Иосиф Александр улы Бродский (1940, Ленинград, — 1996, Нью-Йорк) — ССРБ, Россия, АКШ шагыйре, эссе язучы, драматург, әдип, тәрҗемәче, әдәбият буенча Нобель премиясе иясе (1987), АКШ шагыйрь-лауреаты (1991-1992).
Иосиф Бродский | |
---|---|
Туган телдә исем | Иосиф Александр улы Бродский |
Туган | 24 май 1940 Ленинград |
Үлгән | 28 гыйнвар 1996 (55 яшь) Нью-Йорк, АКШ |
Үлем сәбәбе | миокард инфаркты |
Күмү урыны | Сан-Микел зираты[d] |
Яшәгән урын | Саут-Гадли (Массачусетс) Санкт-Петербург |
Ватандашлыгы | ССРБ |
Әлма-матер | Клэр Холл[d] һәм Училище Святой Анны[d] |
Һөнәре | шагыйрь, әдип, тәрҗемәче |
Эш бирүче | Маунт-Һолиок көллияте[d] һәм Мичиган үнивирситите |
Җефет | Maria Sozzani[d] |
Өйдәш | Марианна Павловна Басманова[d] |
Бүләк һәм премияләре | Нобель премиясе лауреаты (1987) |
Шигырьләр күбесенчә русча язган, хикәяләр инглиз телендә. Россия иң күренекле шагыйрьләренең берсе.
1940 елда Ленинградта яһүди гаиләдә дөньяга килә. Әтисе — хәрби фотокорреспондент, әнисе бухгалтер.
1942 елда Ленинград камалышының иң авыр кышын түзгәч, әнисе белән эвакуациягә китә, 1944 елда Ленинградка кайта.
1955 елда эшче (фрезеровщик) булып заводта эшли башлый.
1960 елда "шагыйрьләр бәйгесендә" беренче чыгыш ясый.
1961 елда шәгыйрә Анна Ахматова белән, соңрак Мандельштам белән таныша.
1963 елда шагыйрьгә каршы "Кичке Ленинград" гәҗитендә "Окололитературный трутень" дигән мәкалә бастырыла һәм эзәрлекләү чаралары башланалар.
1964 елда Бродский 5 елга "мәҗбүри хезмәт"кә хөкем ителә, Архангельск өлкәсенә сөргенгә җибәрелә.
1972 елда КГБ Бродскийне чит илгә куарга карар итә һәм шагыйрь АКШка китәргә мәҗбүр була. 1977 елда АКШ ватандашлыгын кабул итә.
1996 елда инфаркттан Нью-Йоркта үлә. Венециядә күмелгән.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Иосиф Бродский, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.