Йортлаштыру: сыерларны йортлаштыру

Йортлаштыру, кулга ияләштерү, доместикация (лат. domesticus — өйгә ияләшкән) — озын берничә буын дәверендә, кеше тарафыннан кыргый формадан генетик изоләцияда тотып ясалма сайлауга дучар ителгән, кыргый хайваннарның һәм үсемлекләрнең үзгәрү процессы.

Йортлаштыру: Йортлаштыру тарихы, Хайваннарны йортлаштыру хронологиясе, Искәрмәләр
Эт һәм сарык иң беренче өйгә иялештергән хайваннар

Йортлаштыру тарихы

Йортлаштыру: Йортлаштыру тарихы, Хайваннарны йортлаштыру хронологиясе, Искәрмәләр 
Эйршир токымлы сыер

Һуннар вакытында аулап алынган хайваннарны бәйләп яки кәртәлә асраганнар. Бөтен хайваннар да кулга иялешеп китә алмаган.

Төрле халыклар үзләре яшәгән өлкәдәге хайваннарны йортлаштырылган — антилопалар, торналарны, ләкләкләрне, кара еланнарны, һәм хәтта крокодилларны. Галимнәр борынгы кешеләре мегатерийны һәм мәгарә аюын да йортлаштырылган дип исәпли. Ә Гасдрубал Барка Б. Э.К .III гасыр азагында римлылар белән сугышта хәрби филләрне файдаланган. Төрле вакытны төрле урыннарда җәнлекләрдән сарык, үгез, марал, антилопа, төлке, чәшке, кеш, нартия; кошларданбытбылдык, фазан, тәвә кошы; балыклардан — толстолобик, амур, бөҗәкләрдән — төклетура, чебеннәр. Чебеннәрне ияләштерү башкарылды һәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Бу эш фермаларда тиресне утильләштерү өчен башкарыла.

Кулга ияләшкән хайваннар барлыкка килүе кешенең үзенең тормышын тулысынча үзгәртә. Йорт хайваннары булуы кешене ачлыктан коткара. Этләр сунарда ярдәм итә, хәвеф барлыгын искәртә.

Кулга ияләштерү озак процесс. Төньяк боланнарын һәм этләрне Б. Э.К 18 мең ел элек кулга ияләштерелгән дигән фараз бар. Сарыклар 18 мең ел элек; кәҗәләр һәм чучкалар 6,5 мең ел элегерәк; сыерлар 5 мең ел элек; ефәк корты — 4,5 мең ел элек кулга ияләштерелгән.

Аерым бер төр хайваннар Җир шарының билгеле бер районында башкарылган. Мәсәлән: атларЕвразия далаларында, тавыкларҺинд далаларында, цесаркаАфрикада, күркәләр — Америкада, өйрәкләр һәм ефәк корты — Кытай, күгәрченнәр, Нил казлары һәм мәче Мисырда башкарылган дип исәпләнә. Чучка, куян һәм кәҗәләр берничә урында йортлаштырылган дип исәпләнә.

Йортлаштырылган хайваннарны артан үстерү һәм үрчетү кеше өчен кирәк булган төрле билгелерне сайлап алу (селекция) ысулы белән яңа токымнар чыгару күз уңында тотыла.

Кошларны йортлаштыру йомырка алучанлыгын һәм тиз үтүчәнлеген өчен башкарылган. Кыргый казларның массасы 5-6 кг булса, ит өчен үстерелгәннәрне 12 кг га җитә. Кыргый үрдәк, тавык, бүдәнә елына 6-19 йомырка салса, йортлаштырылганнары 300-400 йомырка салган. Сарыкларны йортлаштыру берничә юнәлештә барган: берәүләр санын арттыру, ит-май токымнарының тән массасын арттыру, йон һәм сөт чыгымын арттыру.

Сыер малының сөтлелек, тән авырлыгы, үсемлек таләп ителгән. Сөт бирүче маллар елына 10-12 мең литр сөт бирә. Ит юнәлешендәге сыер авырлыга 1 кт артып китә.

Йорт хайваннары табигать шартларында ярдәмсез була. Әмма бу алар үз ата-бабалырыннан түбән дигәнне аңлатмый. Алар тик көндәлек тормышта яңа шартларына, кеше таләпләренә яраклашкан.

