Рәшид Әд-Дин Фәзлүллаһ ибн Әбүл-Хәйр Али Һәмәдәни яки Рәшид Ат-Табиб (1247-1318) — фарсы дәүләт эшлеклесе, табиб, тарихчы, галим, Хулагу дәүләтенең министры (1298-1317).
Рәшид Әд-Дин رشیدالدین | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәшид Әд-Дин Фәзлүллаһ ибн Әбүл-Хәйр Али Һәмәдәни |
Туган | 1247 Һәмәдән шәһәре, Иран |
Үлгән | 18 июль 1318 Тәбриз |
Ватандашлыгы | Хулагу дәүләте |
Һөнәре | галим, дәүләт эшлеклесе, тарихчы, табиб һәм язучы |
Рәшид Әд-Дин Газан хан әмере буенча Монгол империясе, шулай ук Алтын Урда хакында әһәмиятле мәгълүмат калдырган. Рәшид Әд-Дин җитәкчелегендә "Җами ат-таварих" (جامعالتواریخ) ("Елъязмалар җыентыгы") дигән зур тарихи китап фарсы телендә язылган. Әлеге хезмәт Монгол империясе, Алтын Урда һәм Иран тарихы турында мөһим тарихи чыганак булып тора. Рәшид Әд-Динның хатлары шулай ук зур тарихи әһәмияткә ия.
Рәшид Әд-Дин 1247 елда Иран шәһәре Һәмәдәндә туган. Кайбер чыганаклар буенча Рәшид Әд-Дин белемле яһүди гаиләдән чыккан. Ләкин Рәшид Әд-Диннең яһүди чыгышы аның дошманнары чыганакларыннан китерелә, шуңа күрә шик астына куела.
Абак хан идарә иткән чорда (1265-1282) Рәшид Әд-Дин дәүләт хезмәтенә керә.
Газан хан идарә иткән чорда (1295—1304) Рәшид Әд-Дин Хулагу дәүләтендә алдынгы рольгә күтәрелеп чыга, фактик рәвештә вәзир вазифасын башкара һәм бик мөһим икътисади реформаларны үткәрә.
Үлҗәйтү хан идарә иткән чорда (1304—1316) Рәшид Әд-Дин фактик рәвештә үзе бөтен дәүләт белән хакимлек итә.
Әбү Сәид хан идарә иткән чорда (1316—1335) сәяси дошманнары мәкерләре сәбәпле Рәшид Әд-Дин хакимиятне югалта, ә соңрак ялган гаепләү нәтиҗәсендә 1318 елда җәзалап үтерелә.
Рәшид Әд-Дин күп әдәби һәм тарихи хезмәтләр калдыра.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Рәшид әд-Дин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.