Көмеш (лат. Argentum, Ag) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 11 төркем элементы.
| ||||
---|---|---|---|---|
Атом номеры | 47 | |||
Матдәнең тышкы күренеше | ||||
Атомның үзлекләре | ||||
Атом массасы (моляр масса) | 107,8682 (2) а. м. б. (г/моль) | |||
Атом радиусы | пм | |||
Ионлаштыру энергиясе (беренче электрон) | кДж/моль (эВ) | |||
Электрон конфигурациясе | ||||
Химик үзлекләре | ||||
Ковалент радиусы | пм | |||
Ион радиусы | пм | |||
Электр тискәрелеге (Полинг буенча) | ||||
Электрод потенциалы | ||||
Оксидлашу дәрәҗәсе | ||||
Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
Тыгызлык | 10,49 г/см³ | |||
Моляр җылы сыешлыгы | Дж/(K·моль) | |||
Җылы үткәрүчелек | Вт/(м·K) | |||
Эрү температурасы | K | |||
Эрү җылылыгы | 961,9 кДж/моль | |||
Кайнау температурасы | 2212 K | |||
Парга әйләнү җылылыгы | кДж/моль | |||
Моляр күләм | см³/моль | |||
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
Рәшәткә төзелеше | ||||
Рәшәткә параметрлары | Å | |||
Дебай температурасы | K |
Тәртип номеры — 47. Көмеш гади матдә — соры-ак төстәге чүкүгә яраклы, сыгылмалы күчемле затлы металл.
Көмешнең гади матдәсе — соро-ак төстәге йомшак, дуктиль асыл металл. Кристалл рәшәткәсе — кырлары үзәкләштерелгән куб. Эрү температурасы — 962 °C, тыгызлыгы — 10,5 г/см².
Көмеш элементының символы — Ag (Аргентум дип укыла).
Көмеш кешелеккә борынгы заманнан бирле билгеле. Бу көмешнең табигатьтә алтын кебек саф хәлендә табылуы белән бәйле — аны мәгъдәннән эретеп алу таләп ителми. Бу сыйфаты төрле халыкларның мәдәни традицияләрендәге язмышын алдан билгели. Көмеш һәм аның кушылмалары урта гасырларда алхимиклар арасында ихтирам яулый. XIII гасыр уртасында көмештән савыт-саба эшли башлыйлар. Ассириядә һәм Вавилонда көмеш изге металл һәм ай символы булып саналган. Борынгы Грециядә көмеш Лаврий рудникларында табылган. X гасырта көмеш Гарцта, XII гасырта — Саксониядә, Рудный тауларында чыгарыла башлый, анда руда чыгару үзәге булып Фрайберг тора. Урта гасырларда Европада көмеш чыгаруның өченче үзәге — Түбәнге Венгрия (Словакия) була..
Саф көмеш — ярыйсы ук авыр, (кургаштан җиңелрәк, ләкин бакырдан авыррак, тыгызлыгы — 10,5 г/см³), гадәттән тыш сыгылмалы көмеш-ак металл (яктылыкны чагылдыру коэффициенты 100 %-ка якын). Юка көмеш фольга үтүче яктылыкта миләүшә төсендә була. Вакыт үтү белән металл һавадагы күкертле водород белән реакцияга керә һәм сульфид япмасын барлыкка китереп, аның юка пленкасы металга үзенчәлекле алсу төс бирә һәм металл тоныклана. Металлар арасында иң югары җылы үткәрүчәнлеккә ия. Бөтен билгеле металлар арасында бүлмә температурасында иң югары электр үткәрүчәнлеккә ия (20 °C температурада чагыштырма электр каршылыгы 1,59×10−8 Ом·м). Чагыштырмача авыр эрүчән металл, эрү температурасы 962 °C.
Көмешле минералларның 50 төре билгеле, аларның 15—20 төре генә сәнәгать өчөн әһәмиятле, шул исәптән:
Дөньяда көмеш 505 мең. т (1986 ел) дип исәпләнә, расланганы — 360 мең. т.
Иң күп көмеш чыгара торган илләр (2015 ел, тонналарда): Мексика (5400), Кытай (4100), Перу (3800), Австралия (1700), Чили (1600), Россия (1500), Польша, Боливия (икесе дә — 1300).
Иң күп көмеш экспортлый торган илләр (млн $ларда): Мексика (2,33), Көньяк Корея (2,26), Кытай (1,86), Алмания (1,72), Бөекбритания (1,46), Швейцария, АКШ (икесе дә — 1,37), Япония (1,31), Канада (1,27). Иң күп көмеш импротлый торган илләр (млн $ларда): АКШ (4,71), Һиндстан (4,19), Бөекбритания (2,82), Япония (1,07).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Көмеш, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.