Нерв Системасы

Нерв системасы — организмнарның тышкы һәм эчке мохит үзгәрешләрен сизүен эндокрин система белән беррәттән тәэмин итүче система.

Нерв системасы интегратив система буларак эш итә. Ул сизгерлекне, хәрәкәтчән активлыкны һәм башка регулятор системаларын (эндокрин һәм системаларын) бергә бәйли.

Нерв системасы
Материал төре нервная ткань[d]
Кайда өйрәнелә неврология
Анатомик структурасының үсеше нерв системасы үсеше[d]
Схематик иллюстрациясе
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/nervous_system_2
Нерв Системасы Нерв системасы Викиҗыентыкта
Нерв Системасы
Кешенең нерв системасы схемасы

Кеше һәм хайван организмы яшәешендә һәм эшчәнлегендә нерв системасы гаять зур роль уйный. Нерв системасының иң төп органы—баш мие. Ул барлык мәсьәләләр буенча карар кабул итә, боерык бирә һәм аның үтәлешен тикшерә.

Нерв системасы организмның барлык өлешләрен бербөтен итеп тоташтыра һәм алар белән идарә итә. Барлык хәбәрләр, телефон сигналы чыбыклар буйлап тапшырылган кебек, мигә һәм мидән нервлар буенча тапшырыла. Сигналлар нервлар буенча гаять зур тизлек белән узалар, бу тизлек секундына 120 метрга җитә.

Сез минең һәм нерв системасының нинди зур роль уйнавын һәм аның сәламәт булуының ни өчен мөһим икәнлеген аңлагансыздыр. Әгәр баш мие белән берәр хәл булса, әйтик, баш мие чүмече нык кына бәрелсә, күрү сәләте начарлану ихтимал. Чигә бәрелү—фикерләрне чуалтырга, арка мие зарарланса, күрү, ишетү, фикерләүгә зыян килми, ә менә эчке органнар, кул, арка, аяклар эшчәнлеге бозылырга мөмкин.

Режим сакламау, күп йә аз йоклау, тирән кичерешләрнең, бигрәк тә йокы алдыннан, күп булуы нерв системасын какшата. Шуның өчен вакытында йокларга яту һәм тору, саф һавада йөрү, эшләү, ашау мөһим. Шул вакытта һәрвакыт күтәренке рухлы, шат күңелле булырсыз, сезнең бар нәрсәгә көчегез җитәр.

Нерв системасының гомуми сыйфатламасы

Нейроннар

Нерв системасы нейроннардан, яки нерв күзәнәкләреннән һәм нейроглиядан, яки нейроглиаль күзәнәкләрдән тора. Нейроннар — ул ярсучан күзәнәкләр, ягъни алар электрик импульсларны барлыкка китерә һәм аларны тапшыра алалар (йогынты потенциалы). Нейроннар төрле формада һәм зурлыкта булалар. Ике үсенте төре барлыкка китерәләр: аксоннар һәм дендритлар.

Нейроглия

Глиаль күзәнәкләрнең саны нейроннар саныннан күпкә күбрәк. Алар үзәк нерв системасы (ҮНС) күләменең иң кимендә яртысын тәшкил итәләр. Ләкин нейроннардан аермалы буларак алар йогынты потенциалы барлыкка китерә алмыйлар. Нейроглиаль күзәнәкләр төзелешләре һәм килеп чыгышлары буенча төрле. Алар нерв системасында ярдәмчел роль уйныйлар. Алар терәк, трофик, секретор, чикләүче һәм саклау функцияләрен үтиләр.

Шулай ук кара

  • Үзәк нерв системасы
  • Вегетатив нерв системасы
    • Симпатик нерв системасы
    • Парасимпатик нерв системасы
  • Висцераль нерв системасы
  • Нерв тукымасы
  • Эндокрин система
  • Иммун система

Tags:

Нерв Системасы Нерв системасының гомуми сыйфатламасыНерв Системасы Шулай ук караНерв СистемасыОрганизмЭндокрин система

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

ЭнциклопедияТатарларӘзһәр Шакиров«Мунча ташы» театры2012 елMia XälifäБаш битАксаково (Бәләбәй районы)ПәнҗешәмбеАКШ КонгрессыСынык сызыкАсия Галиева2020 елТунисШвецияИлдар Зарипов (1939)Гарәп телеХалык сәламәтлелеге1691 елПьер ЭдельIC 4642Татар халык уеннарыБанкнотаПифагорВорошилов районы (Татарстан АССР)1981 елМатарам (шәһәр)ИсраилӘнгам АтнабаевРөстәм МингалимИделИлһам ШакировCreative Commons litsenziäläreТатар теленең аңлатмалы сүзлегеКадим ҖәмитовТөшенчәБронислав КоморовскиИстанбулПавел РомановМирхәйдәр ФәйзиАльберт Нурмиев (1973)Роберт МиңнуллинРиторикаАдлер ТимергалинПансексуальлекТупас җәрәхәт1420 ел1846 елАлмаз Юнысов (1987)Малагаси телеМарат ЯруллинМәскәү16 августБеларусь президентын сайлаулар (2020)Беренче май (бәйрәм)ГабсбургларСергей Антипов (1949)EfiriumТатар җыры114-нче мәктәп (Казан)КиньяруандаКәбир МөхетдиновТатар дәүләт җыр һәм бию ансамблеСанлы объект таныклыгыОперацион системаӘхнәф ЗиякаевКәбисә елРөстәм Галиуллин🡆 More