Котраг хан һәйкәле, «Ат өстендәге Котраг» скульптура композициясе (чуаш.
Әлеге һәйкәл ― Котраг ханга куелган беренче һәйкәл. Композиция авторы ― академик Николай Кондрашкин (cv), рәссам, скульптор, язучы.
Һәйкәл | |
Котраг хан һәйкәле | |
Урын | РФ, Чуашстан, Шомырша районы, Шомырша |
Төзелеш датасы | 2022 ел |
Материал | бронза |
2022 елның 30 июлендә, Халыкара дуслык көнендә[d], Чуашстанның Шомырша һәм Татарстанның Чүпрәле районнары чигендә Идел буе Болгарына нигез салучы Котраг хан хөрмәтенә куелган «Ат өстендә Котраг» скульптура композициясен ачуга багышланган тантаналы чара узган. Тантанада Чуашстаннан (язучы Михаил Юхма (Юхма Мишши), Николай Кондрашкин, сәнгать тәнкыйтьчесе Михаил Воробьев, Шомырша районы башлыгы Юрий Ермолаев, Шомырша районы хакимият башлыгы Владимир Денисов, Чуаш милли конгрессыннан Владимир Тяпкин (Тимĕр), шагыйрәләр Раиса Сарби[d], Альбина Юрату, «Россия ветераннар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Чуашстан республика оешмасы рәисе Виталий Осипов һ.б.), Татарстаннан (язучы Евгений Турхан, шагыйрь-тәрҗемәче Айрат Галимҗанов), Сембер өлкәсеннән (Сембер шәһәр Думасы депутаты Петр Столяров), Мәскәүдән, Сызраньнан вәкилләр, Шомырша районы депутатлары катнашкан һәм чыгыш ясаган.
Композиция авторы ― академик Николай Кондрашкин (28.03.1949), оригиналь скульптура проектлары, шул исәптән Татарстан һәм Чуашстан Республикаларында, Сембер өлкәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәлләр, В. А. Чапаев, А. С. Пушкинның скульптур портретлары һ. б. авторы.
«Въздигане» (Возвышение, Болгария) фонды фикеренчә, Татарстанда һәм Чуашстанда республикаларның исемен Идел буе Болгары итеп үзгәртергә тырышалар. Әлеге һәйкәл бу җирләрдә үз-үзләрен саклаган барлык болгарларга өмет һәм көч бирәчәк. Чуаш милли активистлары тарихи һәйкәлләрне төзүне бөтен Чуашстан тарихы өчен мөһим вакыйга дип бәялиләр. «Котраг ― Идел буе Болгарына нигез салучы (VIII гасырның икенче яртысында нигезләнгән), аның ярдәмендә безнең ата-бабаларыбыз Идел буе җирләренә килгәннәр. Бу бөтен чуаш халкы өчен бик мөһим фигура. Шуңа күрә һәйкәл кую безнең өчен бик мөһим. Бу безнең ата-бабаларыбызга беренче шундый һәйкәл», ― дип исәпли чуаш милли активисты Галина-Айпике Григорьева.
Ат өстендәге Котраг | |||||||||
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Котраг хан һәйкәле (Шомырша), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.