Монгол империясе (монг.
XIII гасырда формалашкан. Якынча 33 миллион км² җирләрен биләгән. Башкалалары - Каракорум, Сарай Берке, Сарай Берке, Ханбалык hәм башка Урта Евразиядә шәһәрләре булган.
Монгол империясе Их Монгол Улс | |||||||
| |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||
Монгол империясенең үсүе | |||||||
Башкала | en:Avarga en:Karakorum en:Khanbaliq (бүгенге Пекин) | ||||||
Акча берәмлеге | en:dirham, en:Sukhe, һәм Юань'ның en:Chao (currency), алтын һәм көмешкә нигезләнгән кәгазь акча | ||||||
Мәйдан | 24000000 | ||||||
Идарә итү төре | сайланучы монархия (ингл.) | ||||||
Бөек Хан | |||||||
- 1206–1227 | Чыңгызхан | ||||||
- 1229–1241 | Үгәдәй | ||||||
- 1246–1248 | Гүюк | ||||||
- 1251–1259 | en:Möngke Khan | ||||||
- 1260–1294 | en:Kublai Khan | ||||||
- 1333–1370 | en:Toghan Temür Khan | ||||||
Шура | Корылтай | ||||||
Чәчәк ату чорында Үзәк Азия, Көньяк Себер, Көнчыгыш Европа, Якын Көнчыгыш, Кытай һәм Тибет җирләрендә урнашкан. XIII гасырның икенче яртысында империя ылысларга таркала башлый (мәсәлән, Алтын Урда). XIV гасырның соңгы чирегендә яшәүдән туктый.
XII гасыр башында таралып урнашкан монгол ырулары бердәм дәүләткә берләшү омтылышын ясыйлар. Бу дәүләт тарихка Хамаг Монгол исеме астында кереп кала. Аның беренче җитәкчесе Хайду-хан була. Аның оныгы, Хабул-хан, Цзинь империясен вакытлыча җиңүгә ирешә, аңа ясак түләтә. Хабул-ханның дәвамчысын – Амбагай-ханны — шул җирлектә татар дип аталган ырулар (татар атамасы төрки халыкларга соңрак күчә) әсир итә, һәм чжурчжэннарга тапшыра. Берничә елдан соң татар кабиләләре тарафыннан Тимучинның (соңрак Чынгыз-хан) әтисе Есүгәй-Батыр үтерелә.
Тимучин яшьлеген бертуганнары һәм әнисе белән Делун Болдока тауларында үткәрә. Ул хакимияткә әкрен килә, башта аңа Үзәк Монголиядәге кереитлар җитәкчесе Ван-хан ярдәм күрсәтә. Җитәрлек көч туплагач, Тимучин көнчыгышта татарларны (1202), үзенең элеккеге ярдәмчеләр — кереитларны (1203) һәм көнбатышта найманнарны (1204) буйсындыра. 1206 елдагы мнгол җитәкчеләре җыелышы — корылтайда Тимучин монголларның бөек ханы дип игълан ителә. Ул Чынгызхан исеме белән атала башлый.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Монгольская империя (рус.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
Мәгълүматны тикшерергә кирәк. Бирелгән фактларның төгәллеген һәм мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә кирәк. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Монгол империясе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.