Тешләр (dentes)
Кеше тешләре | |
Нинди таксонда бар | H. sapiens[d] |
---|---|
Метод обслуживания | Чистка зубов[d] |
WordLift сылтамасы | data.wordlift.io/wl01714/entity/human-dentition |
Кеше тешләре Викиҗыентыкта |
Кеше тешләре | |
---|---|
Өлеш | dentition[d], авыз куышлыгы һәм фонация[d] |
· Тешләр чәйнәү аппаратының бер өлеше һәм казналыкка беркетелә.
· Һәрбер тешнең 3 өлеше бар (рәс. 1.4).
o Теш коронкасы (corona dentis) урт өстеннән чыгып тора һәм аның 5 өслеге бар:
§ Окклюзион өслек (facies occlusalis) каршы яктагы рәтләр белән кысу өчен.
§ Вестибуляр өслек (facies vestibularis) авызның алгы өлешенә юнәлә.
§ Тел өслеге (facies lingualis) авыз куышлыгына һәм телгә юнәлә.
§ Ике ялганма өслек (facies contacta) – кырыйдагы, күрше тешләрнең шундый ук өслекләре белән кагылып тора.
o Теш тамыры (radix dentis) казналыкның альвеоляр чокырчыгында урнашкан. Тамырның очы - теш тамырының очы (apex radicis dentis) белән тәмамлана, анда теш очы тишеге (foramen apicis dentis) бар; аннан тешкә тамырлар һәм нервлар үтә.
o Теш муентыгы (cervix dentis) коронка белән тамыр арасында урнашкан һәм урт белән капланган өлеш.
· Һәрбер тештә бар:
o Теш пульпасы (pulpa dentis), теш куышлыгында (cavitas dentis) урнашкан. Теш пульпасы тамырлардан һәм нервлардан тора. Теш куышлыгын ике өлешкә бүләрләр:
§ Коронка куышлыгы (cavitas coronae) – ул тешнең коронкасында урнашкан һәм кушлыкның киң өлеше.
§ Теш тамырының юлы (canalis radicis dentis) – тешнең тамыры очында оч тишеге булып ачыла һәм куышлыкның тар өлеше.
o Дентин (dentinum), пульпаны әйләндереп алган;
o Эмаль (enamelum), коронканың дентинын каплый;
o Цемент (cementum), тамырны каплый.
· Периодонт (periodontium) – альвеолада тешнең тамырын тотып торучы тоташтыргыч тукыма.
· Парадонт (paradontium) цемент, периодонт, теш альвеоласы тышчасыннан һәм урттан тора.
· Тешләр төре:
o Кискеч тешләр (dens incisivus) өтергегә охшаш, азыкны кисә.
o Казык тешләр (dens caninus) конуссыман коронкалы, азыкны тотып тора һәм ерта.
o Кечкенә урт тешләр, премолярлар (dens premolarus) йому өслегендә 2 төере бар.
o Зур урт тешләр, молярлар (dens molarus) йому өслегендә 4-5 төере бар һәм коронкасы дүртпочмаклы. Тамыр тешләр азыкны ышкый.
o Кискеч, казык һәм премолярлар бер тамырлы (беренче өске премолярдан кала – аның тамыры таркалган). Өске молярларда 3 тамыр, аскыда - 2.
· Кеше тешләре гомердә бер тапкыр алмашына. Беренче тешләр сөт тешләре (dentes decidui), икенче тешләр - даими тешләр (dentes permenentes) дип атала.
o сөт тешләре – 20: казналыкның һәрбер яртысында 2 кискеч, 1 казык һәм 2 моляр теш. Әлеге тешләр гомернең якынча 6-7 аенда килеп чыгалар һәм 2 яшьтә тулысынча чыгалар.
o Даими тешләр – 32, казналыкның һәрбер яртысында 2 кискеч, 1 казналык, 2 премоляр һәм 3 моляр. Әлеге тешләр 6-7 яшьтә чыга башлыйлар һәм 12 яшькә чыгып бетә диярлек. Өченче молярлар (акыл тешләре) 17-25 яшьтә яки соңрак чыга ала.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Кеше тешләре, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.