Фумио Кисида (яп.
Фумио Кисида | |
---|---|
65нче Япония премьер-министры | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2021 елның 4 ноябре | |
Аңа кадәр | Ёсихидэ Суга |
107нче Япония тышкы эшләр министры | |
Вазыйфада 2012 ел – 2017 ел | |
Аңа кадәр | Коитиро Гэмба |
Дәвамчысы | Таро Коно |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 29 июль 1957 (66 яшь) Япония , Токио префектурасы, Сибуя |
Сәяси фирка | Либераль-демократик фирка |
Җефет | Кисида, Юко[d] |
Әти | Фумитакэ Кисида[d] |
Белем | Васэда университеты |
Япония тышкы эшләр министры (2012—2017).
1957 елның 29 июлендә Токио префектурасының Сибуя махсус районында туган. Әтисе һәм бабасы түбән палата әгъзалары булган элеккеге сәясәтчеләр, шулай ук элекке премьер-министр Киичи Миядзава ― аның ерак туганы. Башлангыч мәктәпне әтисе эшкә җибәрелгән Нью-Йоркта, 1982 елда Васэда университетын тәмамлаган.
Long-Term Credit Bank of Japanда эшләгәннән соң, Вәкилләр палатасы әгъзасының секретаре була. Фумио Кисида беренче тапкыр Вәкилләр палатасына 1993 елның июлендә сайлана.
Фумио Кисида Ясуо Фукуда кабинетында Окинава һәм Төньяк территорияләр (Курил утраулары), фәнни һәм технологик сәясәт, тормыш сыйфаты һәм дәүләт-хокук реформасы буенча дәүләт министры вазифасында эшләгән.
Фумио Кисида Либераль-демократик фиркадән Вәкилләр палатасы депутаты булып тора.
2012 елның 26 декабрендә премьер-министр Синдзо Абэ кабинетында тышкы эшләр министры итеп билгеләнә . Кисида Япония тышкы эшләр министры вазифасын сугыштан соңгы барлык дәвамчыларыннан озаграк биләгән.
2017 елның 3 августында, Синдзо Абэ кабинеты зур үзгәрешләр кичергәннән соң, тышкы эшләр министры вазифасыннан китә һәм Либераль-демократик партиянең сәяси советын җитәкли башлый.
2021 елның 29 сентябрендә Япония либераль-демократик партиясе рәисе итеп сайлана.
4 ноябрьдә, дүшәмбе көнне, премьер-министр вазыйфасына керешә һәм үз кабинетын формалаштыра. Илнең яңа премьер-министрын раслау күбесенчә формаль характерда: Япония сәяси традициясе нигезендә, идарә итүче партия лидеры, кагыйдә буларак, ил премьер-министрына әверелә .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фумио Кисида, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.