Һуннар

Һуннар - нигездә төрки телле кабиләләрдән торган күчмә кабиләләр берләшмәсе.

Тарихта беренче тапкыр Рим тарихчысы Тацит тарафыннан телгә алынган һуннарның 91 елда Каспий диңгезе тирәсендә урнашулары, соңрак 150 еллар тирәсендә Көньяк-Көнчыгыш Кавказ тирәләрдә яшәүләре билгеле. Шулай ук фин-угыр компоненты да булуы ихтимал.

Һуннар
Сурәт
Туган тел Hun tele
Гамәлдән чыгу датасы 469
Харита сурәте
Моңа бәйле сурәт
Һуннар Һуннар Викиҗыентыкта
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Һуннар
Ат өстеннән җәядән ату - һуннарның төп сугыш техникасы иде.

Б.э.к. IX гасырдан ук хунну исеме белән билгеле булган халык турыдан-туры бәйләнешләре ихтимал дип санала.

Приск һуннарның үз теле булуын хәбәр итә; бу мәсьәлә тарихчыларның уртак фикергә килмичә гасырлар буенча бәхәсләшүенә китерә. Һуннар илендә кулланылган күп телләр арасында, уртак тел буларак гот теленең киң кулланылганы хәбәр ителә. Һуннарның төп сугыш техникасы булган атлы укчы һөҗүм иткән тарафның күп-санлы укчылар яки арбалетчыларны әзерләгәнчегә кадәр тактик өстенлек биргән. Шундый көтелмәгән һөҗүмнәр дәвамында сызгыра торган укларны куллану, практик уңайлылыктан тыш өстәмә психологик корал буларак та кулланылган.

Һуннар һәм аларның дәвамчылары күршеләрен җәядән ату сәләтләре белән таң калдырган. en:Procopius'ның язулары булган Strategikon'да (ингл.) һәм башка хезмәтләрендә аңлатылганча, римлылар үзләренең хәрби көчләрен авыр пехотадан күпләре җәяләр белән коралланган кавалерияга үзгәртәләр, Византиялылар үзләренең кавалериясендә укчы һөҗүм берлекләрен булдыралар.

Һуннар Европа һәм Азия күп кабиләләренә, аеруча төрки телле халыкларына йогынты ясаганнар. Кайбер чыганаклар буенча һуннар төрки кабиләләрга караганнар.

Исемнәре

Хилл (2009:453) хәбәр иткәненчә:

Термин һу/ху/hu 胡 Хань ыругы кытайлылардан булмаган халыкларны билгеләү өчен куллана иде, күбесенчә 'варвар' дип тәрҗемә ителә. Күбесенчә ул Кытайдан төньякка һәм көнбатыш якка таба яшәүче, гадәттә тышкы күренеше белән Европеоид яки өлешчә Европеоид расадан булган халыкларны билгеләү өчен кулланылды.

Чыгышлары

Һуннарның чыгышлары турында фәнни даирәләрдә уртак фикер юк, бик күп төрле теорияләр барлыкта.

Традицион Хунну теориясе

Һуннарның Азиядән чыгышлары турында бәхәсләре 18 гасырда en:Joseph de Guignes беренче тапкыр Һуннарны Кытай чыганаклары (ингл.) тасвирлаган Хунну халкы белән бәйләргә кирәклеген тәкъдим итүеннән бирле бара. Де Гийнес сәяси берлекләренең генеалогиясенә игътибар итеп, Һуннар чыннан да хуннуларның физик токымнары булу-булмавына аз игътибар бирде. Шулай да, 18-19 гасырда патшалык иткән этноцентризм һәм романтик милләтчелек контекстында туган фикере , башкалар тарафыннан кабул ителеп, вакыт узуы белән романтик милләтчелек һәм туранчылык фикерләрен дәлилләү өчен үзгәртелде.

18 гасыр француз төрки дөньясы белгече en:Joseph de Guignes фикереннән башлап, 4 гасырда Европа чикәренә килеп җиткән Һуннарны Монголия регионыннан анардан якынча 300 ел элек чыгып киткән хуннулар белән бәйлиләр. Хунну-Кытай сугышы сәбәпле, хуннуларның төньяк өлеше Төньяк-Көнбатышка таба чигенде; аларның токымнары Евразия аркылы күченә алу сәбәпле, Һуннар белән берникадәр мәдәни һәм генетик дәвамчылыклары була ала дип исәпләнелә.

Бу теориягә Классик кытай галиме һәм Нанкин император университетының беренче президенты Wei Zhao (204273 еллар) хәбәре дә тәэсире бар: “Хань династиясе заманаларында (б.э.к. 206 - б.э. 220 елларда) алар (Һуннар) хунну 匈奴 дип йөртелгән, шул ук халыкка en:Hunyu 葷粥 итеп дә дәшкәннәр. Шулай ук, en:Xunyu 獯粥 аларның борынгы бабалары булган en:Chunwei 淳維 исеменең башка бер транскрипциясе генә”.

