Холестери́н (бор. грек. χολή, «холе» — «үт» һәм στερεός, «стерос» — «каты») — органик матдә, тотрыклы химик кушылма, бик яхшы электр изоляторы.
Холестерин | |
Масса | 386,354866092 м.а.б. |
---|---|
Стереоизомер для | (20S)-Cholesta-5-ene-3beta-ol[d], (3S,8S,9R,10R,13S,14S,17S)-10,13-dimethyl-17-[(2R)-6-methylheptan-2-yl]-2,3,4,7,8,9,11,12,14,15,16,17-dodecahydro-1H-cyclopenta[a]phenanthren-3-ol[d], (3R,8S,9S,10R,13S,14S,17R)-10,13-dimethyl-17-[(2R)-6-methylheptan-2-yl]-2,3,4,7,8,9,11,12,14,15,16,17-dodecahydro-1H-cyclopenta[a]phenanthren-3-ol[d], (3S,8R,9R,10R,13R,14R,17R)-10,13-dimethyl-17-[(2R)-6-methylheptan-2-yl]-2,3,4,7,8,9,11,12,14,15,16,17-dodecahydro-1H-cyclopenta[a]phenanthren-3-ol[d], (3S,8R,9S,10R,13R,14R,17S)-10,13-dimethyl-17-[(2R)-6-methylheptan-2-yl]-2,3,4,7,8,9,11,12,14,15,16,17-dodecahydro-1H-cyclopenta[a]phenanthren-3-ol[d], epicholesterol[d] һәм (3S)-10,13-dimethyl-17-(6-methylheptan-2-yl)-2,3,4,7,8,9,11,12,14,15,16,17-dodecahydro-1H-cyclopenta[a]phenanthren-3-ol[d] |
Химик фурмула | C₂₇H₄₆O |
SMILES фурмуласы | CC(C)CCCC(C)C1CCC2C1(CCC3C2CC=C4C3(CCC(C4)O)C)C |
Изомерик SMILES | C[C@H](CCCC(C)C)[C@H]1CC[C@@H]2[C@@]1(CC[C@H]3[C@H]2CC=C4[C@@]3(CC[C@@H](C4)O)C)C |
Эрү температурасы | 149 °C һәм 148 °C |
Кайнау ноктасы | 200 °C |
Нинди таксонда бар | |
Дәвалау өчен кулланыла | туклану кагыйдәләрен бозу[d] |
Күзәнәк компоненты | күзәнәк мембраны[d], Эндоплазматик челтәр, внеклеточная область[d] һәм Цитоплазма |
Тәэсир итешә | RAR related orphan receptor A[d] |
Холестерин Викиҗыентыкта |
Холестерин (Холестерол) | |
---|---|
IUPAC номенклатурасы | (3β)-cholest-5-en-3-ol |
химик формуласы | C27H45OH |
моляр масса | 386.654 г/моль |
халәте | ак төстәге каты кристаллик җисем |
тыгызлык | 0.95 g/cm³ |
эрү ноктасы | 148–150 °C |
кайнау ноктасы | 360 °C |
SMILES | CC(C)CCCC(C)C1CCC2C1 (CCC3C2CC=C4C3(CCC(C4)O)C)C |
Холестерин — үт әчелеге булдыру, D3 (дигидрохолестерин) витаминын, шулай ук бөер өсте, җенес бизләре гормоннарын синтезлау өчен нигез матдә.
Нерв җепселләре тышчаларында электр агымын яхшы изоляцияли, холестеринның кимүе (югалуы) анестезия (сизү-тою) кимүгә һәм нерв-психик халәтнең бозылуына китерә.
Холестеринның химик формуласы — C27H45OH.
Экзоген холестеринны һәм эндоген холестеринны аералар.
Кандагы холестерин күләме ммоль/л (РФ стандарты) яки мг/дл да үлчәнә. 1 ммоль/л = 38,665 мг/дл.
Организмның һәр күзәнәгенең состав өлеше буларак, холестерин күзәнәк мембраналарының тыгызлыгына уңай тәэсир ясый, үсеш факторы булып тора, Вассерман реакциясенең антиген үзлекләрен көчәйтә һәм күтәрә. Эритроцитларда (кызыл кан тәнчекләрендә) холестеринның күләме 150-170 мг/процент, ә лейкоцитларда (ак кан тәнчекләрендә) ул 5 тапкыр күбрәк була.
Иң күбе — йомырка сарысында 1 810, балык маенда 5 700 мг/процент була.
Ситостерин — үсемлек холестерины, ул эчәклек аша организмга сеңми һәм холестеринның ашказан-эчәклек аша табигый юл белән тышка чыгарылуына булышлык итә.
Кеше организмында холестерин 2 юл белән ясала. Холестеринның 1/4 өлеше азык белән (экзоген холестерин), ә калган 3/4 өлеше бавырда һәм башка органнарда (эндоген холестерин) синтезлана. Барлык биологик процессларның нигезендә ятып, холестерин синтезланып кына калмый, бәлки тәннең тукымаларында таркала һәм туплана да.
Организмда холестеринның артуы зарарлы дип санала. Холестеринны органнарга һәм тукымаларга α (альфа) һәм β (бета) фракцияләренә бүленеп йөртүче липопротеидлар (аксым-май кушылмалары) ташый. Альфа-липопротеидларның атеросклерозны барлыкка китерүдә роле зур түгел дип исәпләнелә. Атеросклерозны бета-липопротеидлар барлыкка китерә, алар холестерин белән актив кушылып, кан тамырлары диварына үтеп керәләр.
Липопротеидларның кан тамырлары стенасына туплану тизлеген һәм туплану дәрәҗәсен аерырга кирәк. Шушы ике зурлыкны белү атеросклерозның көчәю вакытын математик юл белән алдан әйтергә мөмкинлек бирә.
Бу тикшерү сезгә атеросклероз, инфаркт, инсульт авырулары янамаганлыгын белү өчен уз дырыла. Тикшерүне елга бер тапкыр узу яхшы, ни өчен дигәндә башлангыч этабында холестеринның күләмен диета ярдәмендә коррекцияләп була, чир азган очракта, калган гомер буе кыйммәтле дарулар белән дәваланып яшәргә туры килер.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Холестерин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.