Төркия белән Сүриядә җир тетрәү | |
Дәүләт | Төркия Сүрия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Газиантеп[d] һәм Кахраманмараш[d] |
Урын | Газиантеп һәм Кахраманмараш |
Вакыт мизгеле | 6 февраль 2023 |
Яраланганнар саны | 120 000 |
Үлүчеләр саны | 50 132 |
Җир асты тетрәүләре саны | 2109 |
Рихтер шкаласы буенча магнитуда | 7,8 |
Җир тетрәү магнитудасы мизгеле | 7,8 |
Меркалли шкаласы баллары | Mercalli scale IX[d] |
Вертикаль тирәнлек | 17,9 km |
Ярык | Көнчыгыш Анатолия ярыгы[d] һәм Үле диңгез ярыгы[d] |
Төркия белән Сүриядә җир тетрәү Викиҗыентыкта |
2023 елда Төркиядә һәм Сүриядә җир тетрәү — 2023 елның 6 февралендә тугыз сәгать аралыгында булган ике көчле җир тетрәүнең шартлы исеме. Җир тетерәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 50 132 кешегә җиткән, якынча 120 000 кеше яраланган. Төркия матәм атнасын игълан иткән.
7,8 (± 0,1) магнитудалы беренчесенең эпицентры Газиантепның Шеһиткамил районында (Төркия), 7,5 (± 0,1) магнитудалы икенче эпицентр Кахраманмарашның Экинөзү районында (Төркия) була. Җир тетрәүләрдән соң йөзләгән җир этәргечләре (җир тетрәүләре) теркәлә, аларның иң көчлесе 6,7 магнитудага җитә.
Төркия җир тетрәүгә дучар булган иң актив районнарның берсендә урнашкан. Ләкин, 2023 елның 6 февралендә җир тетрәү булган район чагыштырмача тыныч булып санала. 1970 елдан башлап 2023 елның 6 февраленәчә җир тетрәүдән 250 километр радиуста нибары 6 яки аннан да югары булган өч җир тетрәү булган. Шуларның иң зуры, 6,7 магнитуда, 2020 елның 24 гыйнварында була.
Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге (EMSC) мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2023 елның 8 февралендә Төркиядә ике яңа җир тетрәү булган, иртәнге сәгать 8:52-дә җир асты тетрәүләре Кахраманмараштан төньяк-көнбатышка таба һәм Афшиннан көньяк-көнбатышка таба теркәлгән, ә җир тетрәү учагы 4 чакрым тирәнлектә урнашкан була, сәгать 10:48-дә 4,8 магнитудалы җир асты тетрәүләре Гексуннан 26 чакрым ераклыкта һәм Кахраманмараштан төньяк-көнбатышка таба 85 чакрым ераклыкта теркәлгән.
Җир тетерәү нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 50 132 кешегә җиткән, якынча 120 000 кеше яраланган.
Төркиядә гадәттән тыш хәл һәм җиде көнлек матәм игълан ителә, ә фаҗигадән зыян күргән ун провинциядә өч айга гадәттән тыш хәл режимы кертелә. 53 меңнән артык кеше эзләү-коткару эшләренә җәлеп ителгән.
Җир тетрәү 1939 елда Эрзинҗанда булган җир тетрәүдән соң Төркиядә иң көчле дип табыла.
Җир асты тетрәүләре Төркия, Сүрия, Ливан, Иордания, Гыйрак, Казакъстан, Пакистан, Кипрда, Әрмәнстан-Грузия чигендә теркәлгән. Җир тетрәү Латакия һәм Хама (Сүрия) шәһәрләрендә, Газиантеп (Төркия) шәһәре янында зур җимерелүләргә китергән, 5,7 мең бина, шул исәптән Рим империясе чорында төзелгән Газиантеп ныгытмасы, Юнесконың бөтендөнья мирасына кертелгән Сүрия цитаделе (ныгытмасы) җимерелгән.
Сүриядәге иң эре нефть эшкәртү заводы булган Банияс, җиһазлары ватылу сәбәпле эшен туктата һәм аэропортларын яба.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына ярашлы, ике илдә җир тетрәүдән 23 миллионга кадәр кеше каза күрүе ихтимал.
Геология порталы | |
Сейсмология порталы | |
Җәмгыять порталы |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Төркия белән Сүриядә җир тетрәү (2023), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.