Мөслим җәмигъ мәчете — Татарстанның Мөслим районы үзәге Мөслим авылында урнашкан мөселманнар гыйбадәтханәсе, Аллаһ йорты, районның үзәк (җәмигъ) мәчете.
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте карамагында. 2017 елның 18 августында ачылган. Адресы: 423970 ТР Мөслим районы Мөслим авылы, Пушкин урамы, 92нче Б йорт.
Мәчет | |
Ил | РФ |
авыл | Мөслим |
Координатлары | 55°19′20″ 53°18′55″ (G) (O) (Я) |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | Мөслим районы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | хәнәфи |
Бина төре | мәчет |
Нигезләнгән | 2015 |
Төзелеш еллары | 2015—2017 еллар |
Төп даталар: 2017 (ачылу) | |
Халәте | гамәлдә |
Сайт | Рәсми сайт |
Районның имам-мөхтәсибе:
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Мәчет ачылышыннан фотосурәтләр. |
2015 елның 11 сентябрендә Мөслимнең өченче мәчете төзелешендә беренче нигез ташы салына. Тантанада ТР мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин катнаша.
2016 елның 15 октябрендә мәчеткә айлы манара куела.
2017 елның 18 августында мәчет ачыла, беренче азан әйтелә, беренче җомга намазы укыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле буларак, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе (2017 елның августына кадәр Түбән Кама имам-мөхтәсибе, тумышы белән Сарман авылыннан) Йосыф хәзрәт Дәүләтшин һ.б. катнаша.
Бер манаралы, ике яруслы мәчет. Манарасы 30 м биеклектә, мәйданы ~800 м². Мәчеттә ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым ике намаз (гыйбадәт) залы, яңа технологияләр буенча эшләнгән интерактив китапханә һәм музей, өч уку бүлмәсе, ашханә, имам-хатыйб бүлмәсе, никах һәм балага исем кушу тантаналары өчен махсус зал һ.б. бүлмәләр бар. Бер меңгә якын кешене сыйдыра. Идәненә 700 мең сумлык келәм җәелгән.
Җәмигъ мәчете халык телендә «Аэропорт мәчете» дип йөртелә, чөнки мәчет төзелгән урында элек Мөслим аэропорты булып, Казанга, Бөгелмәгә, Сарманга, Минзәләгә, Актанышка Ан-2, аннары Ил-14 очкычлары көненә икешәр рейс ясап, әйләнеп кайта торган була .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мөслим җәмигъ мәчете, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.