Росси́я ф(Ф)әннә́р а(А)каде́миясе (рус.
833 хакыйкый, 1097 мөхбир, 447 чит ил әгъзасы бар. Фән тармаклар буенча 13 бүлеге бар. Фәнни басмалар нәшер итә, фәнни эшләр өчен махсус бүләкләр тапшыра.
Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен күпсанлы Россия һәм совет галимнәре Нобель премиясенә лаек була. Аларның беренчесе – академик Иван Павлов. Фән өлкәсендәге иң югары бүләк аңа 1904 елда ашказаны физиологиясен тикшергән хезмәтләре өчен бирелә. 1908 елда Илья Мечников, кеше иммунитетының үзенчәлекләрен ачып, шулай ук әлеге мәртәбәле премиягә лаек була. Совет чорында Нобель премиясен алган Петр Капица, Жорес Алферов кебек галимнәр, нигездә, төгәл фәннәр өлкәсендә дан казанган. Бу традиция cоңгы дәвердә дә дәвам итә. Мәсәлән, 2003 елда әлеге премиягә лаек булган Алексей Абрикосов һәм Виталий Гинзбург та, 2010 елда Нобель бүләген ватандашларыбыздан иң соңгы булып алган Константин Новоселов белән Андрей Гейм да – физиклар.
Бүгенге көндә Россия Фәннәр академиясе зур тугыз фән өлкәсе һәм күпсанлы юнәлешләр буенча эшли. Оешма структурасына 4 төбәк бүлеге, 15 фәнни үзәк карый. Гомумән алганда, Академиягә 1000 гыйльми оешма керә. Аларда барлыгы 50 меңнән артык фәнни хезмәткәр эшли. Шулар-ның 830дән артыгы академик дәрәҗәсенә ия, ә 1090дән артыгы Фәннәр академиясендә мөхбир-әгъза булып тора. 713гә якын галим академия профессоры исеменә лаек (шуларның 179ка якын академия әгъзасы).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Россия фәннәр академиясе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.