Котраг яки Кодраг, Көдрә хан, Котраг балтавар, Котраг илтәбәр (tat.lat.
Qotrag(үле сылтама)) (VII гасыр) — Идел буе Болгарына нигез салучы, Татарстан җирендә беренче дәүләтчелек булдыручы дип санала, Бөек Болгар илен нигезләүче Кубрат ханның икенче улы (протоболгарларның кутригыр кабиләсеннән), Дунай буе Болгарына (Беренче Болгар патшалыгы) нигез салучының — Аспарухның бертуган абые. Кутригур кавеме.
Котраг | |
---|---|
Туган телдә исем | Котраг Кубрат улы |
Туган | 630 ел - 645 ел арасында Бөек Болгар иле |
Үлгән | 690 ел - 710 ел арасында Идел буе Болгары |
Милләт | болгар |
Ватандашлыгы | Идел буе Болгары |
Һөнәре | сәясәтче, гаскәри |
Балалар | Ирхан... |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Батбай һәм Аспарух |
Татарстан тарихы | |
Төзелү тарихы Шәһәрләр Ханнар 1552 Мәдәният Социаль һәм дини тормыш Уфа губернасы 90 нчы еллар |
632 елда Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бертуганының улы Кубрат тәхеткә утырган. Кубрат VII йөзнең 50 нче еллар ахыры—60 нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр — 642 елда, диләр). Аның үлеме үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән.
Риваятьтә Кубрат хан улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне — Батбай, икенчесе — Котраг, өченчесе — Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән). Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.
Бу чорда Бөек Болгар иле көнчыгыштан һөҗүм итеп торучы хәзәрләр тарафыннан нык киметелгән булган. Кубратның уллары Кавказ алды тирәсендәге көньяк төбәкләргә генә хуҗа булып калганнар. Батбайга Кубан буе җирләре, Аспарухка шул елганың югарыгы агымы буйлары һәм хәзерге Ставрополь калкулыгы тигән. Аспарух онагурлар кабиләсе белән көнбатышка таба күченеп киткән: башта Дунай елгасы тамагына барып утырган, монда аңа элегрәк аерылып киткән болгар кабиләләре—кутригурлар һәм бу якларга күптән түгелрәк төпләнгән славяннар килеп кушылганнар.
Котраг хан җитәкчелегендәге өченче төркем (кутригурлар) Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән һәм анда 671-675 еллар тирәсендә Идел буе Болгарын нигезләгән, дип санала. Газиз Гобәйдуллин язмалары буенча Аттила улы Ирник (Арнияк) VI гасырда ук Идел буена беренче болгарлар белән күчкән, шулай итеп Урта Иделдә төрки кабиләләре VI гасырдан, фин-угор кабиләләре янында яшәгән инде. Ләкин беренче болгар дәүләтен Урта Иделдә Котраг нигезли, дип санала.
Византия монахы Тәүбәче Феофанның 810—815 елларда теркәп калдырган елъязмасы буенча, Аспарух Византиягә каршы сугыш алдында үз болгарларын болай өндәгән:
Безгә Котраг абыем тапкан җир кебек кирәк. Котраг болгарлары зур шәһәрләр Идел буенда салды инде, аларда уңдырышлы туфрак, ә бездә чокырлар һәм сазлык кына бар... Болгарлар, бүген без каршы ярга күчәбез, югыйсә дәүләтсез халык - бетәчәк. |
Бу кулъязма нигезләнгән Аспарух чыгышы «Аспарух хан» фильмында китерелгән.
Котраг илтәбәр беренче Идел буе Болгары династиясен нигезләгән. Шиһабетдин Мәрҗаниның «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабы буенча, Котраг улы Ирхан - Идел буе Болгарының икенче хәкиме, Ирхан улы - Тукый - өченче Идел буе Болгары хәкиме булган (Котраг • Ирхан •Тукый • Айдар • Шилки • Батыр-Мөэмин • Алмыш Җагфар ибн Шилки • Микаил ибн Җагфар • Әхмәд ибн Җагфар • Абдуллаһ ибн Микаил • Талиб ибн Әхмәд • Мөэмин ибн Әхмәд • Абд ар-Рахман ибн Мөэмин • Абу Исхак Ибраһим ибн Мөхәммәд • Нәзир әд-Дин • Мустансир • Алтынбәк • Галимбәк).
Котраг ханга һәйкәлләр | |||||||||
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Котраг, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.