Алта́й телләре — Алтай телләре гаиләсенә кергән, сүзлек саcтафлары һәм грамматик төзелешләре охшаш үзенчәлекләргә ия булган төрки, монгол, тунгус-маньчжур телләренең гомуми атамасы.
Алтай телләре | |
Әүвәлгесе | ана алтайча[d] |
---|---|
Тел типологиясе | агглютинатив тел һәм SOV[d] |
Алтай телләре Викиҗыентыкта |
Алтай телләренең килеп чыгышы һәм тугандашлыгы турында төрле фаразлар яши. Ләкин баба теленең анык системасы ачыкланмау сәбәпле, алтай телләре арасындагы генетик кардәшлек әлегә дәлилләнеп җитмәгән. Кайбер галимнәр алтай телләренә япон һәм корея телләрен дә кертә. Алтай телләренә кагылышлы фаразлар Г. И. Рамстедт, Н. Н. Поппе, Е. Д. Поливанов, В. Л. Котвич, М. рәсәнен, Җ. Г. Киекбаев һәм башкаларның хезмәтләрендә урын алган. Алтай телләре лексикасында, сүзнең фонетик төзелешендә (фонетик тәңгәллек, сингармонизм) һәм күп кенә грамматик категорияләрнең (агглүтинация, тартым, җөмлә төзелеше) уртаклыгында типологик охшаш билгеләр күзәтелә.
Алтай телләрендә сүзнең тамыры тотрыклы аваз саcтафы һәм мөстәкыйльлеге белән аерылып тора. Сүз ясалышы һәм үзгәреше тамырга бердәй кушымчалар ялгау юлы белән (агглүтинация) башкарыла. Алтай телләре өчен алкушымчалар характерлы түгел. Барлык алтай телләренә дә диярлек сингармонизм хас. Алтай телләрендә род категориясе юк, аларның күпчелегендә тартым категориясе бар. Затланышсыз фигыль формалары (сыйфат фигыль, хәл фигыль һ. б.) еш кулланыла. Алтай телләрендә ия - җөмлә башында, хәбәр җөмлә ахырында килә. Җөмләдә сүз тәртибе гомуми кагыйдәләргә нигезләнә: ияреп килүче сүз алдагы сүзгә бәйле. Шуңа күрә алтай телләрендә предлоглар түгел, ә бәйлекләр файдаланыла. Алтай халыкларының телен, тарихын, этнографиясен һәм фольклорын өйрәнә торган фән тармагы алтаистика дип атала. (Шулай ук карагыз Төрки телләрнең генеалогик классификациясе).
Алтай телләре үз эченә якынча 60 тел кертә, алар түбәндәге төркемнәргә бүленәләр:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Алтай телләре, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.