Шәмси Закиров

Шәмси Закиров, сәхнә исеме Шәмси Закир, тулы исем-фамилиясе Шәмси (Шәмсемөхәммәт ) Закир улы Закиров (1951 елның 11 феврале, Татарстан АССР, Мамадыш районы, Шәдче) — мәдәният эшлеклесе, юмор остасы.

1979-1984 елларда ТАССР Түбән Кама районы мәдәният бүлеге мөдире, «Мунча ташы» татар эстрада миниатюралары театры (Түбән Кама) оештыручысы һәм 25 ел буенча беренче җитәкчесе 2002 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты татар эстрадасы кафедрасы доценты. Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Шәмси Закиров
Шәмси Закиров
Туган телдә исем Шәмсемөхәммәт Закир улы Закиров
Туган 11 февраль 1951(1951-02-11) (73 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы , Шәдче
Яшәгән урын Гадел Кутуй, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Һөнәре мәдәният эшлеклесе
Җефет I никахы Галия
II никахы Кадрия
Балалар улы Марат
кызы Алсу
Бүләк һәм премияләре Татарстанның халык артисты
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле

1951 елның 11 февралендә Татарстан АССР Мамадыш районы Шәдче авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач (1968), Түбән Каманың 46нчы һөнәр укуханәсендә, 1970 елдан Ленинград мәдәният институтының Казан филиалында (Казан мәдәният институты) үзешчән театр режиссерлары хәзерләү бүлегендә (укытучысы Ширияздан Сарымсаков, диплом спектакле: «Дуэль»), читтән торып, Казан мәдәният институтында аспирантурада укый.

Хезмәт юлы

Мәдәни эшчәнлеге

Түбән Кама шәһәрендә укыганда һәм эшләгәндә, мәдәният оешмасы җитәкчесе буларак та, иҗат кешесе буларак та уңыш казана. 1968 елда һөнәр укуханәсендә укыганда «Нефтехимик» клубының үзешчән татар театрында (җитәкчесе Наил Нуретдинов) Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы» дигән пьесасы буенча спектаклендә Булат ролен башкара. Спектакль Казанда «Театр язы - 1969» халык театрлары фестивалендә лауреат исеме ала. 1969 елда Таһир Закировның «Яучылар» спектаклендә 70 яшьлек карт образында уйный. Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт»ендә Тәлгать ролен башкарган спектакль «Театр язы - 1970» фестивалендә янәдән лауреат исемен ала. 1968-1970 еллар Шәмсине театрга гашыйк итә. Ул шәһәрдәге мәдәни чараларның уртасында кайный: әдәби-музыкаль кичәләрдә спектакльләрдән өзекләр уйный, шигырьләр сөйли, кичәләрне алып бара. Театр сәнгатенә булган олы мәхәббәте аны 1970 елда Казан мәдәният институтына үзешчән театр режиссерлары хәзерләү бүлегенә укырга керергә этәргеч ясый.

1980 елларда даны Түбән Камадан еракларга таралган «Җидегән чишмә» әдәби берләшмәсендә, «Ләззәт», «Яшьлек» җыр һәм бию ансамбльләрендә алып баручы буларак та, төрле скетчларда артист буларак та катнаша.

«Мунча ташы» театры

Казандагы Рабит Батулланың «Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе» үрнәгендә, Түбән Камада Шәмси Закир 1980 елның 1 апрелендә Фәрит Җәләев («Әллүки» балалар театры режиссеры) белән «Шаяннар һәм тапкырлар кичәсе» уздыра. Шаярып кына башланган бу кичәләр соңыннан республикага, бөтен татар дөньясына таныла, «Мунча ташы» эстрада театры барлыкка килүгә сәбәп була. Баштарак һәр елны 1 апрельдә театр юморга корылган тамашаларын Түбән Кама тамашачысына күрсәтә. 1986 елның 1 апрелендә беренче мәртәбә тамашаларын Казанга алып киләләр. Һәм шул датадан соң Татарстан районннары, РФ өлкәләре буйлап гастрольләргә чыгу чоры башлана. Ел саен өч-дүрт тамаша, тамаша саен берсеннән-берсе үткенрәк теманы чыбыркылаучы мини-спектакльләр әзерләнә.

2002 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты татар эстрадасы кафедрасында укыта башлагач, дүрт кешедән торган, «Кыек шәүлә» дип аталган эстрада театры оештыра.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Беренче хатыны (1970 елда, 19 яшендә өйләнгән) ― Галия (1949, Минзәлә ― 2021, Казан). Улы Марат (1971), кызы Алсу (1974).
Икенче хатыны (2021 елдан) Кадрия (1953, Сарманнан). Кадриянең ике кызы, дүрт оныгы бар.

Искәрмәләр

  • Мунча ташы театрының рәсми сайты, archived from the original on 2018-01-02, retrieved 2018-01-06 
  • Люция Фаршатова. Шәмси Закир үзенә алмаш әзерли. «Ватаным Татарстан», 27.04.2012.
  • Нәзилә Хуҗина. Шәмси Закиров: «Ул киткән сәгатьтән догада мин». Акчарлак, 12.07.2023, 2-3, 16нчы бит.
  • Сылтамалар

    Моны да карагыз

    Tags:

    Шәмси Закиров Тәрҗемәи хәлеШәмси Закиров Хезмәт юлыШәмси Закиров Мәдәни эшчәнлегеШәмси Закиров «Мунча ташы» театрыШәмси Закиров Бүләкләре, мактаулы исемнәреШәмси Закиров Гаилә хәлеШәмси Закиров ИскәрмәләрШәмси Закиров СылтамаларШәмси Закиров Моны да карагызШәмси Закиров11 февраль1951 ел1979 ел1984 ел2002 елКазан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетыМамадыш районыТАССРТатарстан АССРТатарстанның атказанган мәдәният хезмәткәреТатарстанның халык артистыТүбән КамаТүбән Кама районыШәдче

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    МайСайтМесопотамияТокиоГади кыярЙөрер үлекләр (телесериал)Википедия җәмгыятеСатсанг1872 елБөтендөнья пәрәвезеТатарстан Республикасы Фәннәр академиясеЗәңгәр шәл (спектакль)КамбоджаВикикитапBombağa totuçıИнфляцияЗәңгәр төсМахатма ГандиКөт (шәһәр)Магнит агымыБоксМиргазиян ЮнысБерләшкән Милләтләр ОешмасыВикиөзекГеографияНидерланд телеГлобаль җылынуВикимедиа фондыBaş bitRusiäneñ Tönyaq flotıФән ВәлиәхмәтовИнглиз телеАлынмаЭстония гражданнары булмаганнар15 июльРишат ТөхвәтуллинXäsän RuxaniАнна БобровскаяДанил СалиховFANCMТәрҗемәII гасырМонотеизм1912 елПакистан Ислам ҖөмһүриятеТатар милли ризыкларыИмамАнимеГабдулла ТукайМальтаEfiriumҮлем җәзасыЭлектрон китап (җайланма)ВаттенсАйдар ФәйзрахмановДжек НиколсонЧәкчәкRAD51CИсис (ай кратеры)Газинур МоратGoogle ChromeСазтамак (платформа)Һанс Христиан АндерсенEva ElfieИспаниядә Һинд дине🡆 More