши. Сабах һәм Саравак. Халыкның яртысын төрле этник группаларга керүче Калимантан аборигеннары тәшкил итә. Саравакта иҗаннар – 30%, меланаулылар – 5%, Сабахта кадазаннар – 25%, мурутлар – 4%, бадҗаолар – 11%. шулай ук кытайлар саравакта – 29%, сабахта – 18%, малайялылар – 20% һәм 5%. 1971 елдан Малай халкы вәкилләренә дәүләт вазыйфаларын биләгәндә, бизнес һәм мәгариф өлкәсендә күп кенә өстенлекләр бирелә. Сәяси тормышта Малай халкы, икътисадта элеккечә иң бай этник төркем булган кытайлар өстенлек итә, шул ук вакытта Һиндстанлы малайзиялеләр иң ярлы катлам булып кала.

Дин

Малайзия халкы төрле мәдәният һәм дин вәкилләреннән тупланган. Ислам — 1957 елдан бирле илнең дәүләт дине. Малайзия халкының (32 млн 365 мең кеше) ~60 % ы (19 млн 839 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 1,10 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020). Мөселманнарның абсолют күпчелеге (99,8 %) сөнниләр (шәфигый мәзһәбе), шулай ук шигыйлар, әхмәдияләр, суфыйлар, ибадияләр бар. ~30 % халык — буддачылык тарафдары булган кытайлар, 5,4 % ы Һинд дине тарафдарлары, ~4 % ы — Көньяк Азиядән булган азчылык мөселманнар.

Мәдәният

Белем бирү

Малайзиядә түләүсез 11-еллык уку кертелгән. Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларның 60% укуларын урта мәктәптә дәвам итәләр. Официаль белем бирү теле малайча, шулай да кайсыбер мәктәпләрдә кытай һәм тамиль телләрен кулланалар. Мөселман гаиләсендәге балаларга мәҗбүри рәвештә ислам нигезләрен өйрәтәләр.

Малайзиядә 10 дәүләт университеты, 28 педагогик һәм техник көллият бар. Куала-Лумпурда илдәге иң өлкән Малайя Универститеты һәм Халыкара ислам университеты, Банги шәһәрендә (Селангор шт.) Малайзиянең милли университеты урнашкан

Китапханәләр

Һәрбер административ үзәкнең китапханәсе бар, анда археологик һәм тарихи тикшеренүләр алып баралар.

Әдәбият һәм сәнгать

Малайя телендә исламга хәтле әдәбият билгеле түгел. Ислам үтеп кергәннән соң күп төбәкләрдә эпик һәм тарихи темаларга әсәрләр, дини трактатлар, хроникалар яза башлыйлар. 1920-30нчы елларда романнар таралу алалар.

Дипломатик мөнәсәбәтләр

Малайзия 
Малайзия белән дипломатик мөнәсәбәтләре булган илләр

Моны да карагыз

Сылтамалар

Искәрмәләр

Tags:

Малайзия ТарихМалайзия Дәүләт төзелешеМалайзия Административ-территориаль бүленешМалайзия ГеографияМалайзия ИкътисадМалайзия ХалыкМалайзия ДинМалайзия МәдәниятМалайзия Дипломатик мөнәсәбәтләрМалайзия Моны да карагызМалайзия СылтамаларМалайзия ИскәрмәләрМалайзияКөньяк Кытай диңгезеКөньяк-Көнчыгыш Азия

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Сан-Сиприан-де-Виньяс15 sentäberФәнЕвропаПольшаТанзанияСербияМузыкаИранСай-ҮтесСабан туе2019 елМордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеВелби (Колорадо)Вест-Литтл-Ривер (Флорида)BitkoinДүшәнбеФранц ШубертЛитвалы ВикипедиясеҖәмил Баймурзин29 мартСоветлар Берлеге коммунистик фиркасеQıtay Xalıq Cömhüriäteneñ RäiseM8L8THWikidataГадиләштерелгән инглиз ВикипедиясеГайморитСишәмбеВенера Думаева-ВәлиеваЧәчәкләрГафур КоләхмәтовЛатин ВикипедиясеИрләр җенес әгъзасыРим ГыйлфановФән (нәшрият)АглоблишкиÇeçen İçkeriä CömhüriäteРозельМарсель Әхмәтҗанов(2324) ДженисИлсур Һадиуллин1 июль12 мартҖенси якынлыкӘзербайҗаннарЯйлакөй (Артуклу)Варшава килешүеЧуаш дәүләт академия җыр һәм бию ансамблеNeft çitkä çığaruçı illär oyışmasıДмитрий КарбышевСаф табышУкраин ВикипедиясеТатарларТехнологияМәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр ОешмасыГрек-рим көрәшеБеренче бөтендөнья сугышы2017 елМикробиологияӘнкараИбупрофенWikimediaKraxmalСтоунволл (Техас)Әбри ХәбриевАбдулла ДубинИнсаф АбдуллинBöcänäklär🡆 More