Йортлаштыру: Йортлаштыру тарихы, Хайваннарны йортлаштыру хронологиясе, Искәрмәләр 
Кәрәздә бал кортлары

Хайваннарны йортлаштыру хронологиясе

Төр Чор Өлкә
Эт (Canis lupus familiaris) Б. Э.К 33000 еллар Евразия
Сарык (Ovis orientalis aries) Б. Э.К 11000—9000 еллар  Көньяк- Көнчыгыш Азия
Чучка (Sus scrofa domestica) Б. Э.К 9000 еллар Якын Көнчыгыш, Кытай, Алмания
Кәҗә (Capra aegagrus hircus) Б. Э.К 8000 еллар Иран
Сыер (Bos primigenius taurus) 8000 ел элек Һиндстан, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка
Мәче (Felis catus) Б. Э.К 7500 еллар Кипр һәм Якын Көнчыгыш
Тавык (Gallus gallus domesticus) Б. Э.К 6000 еллар Һиндстан һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия
Диңгез чучкасы (Cavia porcellus) Б. Э.К 5000 еллар  Перу
Ишәк (Equus africanus asinus) Б. Э.К 5000 еллар  Мысыр
Өйрәк (Anas platyrhynchos domesticus) Б. Э.К 4000 еллар Кытай
Азия буйволы (Bubalus bubalis) 4000 ел элек Һиндстан, Кытай
Атар (Equus ferus caballus) Б. Э.К 4000 ел элек Яурупa далалары
Бер өркәчле дөя (Camelus dromedarius) Б. Э.К 4000 ел элек Аравия
Лама (Lama glama) Б. Э.К 3500 ел элек Перу
Ефәк корты (Bombyx mori) Б. Э.К 3000 ел элек Кытай
Төньяк боланы (Rangifer tarandus) Б. Э.К 3000 ел элек Россия
Күк күгәрчен (Columba livia) Б. Э.К 3000 ел элек Урта диңгез буе
Казлар (Anser anser domesticus) Б. Э.К 3000 ел элек Мисыр
Ике өркәчле дөя (Camelus bactrianus) Б. Э.К 2500 ел элек Үзәк Азия
Як (Bos grunniens) Б. Э.К 2500 ел элек Тибет
Бантенг (Bos javanicus) билгесез Көньяк-Көнчыгыш Азия
Гаур (Bos gaurus frontalis) билгесез Көньяк-Көнчыгыш Азия
Альпака (Vicugna pacos) Б. Э.К 1500 ел элек Перу
Фретка (Mustela putorius furo) Б. Э.К 1500 ел элек Яурупa
Мускус өйрәге (Cairina momelanotus) билгесез Көньяк Америка
Цесарка билгесез Африка
Карп (Cyprinus carpio) билгесез Көнчыгыш Азия
Күркә (Meleagris gallopavo) Б. Э.К 500 ел элек Мексика
Алтын балык (Carassius auratus auratus) билгесез Кытай
Куян (Oryctolagus cuniculus) VI гасыр Яурупa

Икенче дулкын

Төр Чор Өлкә
Тур (Bos primigenius indicus) Б. Э.К 8000 ел элек Һиндстан
Бал корты Б. Э.К 4000 ел элек Берничә район
Азия филе (Elephas maximus) Б. Э.К 2000 ел элек Һиндстан
Лань (Dama dama) Б. Э.К 1000 ел элек Урта диңгез буе
Тавис (Pavo cristatus) Б. Э.К 500 ел элек Һиндстан
Урман күгәрчене (Streptopelia risoria) Б. Э.К 500 ел элек Төньяк Америка
Тын бытбылдык (Coturnix japonica) 1100-1900 Япунстaн
Мандаринка (Aix galericulata) билгесез Кытай
Бөтеркә аккош (Cygnus olor) 1000-1500 Яурупa
Кенәри (Serinus canaria domestica) 1600 Кан утраулары

Искәрмәләр

Калып:Иҫкәрмәләр

Tags:

Йортлаштыру тарихыЙортлаштыру Хайваннарны йортлаштыру хронологиясеЙортлаштыру ИскәрмәләрЙортлаштыруЛатин теле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Совет Социалистик Республикалар БерлегеTatar tele2001 елКазанKnarik VardanänГизгечРинат Вәлиев (1971)Башкорт телеРус телеВикимедиа проектларыКонденсаторPedru KabralСарыкылычПансексуальлек2018 елСуверен дәүләтКолхоз правдасыКазан-Бөгелмә тимер юлыКышкы Олимпия уеннары 20141897 елКуни1966 елКамәрия Хәмидуллина3 майФатих Әмирхан1975 елКөнбатыш ВиргинияVk.comГөлдания ХәйруллинаӘхнәф ЗиякаевМөхәммәт ХәмзинРуслан СаберовСугышКырым РеспубликасыӘкчин (станция)ТелекоммуникацияТензас (приход, Луизиана)Павел РомановҖырлыйк әлеЗилаер районыБеренче бөтендөнья сугышыСнукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеКытайПифагорГидравлик арбаРавил ФәйзуллинНур ӘхмәдиевГрибан14 майҺетеросексуальлекГабсбургларМария ДомбровскаяГибралтарИльяс Кудашев-АшказарскийҺераклитBaş bitC++ӨИндонезияАтлантик океанГаяз ИсхакыйКазан ханлыгыИлһам ШакировГлуховски (станция)Казан шәһәренең музей комплексыАлабуга (балык)Эджворт (Пенсильвания)Акман (Күгәрчен районы)Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблеНәҗип ДумавиКүренмә нурланышХорват теле🡆 More