Кытай историографиясендә бу шулай ук Б.э.к. 2 гасыр азагында - 1 гасыр башында яшәгән Сыма Цянь исемле кытайлы галименең Бөек тарихчы язулары (ингл.) хезмәтендә, шулай ук en:Ying Shao (140-206 ел), һәм en:Jin Zhuo (3-4 гасыр) тарихчыларының хезмәтләрендә күрсәтелә. Бернинди аргументларны китермичә, алар Xunyu һәм en:Xianyun исемнәре Хань династиясе заманында Xiongnu/Хунну (匈奴) дип аталган халыкны билгеләү өчен кулланылган дип әйтәләр. Шул ук фикерне en:Tang dynasty коментаторы en:Sima Zhen (як. 8 гасыр) кабатлый.

Фонетик эзләнүләре һәм бронзада язуларның чагыштырылуы һәм билгеләрнең үзенчәлекләрен истә тотыпулары en:Wang Guowei (18771927) Guifan, Xunyu, en:Xianyu (鮮虞), en:Xianyun (獫狁), en:Jung, en:Di, һәм Hu исемнәре астында билгеләнгән кабиләләр соңгырак Кытай тарихына Xiongnu/Хунну исеме, һәм Евразия тарихына Һуннар исеме астында кергән халыкны билгеләү өчен кулланылган дип нәтиҗә ясый.

Шулай да, Һун һәм хунну арасындагы бәйлелекне күрсәтүче дәлилләр нык булуына ышанырга мөмкинлек бирми. Һуннарның чыгышларын аңлатуда замандаш эзләнүләр мәктәбе элек зур тәэсире булган этник милләтчелек (ингл.) карашлар урынына этногенезис (ингл.) ысулларын өстен күрә.

Замандаш этногенетик интерпретациясе

Һуннар 
Һун казаннары

Үз заманнарыннан килгән әдәбият Һуннарның чыгышларын ачык килеш аңлатмый. Билгесез килеп чыккан Һуннар беренче тапкыр Тын (Tanais) елгасы тирәсендәге яшәүче аланнарга һөҗүм итүләрендә сүзгә алына. Гасырлар буенча төрле аңлатулар бирелсә, якынрак заманаларда чыгып килгән теорияләр һуннар кебек күчмә халыклар конфедерацияләрне тиз оешып, шулай ук тиз таралаша алучы төрле мәдәни, сәяси һәм лингвистик төркемнәрнең берлекләре буларак күрә. Ягъни, ачык чыгышын табу мөмкин түгел дигән сүз. Халыкларның Бөек күченеше чоры буенча австриялы эксперт en:Walter Pohl белдергәненчә, "Ышанычлылык белән, 4 гасырда Һун исеме дала сугышчыларының престижлы хәкимлек төркемнәрен билгеләгәнен генә әйтә алабыз." Һун исеме киң һәм географик бәйләнеше булмаган җирләрдәге төрле төркемнәрне билгеләү өчен төрле чыганакларда очрый (башкалар арасында Һинд, Фарсы, Кытай, Византия, Рим). Европадагы Һуннар чорының беткәненнән соң да Греция һәм латин дөньясы хроникаларында Кара диңгез тирәсендәге регионында төркемнәрне "Һун" термины белән билгеләү дәвам иткән.

Тарих

Һуннар 
Һуннарның көнбатышка күчеше

Баштарак һуннар Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда торганнар. Вакыт узу белән һуннарда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә башлап, БЭК II гасыр башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләткә нигез салганнар. Соңрак күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк Һуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяк Һуннулар Җидесу ягына, хәзерге көньяк Казакъстандагы далага таба күченеп киткәннәр. Һуннарның бер өлеше далада калган, ә иң зур күпчелеге Көньяк Уралга таба күченгәннәр.

һун империясе

Һуннар 
һун империясе

Көньяктагы кабиләләр элгәрге хуннулардан аерылганнаргә күрә аларны һуннар дип йөртелгән. Һуннар IV гасырда көтбатышка таба үзләренең мәшһүр яуларын башлаганнар. Иделне кичеп, Азак диңгезенә һәм аннары Кырымга кадәр килеп җиткәннәр. 375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Европага юнәлгәннәр. Элекке Рим империясе биләмәләрен басып алганнар. Көнбатыш Евразиянең бик зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя - һун империясе килеп чыккан.

