Ялта Конференциясе

Ялта (Кырым) конференциясе — Икенче бөтендөнья сугышы азыгында 3 беректәш дәүләт башлыгы: И.В.Сталин (ССРБ), Ф.Д.Рузвельт (АКШ) һәм У.Чөрчилл (Бөекбритания), тышкы эшләр министрлары, штаб башлыклары һ.б.

киңәшчеләр катнашында 1945 елның 4—11 февраль көннәрендә үткән конференция.

Ялта Конференциясе
Чөрчилл, Рузвельт, Сталин Ялта конференциясендә. Февраль 1945
Ялта Конференциясе
Сөйләшүләр өстәле, Ливадия, Кырым

Анда беректәш дәүләтләренең хәрби планнар аныклап һәм килешеп алынган, сугыштан соң булачак дөнья тәртибе һәм халыкара иминлек системасын төзү мәсьәләсенә карый торган беректәшләр сәясәтенең төп принциплары билгеләнгән.

Конференциянең катнашучылары алман милитаризмы һәм нацизмын юк итү турында максатларны белдергәннәр; 3 (һәм, риза булса, Франция) дәүләтнең Алманиядә оккупация зоналарын һәм беректәш дәүләтләрнең гомумалман идарә әгъзаларын төзү, сугыш җинаятчеләрен гадел җәзага тарту, нацистлар фиркасен таркату, Алманиядән китерелгән зарар өчен компенсация түләтү, БМОны төзү һ.б. хакында карар кабул ителгән. ССРБ, Аурупада сугыш тәмамлагач, 2—3 айдан соң Япониягә каршы сугышка керергә ризалык биргән.

Нәтиҗәләр

Ялта конференциясендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының төзү мәсләкләре эшләнелә: илләр-җиңүчеләр БМО Иминлек Шурасына керделәр, һәрберсенә вето хокукы бирелде. Вето куйган очракта резолюция кабул ителми.

Гадәттә вето хокукы сирәк кулланыла, ләкин берничә кискен халыкара низаг вакытында вето куелган, мәсәлән Исраил кагылышлы АКШның ветосы, Кырым кагылышлы Россия ветосы.

Сылтамалар

Tags:

АКШБөекбританияИкенче бөтендөнья сугышыСССРСталинФранклин Рузвельт

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Евгений МоросниковБулат Мусин (1994)Baş bitТаһир ШәмсуаровGoogleСаарлуисГарифҗан МөхәммәтшинEva ElfieКалиновка (Сәвәләй авыл советы)Кока-Кола23 июльФатих ӘмирханОксфорд университеты1989 елГенри ФордКышкы Олимпия уеннары 2014Рамил ТөхфәтуллинSaq-Soq törkemeРоссиянең Украинага бәреп керүе (2022)Robert ŞumanБельгияОхшашлык1852 елПеруGeorg Fridrix HändelЧамчавуш (Сусуз)Касыйм татарлары авылларыМишель Обама«Мунча ташы» театрыМари-Гийемин БенуаПавел КатенинТелевидениеГрецияПлёмёр-ГотьеГогибик (округ, Мичиган)Россия империясеФутболЛәхстанCNN3IBM PC’га ярашлы санакОстрава18 мартБаланитЭджворт (Пенсильвания)Фәнис ҖиһаншаЭнциклопедияГабдулла ТукайКипр Республикасы(2884) ReddishРезидә ШәрәфиеваКарловы ВарыСент-Мор-де-Турен (коммуна)Сэмюэл МорзеФилүс КаһировКоръәнАлинә КәримоваНәүрүзАКШ долларыАКШ Кораллы көчләреЛинц«Идел» журналыВикимедиа ФондыСант'Агата-ФоссилиГөмреЙолдызАнтонио Гауди🡆 More