Милош Земан

Милош Земан (чех.

Милош Земан
Милош Земан
Чехия байрагы 3нче Чехия президенты
Вазыйфада
2013 елның 8 марты – 2023 елның 8 марты
Аңа кадәр үзе
Дәвамчысы Петр Павел
Туган 28 сентябрь 1944(1944-09-28) (79 яшь)
Өченче рейх, Боһемия һәм Моравия протектораты, Колин
Җефет Ивана Земанова[d]
Әни Мария Земанова (1917-1997), укытучы
Белем Высшая школа экономики[d]

Тәрҗемәи хәле

1944 елның 28 сентябрендә Өченче рейх составындагы Боһемия һәм Моравия протекторатының Колин шәһәрендә почта хезмәткәре (әтисе) һәм укытучы (әнисе) гаиләсендә туган. Милош тугач, әти-әнисе аерылышкан, малай әнисе белән үскән. Колинда башта башлангыч мәктәптә, 1959-1963 елларда урта икътисад мәктәбендә укый. Томаш Масарик турында язган рефераты аркасында югары уку йортында укуын дәвам итәргә рөхсәт ителми. 1963-1967 елларда төзелештә эшли. 1965 елда, вузда укырга рөхсәт алгач, читтән торып, Праһада югары икътисад мәктәбендә «икътисадый планлаштыру» белгечлегенә укый башлый. 1967 елда көндезге бүлеккә күчә. 1969 елда диплом ала, 1969-1970 елларда — үзе укыган югары мәктәпнең укытучысы. Инглиз һәм рус телләрен камил белә. 1968 елда Чехословакия коммунистлар фиркасенә керә, 1970 елда, Варшава килешүе илләре гаскәрләренең илгә керүе («Дунай» операциясе) белән килешмәве сәбәпле, фиркадән чыгарыла.

1971-1984 елларда «Noctua», «Technosport», «Sportpropag» компанияләре хезмәткәре.

1985-1989 елларда фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнә. 1990-1992 елларда Чехословакия фәннәр академиясенең прогнозлаштыру институты хезмәткәре.

1990-1992 елларда — парламент депутаты.

1993-2001 елларда Чехословакия социал-демократлар фиркасе рәисе. 1995-1998 елларда Чехия парламентының депутатлар пулаты рәисе.

1998-2002 елларда Чехия хөкүмәте рәисе.

2003 елда Чехия президенты сайлауларында катнаша, Вацлав Клауска җиңелә. 2007 елда, фирканең яңа җитәкчелеге белән каршылыклар булу сәбәпле, Чехия социал-демократлар фиркасеннән чыга.

Сайлаулар

2013 елның гыйнварында Чехия тарихында беренче тапкыр уздырылган турыдан-туры президент сайлауларында катнаша. Беренче турда 24,21 % тавыш җыя, икенче турда, 54,8 % тавыш җыеп, көндәше Карел Шварценбергны җиңә. 2013 елның 8 мартыннан президент вазыйфасында.

2018 елның гыйнварында узучы Чехия президенты сайлауларында үз кандидатурасын куя. Беренче турда сайлаучыларның 38,56 % тавышын җыеп, президент сайлауларының икенче турына уза (көндәше — Иржи Драһош 26,6 % җыйган). 27 гыйнварда узган икенче турда 51,36 : 48,63 % тавыш җыеп, көндәше Иржи Драһошны җиңә һәм яңа срокка президент итеп сайлана.

Гаиләсе

Ике кат өйләнгән. Беренче хатыны (1971-1978 елларда) Бланка Земанова. Беренче никахыннан улы Давид.
Икенче хатыны (1993 елдан) Ивана Земанова (Беднарчикова). Икенче никахыннан кызы Катержина.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  • Результаты выборов
  • Милош Земан вступил в должность президента Чехии., archived from the original on 2013-03-10, retrieved 2018-01-14 
  • Prezidentské volby 2018
  • Prezidentské volby 2018

  • Tags:

    Милош Земан Тәрҗемәи хәлеМилош Земан СайлауларМилош Земан ГаиләсеМилош Земан СылтамаларМилош Земан ИскәрмәләрМилош Земан1944 ел1998 ел2002 ел2013 ел28 сентябрь8 мартЧех телеЧехияЧехия байрагыӨченче рейх

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    КитапХәсән ТуфанВил УсмановПётр СтаростинАзнакай23 апрельОлы ЫктамакРафаэль БилаловҖөмһүриятCamaspҖирне өйрәнүче фәннәрEfiriumТатар милли киемнәреЯңгырКызылурдаРайонЗур ШартлауЛеонардо Ди КаприоРөстәм ГабәшевТокиоДөнья дәүләтләре исемлегеБөекбританияVII гасыр24 ноябрьBlogТеләче районыАлгоритмМөхәммәтдин Әдһәмев«Тантана» премиясеРио-де-ЖанейроРәшит ӘхмәтҗановКанадаКисәкчә (сүз төркеме)ГарәпләрРишат ТөхвәтуллинБайрамлы (Шәмкир)ЛюблянаÜHD15082Сакаи (Фукуи)Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге1993 елМәдинә МаликоваРоманДәминовИслам ФәләховГурий ТавлинБенгаль телеАлинә КәримоваИлсур Сафин (1966)Аяз ГыйләҗевШәһәрШәйхи МаннурЮпитер (планета)Aleksandriä mayagıМөхәммәдьярНур ӘхмәдиевИлчеСыйфат (сүз төркеме)СкелетАлександр ВизельM8L8THХәнәфи ӘхмәтовYouTubeAQŞ Respublika firqäseШиркәт🡆 More