Нәзир әд-Дин яки Нәзир әд-Дин хәлиф, Әтәк Җәңге Шамгын улы (ﻧﻪﺯﻳﺭ ﺋﻪﺩ-ﺩﻳن, tat.lat.
Näzir äd-Din(үле сылтама)) (1180-1225) — Идел буе Болгары хәкиме.
Нәзир әд-Дин ﻧﻪﺯﻳﺭ ﺋﻪﺩ-ﺩﻳن | |
---|---|
Туган телдә исем | Галимбәк |
Туган | 1180 ел Болгар шәһәре |
Үлгән | 1225 ел Болгар шәһәре |
Милләт | болгар |
Ватандашлыгы | Идел буе Болгары |
Һөнәре | сәясәтче, гаскәри |
Нәзир әд-Дин хәлиф исеме белән болгар дирһәмнәре табылган. Рус кулъязмаларында Нәзирны - Отяк патша булып аталган. Бүтән чыганакларда аны Әтәк Җәңге Шамгын улы атыйлар.
1223 елда Чыңгызхан гаскәр башлыклары - Субудай батыр һәм Җәбә нойон Рус-Кимәк бердәм гаскәрләрен Калка елгасында тар мар иткән. 1223 елның көзендә маңгул армиясе Идел буе Болгары дәүләтенә юнәлгән. Идел болгарлары Нәзир әд-Дин һәм аның улы Мустансир (Габдулла Чәлбер) җитәкчелегендә Җигүле таулары янында махсус ныгытмалар әзерләгән һәм маңгулларны тулысынча чолгап күбесе маңгул гаскәриләре әсирлекккә алган. Мәшһүр җиңелми торган Субудай һәм Җәбә нойон үз әсир гаскәриләр азат иткәне өчен сарыклар белән түләгәннәр (бер гаскәри - бер сарык тәкәсе). Кимсетелгән маңгуллар болгарларга үч алырга ант биргәннәр, шулай итеп Бату хан беренче төп һөҗүме 1236 елда ягъни Идел буе Болгары дәүләтенә каршы оештырган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Нәзир әд-Дин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.