Александр Пушкин

Алекса́ндр Пу́шкин, Алекса́ндр Серге́й улы Пу́шкин (рус.

Россия фәннәр академиясе әгъзасы (1833).

Александр Пушкин
Александр Пушкин
Туу датасы: 26 май (6 июнь) 1799
Туу урыны: Мәскәү, Россия империясе[…]
Үлем датасы: 29 гыйнвар (10 февраль) 1837 (37 яшь)
Үлем урыны: Санкт-Петербург, Россия империясе[…]
Эшчәнлек төре: шагыйрь, прозачы, драматург, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, тарихчы, новеллачы, либритис, коллекционер книг, публицист, язучы, балалар язучысы, драматург, эссече, бретёр, автор
Иҗат итү еллары: 1814
Жанр: проза[d], публицистика[d], тәнкыйть[d], исторический роман[d], роман в стихах[d], разбойничий роман[d], повесть[d], Әкият һәм театр пьесасы[d]
Имза: Култамга
Яшәү җире Акмәсҗит
Кишинёв
Одесса
Мәскәү
Ярополец[d]
Мәскәү
Түбән Новгород
Казан
Лаеш
Сембер
Сембер
Языково[d]
Сембер
Ырынбур
Сарытау
Пенза
Языково[d]
Большое Болдино[d]
Санкт-Петербург
Санкт-Петербург

XIX гасырның икенче яртысыннан Россиянең милли шагыйре статусын ала. Шулай ук русларның иң бөек шагыйре буларак санала.

Биография

Александр Пушкин 
Багъчасарай фонтаны. рус шагыйрләреннән мәшһүр Александр Пушкин җәнәбләренең туган көненән башлап – йөз сәнә тулган көненең 1899 нче елда 26 майда, ядкәре өчен тәрҗемә улынмышдыр.

Александр Сергеевич Пушкин 1799 елның 26 маенда (6 июнендә) Мәскәү шәһәрендә туа. Аның атасы Сергей Львович борынгы дворяннар нәселеннән килгән алпавыт булган, ләкин хуҗалык эшләре белән рәтләп шөгыльләнмәгән, шуңа утар-имениеләре аз файда биргән. Сергей Львович күңел ачуларны яраткан. Шигырьләрне русча да, французча да ансат язган. Әдәбият белән кызыксынган, күбрәк французча китаплардан торган бик бай китапханәсе булган. Пушкинның ата-анасы балаларын тәрбияләү белән дә ныклап кызыксынмаган, алар француз гувернанткалары кулында үскән. Пушкин үзе дә белем алырга бигүк хирыс булмаган, бигрәк тә математиканы яратмаган, әмма әдәби китапларны яшьтән үк бик күп укыган. 8 нче яшендә французча шигырьләр яза башлаган, өйдә гел чит телдә генә аралашканлыктан, русчага караганда французча яхшырак сөйләшкән. Гадәттә җәй айларын (1805-1810 елларда) Александр әнисе ягыннан әбисе, Мария Алексеевна Ганнибалда үткәрә торган була. Балачагы хатирәләре соңрак Пушкинның беренче поэмаларында чагыла.

Үсмер чагының 6 елын Пушкин 1811 елның 19 октябрендә дәрәҗәле кешеләр өчен ачылган лицейда үткәрә. Лицейда укыгында усмернең таланты ачыла һәм башкалар тарафыннан югары бәяләнә. Лицейда үткәрелгән еллар, дуслары шагыйрь күңелендә мәңгегә саклана һәм иҗатында чагылыш таба. Александр Сергеевичның яшьлеге шушында үтә, биредә шагыйрь Пушкин туа: 130лап шигырь иҗат ителә, «Руслан һәм Людмила» поэмасы языла башлый, танылган журналларда беренче язмалары басыла. Лицей хәзерге урта яки югары уку йортлары дәрәҗәсендә белем бирергә тиеш була. Бер елдан лицейдагы укытучылар һәм надзирательләр Пушкинга мондый рәсми сыйфатлама бирә: «Төпле булудан бигрәк, өстән генә ялтырый торган илһамлы, тирән акыллы булудан бигрәк, тиз кабынучан һәм үткен акыллы... Аз көч сорый торган предметларга гына сәләтен күрсәтә, шуңа күрә уңышы аз... Тырышып укымый... Тапкыр, ләкин буш сүзләргә генә... Җиңел холыклы».

1837 елның 10 февралендә Кара елгада дуэльдә Дантес тарафыннан атып каты яраланган, 3 көннән өендә үлгән.

Моны да карагыз

Китаплар

Татар теленә тәрҗемәләр

Пушкин А.С. [1] / тәрҗ. Әхмүд Максуд. — Казан: Таткнигоиздат, 1957.

Искәрмәләр

Сылтамалар


Tags:

Александр Пушкин БиографияАлександр Пушкин Моны да карагызАлександр Пушкин КитапларАлександр Пушкин ИскәрмәләрАлександр Пушкин СылтамаларАлександр Пушкин10 февраль1799 ел1837 ел6 июньДраматургРоссия фәннәр академиясеРус телеРусларШагыйрь

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Иске имләХунну1393 елШәехзадә БабичРадик ГалиәкбәровӘфләтүнИсламGoogle24 ноябрьЭлектроникаЮлиан АпостатаТоронтоАлмаз Юнысов (1987)Дацюань-Татар милли волостеМария ДомбровскаяСуверен дәүләтТөшенчәХорват телеCreative Commons litsenziäläreПортугал телеКәбир МөхетдиновШәмгун СаттаровВикиҗыентыкЭстония гражданнары булмаганнар1991 ел1915 елМәскәү кремлеНигерӘни көне2001 елИндонезияРадик ШәрәфиевРинат Садыйков (1986)Кешенең җенси системасыaanrrҖаек (шәһәр)Мирхәйдәр ФәйзиМөхәммәт Йосыф (1954)Утыр, утыр, МәликәİstrebitelAleksey NavalnıyКазанның истәлекле урыннарыЕвроРезеда ВәлиеваPortPАйрат ХәмитовXXX гасыр (б. э. к.)WikiВертуЛәбиб ЛеронКурганШвейцарияГеометрияBöyekbritaniäneñ Cämğiät pulatıДәүләтша утарыБагамаларZari ElmasänРөстәм ЗакировИкътисади либерализмСаҗидә Сөләйманова премиясеСугышОклахома (штат)Илдар КыямовКөньяк-Көнчыгыш Азия🡆 More