Төрки каһанлыгы Бөек Болгар иле Хәзәр каһанлыгы Идел буе Болгары
Татарстан тарихы | |
Татарстанда борынгы җәмгыять Төзелү тарихы Шәһәрләр Ханнар 1552 Мәдәният Социаль һәм дини тормыш Уфа губернасы 90 нчы еллар |
Риваятьтә Бөек Болгар Иленең салучы Кубрат улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне—Батбай, икенчесе—Котраг, өченчесе—Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән). Хәзәрләр болгарларны торган саен кысрыклаганнар.
Шулай итеп, болгарларның бер өлеше Урта Идел буена килеп чыккан.
Болгарларны, урыннарыннан кубып, Идел буйлап югары күтәрелергә һәм үзләренең элекке дала киңлекләрен урман-далаларга алыштырырга нәрсә мәҗбүр иткән? Бу хакта кызыклы фикерләр яши. Мәсәлән, С. А. Плетнева болгарларның күченүен яһүд диненә мәҗбүр итү һәм шул сәбәпле Хәзәр каханлыгында ыгы-зыгылар кубу белән бәйләп карый. Мондый сәбәп чынлап та нигезле булырга мөмкин.
Болгарлар Урта Иделгә берничә кабилә бергә җыелып килгәннәр. Икенче төрле әйткәндә, чын болгарлар белән бергә барсиллар да, бәрәнҗәрләр дә, савирлар да булган. Тик X йөзнең тарихи чыганакларында бу кабиләләр яңа җирдә чак кына башкачарак аталганнар — бирсула, бәрәнҗәрләр һәм суарлар дип йөртелгәннәр. Соңгылары — суарлар хакында төрле фикерләр яши: күпчелек тикшеренүчеләр аларны нәкъ шул күченеп килгән савирлар дип саныйлар, ә кайбер тарихчылар суарлар бөтенләй башка кабилә кешеләре булган дигән фикер әйтәләр. Әлбәттә, Урта Идел буена югарыда аталган кабиләләр берсе дә калмыйча күченеп утырган дип булмый. Күпчелек савирлар, барсиллар, бәләнҗәрләр туган илләрендә утырып калганнар, Хәзәр каһанлыгы халкының зур өлешен тәшкил иткәннәр.
Татарстан җирендә элгәреге болгарларның каберлекләре Тәтеш районының Олы Тархан, Спас районының Тәнки һәм Алексеевски районының Зур Тигәнәле авылы, шулай ук Сембер өлкәсенең Кайбелы авылы янында табылдылар. Олы Тархан һәм Кайбелы каберлекләре чын Салты-Маяк культурасы истәлекләре булып исәпләнәләр, ә Тәнки каберлегендә, борынгы болгарлык билгеләре белән бергә, көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыштан килгән икенче кабиләләрдән калган әйберләр дә табылды. Бу табылдыклар Урал арты халкының угыр төркеменә хас. Гомумән, угырлар һуннар яулары чорында төрки дөньяга ныграк сыенганнар. Нәкъ менә һуннар, көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә, үзләре белән Көнбатыш Себер һәм Көньяк Уралдагы угыр кабиләләрен ияртеп алып килгәннәр. Шуңа күрә угырлар, һуннар урдасына кушылгач һәм шуннан соң Идел-Урал төбәгендә борынгы төркиләр арасында яшәгәндә дә, бик нык төркиләшкәннәр. Төньякта яңа болгар дәүләте халкының оешуында аларның катнашы ярыйсы ук көчле булган. Менә шушы хәл Тәнки һәм шулай ук Зур Тигәнәле каберлекләре материалларында ачык күренә дә инде.
