Ханбалык яки Пекин, Бейҗиң (кыт.
北京) — Кытай Халык Җөмһүриятенең башкаласы.
Халык саны якынча 18 млн тирәсе. Төп халыклар - ханьнар — 96%, манджурлар — 2%, дуңганнар — 2%, монголлар — 0,3% һ.б.
Пекинда урнашкан Күк сараена, тарих раславынча, (Тянь Тань) 1420 елда нигез салына. Шунда ук мәшһүр Кайтаваз стенасы – бу урында пышылдап әйткән сүзләрне 64 метрдан ишетергә мөмкин. Ә менә һәр почмагы сер саклаган Гугун сарае, һичшиксез, таң калдыра. Пекинның нәкъ уртасында – 72 гектар җирдә урнашкан Гугун император сарае 9999 бүлмәдән тора. Дөнья могҗизаларының берсеннән саналган Сарайда 1000 000 экспонат урнашкан. Бүген Гугун – КХРның иң зур күргәзмәсе. Бөек һәм гаҗәеп кул осталары кытайларның бу күргәзмәдә бер сәнгать әсәрен бирелеп карау өчен, ким дигәндә, ярты сәгать вакыт кирәк. Һәм оста куллар тудырган сәнгать әсәрләренең анда иге-чиге юк. Пекинның икенче бер истәлекле һәйкәле – Күк гөмбәзе сарае. Ул Кытай башкаласы Нанкиннан Пекинга күчерелгәч, яки 15 нче гасыр башында төзелә. Гасыр ярым күпсанлы үзгәртеп төзүләрдән соң, сарай бүгенге төсен ала. Даос дине буенча корбаннар китерү өчен тәгаенләнгән Сарай Күк һәм Җиргә багышлап төзелә. Җиһан белән кешеләр арасында гармонияне тоту ышанычы тапшырылган император елына өч тапкыр бу йоланы үзе башкара. Ихэюнань паркында урнашкан императорларның Җәйге сарае Кытай башкаласы кунакларын бик тәэсирләндерә. Гугун һәм Ихэюнань – бербөтеннең ике яртышары, аларны бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Җәйге сарай Кышкысы кебек үк заманында гади халык өчен ябык була. Цин династиясе императорлары анда эссе һәм тынчу җәйге айларны үткәрә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ханбалык, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.