БЭК IV гасырның җитмешенче елларында һуннар Көнчыгыш Европага килеп чыгалар һәм зур дәүләт төзиләр. V гасыр урталарында Аттила исемле бөек идарәче дәүләтнең хакимиятенә килә. Аның исеме Ат Иле төрки сүзләреннән чыккан. Аттила барлык һуннарны үз кулы астында берләштерә һәм Көнбатыш Европада сугышлар алып бара.

Файл:Huncauldron Hungary.jpg
Һуннар  Маҗарстандә 2006да табылган 5 гасыр Һун казаны.

Һуннарның бер хәким астындагы уртак көч булмауларына ышаган. Күп һуннар Көнчыгыш һәм Көнбатыш римлылар һәм готлар тарафыннан түләүле гаскәр буларак кулланылды. Исеме билгеле булган беренче Һун en:Uldin готлар патшасы en:Radagaisus көчләренә каршы һуннар һәм аланнар төркеме башында Италияны яклаганы билгеле.

Һуннар 
Һун алтын һәм анар беләзеге өлеше, 5 гасыр, en:Walters Art Museum музее

408 елда Көнчыгыш римлылар Uldin'ның һуннары тарафыннан яңа басымны сизә башлыйлар. Uldin Дунайны күчеп en:Moesia җирендәге Castra Martis исемле каланы ала, аннары en:Thrace өлкәсен талый. Көнчыгыш римлылар Ульдинга акча тәкъдим итеп аны туктатырга торышсалар да, соралган акча күләме югары булгач - аның ярдәмчеләренә акча тәкъдим итәләр. Нәтиҗәсендә Ульдиннын төркеменнән күп һуннар китә башлый.

451 ел 20 июнь — Каталаун аланында Атилла җитәкләгән һуннарның көнбатышка явы туктатыла.

Һуннарның Европага күченешенең сәбәбе Азия кыйтгасында 4 гасыр уртасында зур империя булдыручы Жужань ханлыгының (ингл.) үсүе белән аңлатыла ала. Башка җирләр арасында, ул Xianbei дәүләте (ингл.) кулыннан алганнары татар җирләрен дә үзенә ала. Жужан көченең көнбатышка таба таралуы Һуннарны Европа тарафына этүенә китергән дип уйланыла.

Һуннар 
Аттила җитәкчелегендәге һуннар

Болгарлар

Соңрак Һуннар контролендә булачак җирләрдә яшәгән болгарларны телгә алган борынгы грек Птолемейның II гасырда язылган География әсәре (Γεωγραφικὴ Ὑφήγησις, ингл.), III—IV гасыр чигенә кадәр яшәгән әрмән историограф Мар Абас Катина (рус.) хәбәрләре һәм 354 елгы аноним латин телле хронограф (рус.) язуларыннан соң, Һун империясе таркалуына кадәр болгарлар турында башка мәгълүмат күзәтелми. Бу вәзгыять болгарлар һуннар дип аталган кабиләләр берләшмәсенә кергән дип уйларга нигез бирә.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Чыганаклар

Tags:

Һуннар ИсемнәреҺуннар ЧыгышларыҺуннар ТарихҺуннар Шулай ук карагызҺуннар ИскәрмәләрҺуннар ЧыганакларҺуннар150 ел91 елКавказКаспий диңгезеТөрки телләрФин-угырлар

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ДиварГабдулла Тукай биографиясеПортугал телеGoogleОрганизмТабигатьФәрит ГалиевФёдор ТокаревЛим Ки-йонгСынык сызыкИндонезияҺетеросексуальлекЧәршәмбеЗифа БасыйроваСәрдә үләнеКазтрансстройMacOSВикипедияләр исемлеге1846 елЛех КачиньскийБисексуальлекHarmonikaAleksey NavalnıyТаҗи ГыйззәтҺиҗри тәкъвимТөрки халыклар1838 елМидхәт ӘбделмәновВорошилов районы (Татарстан АССР)ХосусыйлаштыруЧуенчы-ЧупанБөек Ватан сугышыЛәис ЗөлкарнәевКазан ханлыгыПодкастМәскәү өлкәсеБар, Эт. Бар! (мультсериал)1724 елТатар әлифбасыИлдар КыямовШәмгун СаттаровРазил ВәлиевГөлнара Гатина1447 елCreative Commons litsenziäläreХәбир Ибраһим1552 елBlogВикипедия җәмгыятеАлюминийГөлназ НәүмәтоваРәшит МостафинВикипедияИбраһим АганинПифагорЭлектр каршылыгыТатар дәүләт җыр һәм бию ансамблеСугышИпекәй (китап)Rayt bertuğannarРаяз ФасиховАлмаз Юнысов (1987)C++БолгарияБашкорт дебет шәле18 сентябрьХәйдәр СәйбаталовҖаек (шәһәр)Шиңгәккүл (станция)🡆 More