Резеда Сабитовская (Резеда Газиз кызы Сабитовская) – музыкант, югары дәрәҗәле педагог.
Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы (көллият) директоры (1989-2009), бүлек мөдире. РФ (2003) Һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. РФ мәгариф әйдәүчесе (2003). Ел хатын-кызы (2005).
Резеда Сабитовская | |
---|---|
Туган телдә исем | Резеда Газиз кызы Сабитовская |
Туган | 6 сентябрь 1946 (77 яшь) Татарстан, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Русия |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | музыкант, мөгаллим |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Нәзнинә Сабитовская |
Бүләк һәм премияләре | «РФ мәгариф әйдәүчесе» (2003) «Ел хатын-кызы» (2005) |
1946 елның 6 сентябрендә Казанда музыкаль гаиләдә туа: апасы — фортепианода, абыйсы — эскрипкәдә уйныйлар. Биш яшендә ата-аналары кызын Казанның ул елларда Петр Чайковский исемен йөрткән Беренче балалар музыка мәктәбенә бирәләр. 1960 елда Казан консерваториясе каршындагы сәләтле балалар өчен махсус урта музыка мәктәбе ачылу белән, шунда күчерелә һәм аны 1964 елда тәмамлый. Казан дәүләт консерваториясен 1969 елда тәмамлый. Төрле елларда А.В. Чернышёва, В.Н. Фрейман, Э.А. Монасзон классларында махсус фортепиано буенча укый.
Резеда Сабитовская җитәкчелек иткән елларда Казан музыка көллиятенең өстәмә икенче бинасы төзелә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Резеда Сабитовская, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.