Кара диңгезе белән бутамаска.
|
Кара диңгез (рус. Чёрное море, болг. Черно море, укр. Чорне море, рум. Marea Neagră, төр. Karadeniz, гөрҗ. შავი ზღვა) — Атлантик океан бассейнының эчке диңгезе. Босфор бугазы аркылы Мәрмәр диңгезе белән тоташа һәм Киреч бугазы аркылы — Азак диңгезе белән. Төньяктан диңгезгә Кырым ярымутравы уелып кергән. Кара диңгез өслегендә Европа белән Кече Азия арасындагы су чиге ята.
Кара диңгез Россияның, Украинаның, Румынияның, Болгарияның, Төркиянең, Абхазияның һәм Гөрҗистанның ярларын юа.
Кара диңгез төньяктан көньякка иң күбе 1150 кмга, көнчыгыштан көнбатышка 580 кмга җәелгән.
Утраулар бик аз. Иң зурысы — Украинадагы 62 км² мәйданлы Җарылгач утравы. Калган утрауларның мәйданы 1 км²дан артык түгел.
Кара диңгезгә коючы иң эре елгалар: Дунай, Днепр, Днестр, һәм кечерәкләрдән — Мзымта, Псоу, Бзыбь, Риони, Кодор (Кодори), Ингур (Ингури), Чорох, Кызылырмак, Яшелирмак, Сакарья, Көньяк Буг.
Кара диңгездә иң эре портлары булган шәһәрләр:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Кара диңгез, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.