Конъюнктивит — күзнең лайлалы катлавы (лайлалы тышча) - конъюнктивасы ялкынсынуы.
Еш вакыт аллергик реакция һәм инфекция белән бәйле.
Конъюнктивит | |
Саклык белгечлеге | офтальмология |
---|---|
Симптомнар | red eye[d] һәм ялкынсыну |
Дәвалануда кулланыла торган дару | Тобрамицин[d], такролимус[d], Моксифлоксацин[d], Норфлоксацин[d], valinegramicidin a[d] һәм натамицин[d] |
ICD-9-CM | 372.30 һәм 372.39 |
ICPC 2 идентификаторы | F70 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C34504 |
Конъюнктивит Викиҗыентыкта |
Конъюнктивит | ||
---|---|---|
МКБ-10 | H10. | |
МКБ-9 | Калып:ICD9 | |
DiseasesDB | 3067 | |
MedlinePlus | 001010 | |
eMedicine | emerg/110 | |
MeSH | D003231 |
Конъюнктивит мөстәкыйль авыру булырга мөмкин, әмма ешрак ул башка авырулар симптомы булып тора. Конъюнктивитның түбәндәге формалары бар: кискен катараль, хроник катараль, эренле, паренхиматоз, фолликуляр, крупоз, дифтероид, телязиоз һәм риккетсиоз. Диагнозны клиник билгеләр буенча куялар.
Авыруның сәбәпләрен бетерәләр. Калий перманганаты (1:5000), этакридин (1:1000), фурацилин (1: 5000) кебек антисептик эремәләр белән еш юалар. Конъюнктиваль капчыкка 10 — 30 % лы сульфацил-натрий (альбуцид) эремәсе, 3%лы колларгол эремәсе тамызалар. Катараль ялкынсыну күренешләре кимегәндә камаштыргыч дарулар (цинк сульфатының 0,25 — 0,5%лы, әчеташларның 1 % лы эремәләре), ә озакка сузылган һәм эренле процессларда, бөтен конъюнктиваны сөртеп яндыру өчен, көмеш нитраты эремәләре (1 — 2%лы яки 5 — 10%лы) кулланалар. Яндыру алдыннан, конъюнктиваны авыртусызландыралар, яндырганнан соң, көмеш нитратын нейтральләштерү өчен, натрий хлоридының изотоник эремәсе белән юдыралар. Шулай ук эремәләр, эмульсия яки мазьлар формасында антибиотиклар тәкъдим итәләр. Күз кабаклары әйләнгәндә һәм 3 нче кабак деформацияләнгәндә, операция ясыйлар.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Конъюнктивит, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.