Урта Иделдә бу борынгы чорда ук, болгар кабиләләреннән тыш, башка этник төркемнәр дә яшәгән. Алар арасында Урал буеның төркиләшкән угорлары һәм Урал аръягы-Арал буеның бераз соңрак яшәгән угыз-кыпчак кабиләләре дә булган. Алай гына да түгел. Без югарыда күреп үткәнчә, бу якларда болгарлар килгәнче үк төрки телле башка төркемнәр яшәгәннәр.Әмма барлык бу кабиләләр өчен бер уртаклык бар—алар барысы да борынгы төркиләр, бөтенесе дә диярлек чыгышлары һәм монда килеп утырулары белән теге яки бу дәрәҗәдә һуннарга бәйле. Әлбәттә, борынгы Татарстанда һәм күрше районнарда, югарыда әйтелгәнчә, җирле кабиләләр—фин кабиләләре дә яшәгән. Болгарларга кадәрге һәм болгар чорындагы төрки телле халыклар, монда урнашкач, алар белән киң этник һәм мәтдә элемтәләргә кергәннәр.
Бер үк вакытта шуны да истә тотарга кирәк, бу кабиләләр һәм кавемнәр бердәм, көчле идарәле, ныклы бер союзга тупланмаган булганнар әле. Җитмәсә, бу чорда аларның нинди дә булса бердә дине дә булмаган, алар барыбер әле мәҗүсиләр булып калганнар, һәр кабилә иске йола нигезендә үз тотемына табынуын дәвам иткән.
Дөрес, болгар җәмгыятендә Урта Азиядән кабул иткән ислам диненең беренче яралгылары күренә башлаган Мәсәлән, тарихта мәгълүм беренче болгар бие Алмас мөселман булган. Болгарларның кайсыдыр бер өлеше көньякта хәзәрләр арасында яшәгән чорда бу яңа дин белән танышкан.
Ләкин барлыкка килгән идарәче сыйныфларның хакимиятен ныгыту, патшаның дәрәҗәсен күтәрү, ниһаять, болгар ыруын һәм башка кабиләләрне бер гомуми сыйнфый дин, бердәм идеология җирлегендә аерым бер дәүләткә тәмам берләштерү өчен ислам динен бөтен халыкның кабул итүе кирәк була. Ә моны дөньядагы барлык мөселманнарның башлыгына мөрәҗәгать итеп кенә эшләргә мөмкин.
Алмыш габбәсиләр чоры Гарәп хәлифәлеге башкаласы Багдадтагы хәлифәгә илчеләр җибәреп, үз илендә ислам тәртипләрен урнаштыруда ярдәм итү һәм болгарларга мөселман динен өйрәтү өчен үзенә фикһ—шәригать хокукларын яхшы белүче кеше җибәрүне үтенгән.
Болгар биенең үтенече канәгатьләндерелгән: 922 елда Багдадтан Урта Азия аша болгарларга илче Сусан әр-Расси һәм илчелекнең сәркатибе Әхмәт ибне Фадлан җитәкчелегендәге вәкиллек килеп җиткән. Нәкъ менә илчелекнең асылда төп вазифасын үтәүче Ибне Фадлан Багдадка әйләнеп кайтканнан соң үзенең «Рисалә»сен язган. (Рисалә—берәр мәкалә, кечерәк китап дигән сүз.)
Илчелек борынгы болгарлар иленә һиҗри белән 310 елның 121 мөхәррәмендә аяк баса. Бу безнеңчә ел исәбе белән 922 елның 12 маена туры килә.
Болгар патшасы Алмас (Ибне Фадлан аны, дәүләт башлыгы буларак, «мәлик» дип атый, гарәпчә патша дигән сүз) илчелекне ифрат зур тантана белән кабул иткән. Гарәпләр аңа кыйммәт бүләкләр һәм хәлифәнең яклавы билгесе итеп дәүләт байрагы тапшырганнар. Берничә көннән, җомга көнне, тантаналы төстә гыйбадәт кылганнар, хөтбә, ягъни җомга намазы укыганнар. Мөселман динен тотуда ул гаять зур йола булып санала.
Ике айдан соң, бөтен болгар халкы корылтаен җыеп, шул ук Багдад илчеләре алдында Алмас исламны кабул итүне рәсми төстә бөтен халык исеменнән игълан иткән.
Шул рәвешчә, дәүләт дине итеп исламны кабул итү болгар һәм аларга кардәш кабиләләрне берләштерүне төгәлләр чоры, төньякта болгарларның үзәкләштерелгән яңа дәүләтенең—Идел Болгарының тәмам оешып җитү вакыты булып санала.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Идел буе Болгары дәүләте төзелү, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.