Әлмәтнең «Лёгкие крылья» урам театры (рус. Альметьевский уличный театр «Лёгкие крылья») ― Татарстанның Әлмәт шәһәрендә эшләп килүче автоном коммерцияле булмаган оешма (театр).
Татарстанда беренче һөнәри урам театры. 2017 елда «Татнефть» ГАҖ инициативасы буенча оештырылган. «Легкие крылья» ― Әлмәттә Бөтенроссия урам театрлары фестивален оештыручы .
Театрның сәнгать җитәкчесе ― Гөлназ Рәшит кызы Ханнанова.
Альметьевский уличный театр «Лёгкие крылья» | |
Адрес | 423455, Изаил Зарипов проспекты, 41нче йорт, 1003нче бүлмә РФ, Татарстан, Әлмәт |
---|---|
Директор | Гөлназ Рәшит кызы Ханнанова |
Әлмәт шәһәрендә ел саен «Нефтьче көне» уздырылып килә, һәм бервакыт бәйрәмгә урам театрлары да чакырылган. «Татнефть» җитәкчелегенә театрларның әлеге форматта чыгыш ясавы ошаган һәм алар Әлмәтнең шундый ук үз театры булуына теләк белдергән.
2017 елда «Татнефть» ГАҖ инициативасы буенча Россия һәм Татарстан театр мәктәпләре традицияләре нигезендә Әлмәт урам театры оештырылган. Театр клоунада, битлек театры, ходулилар театры, пантомима кебек жанрларда үсеш ала. Башлангыч чорда студия форматында эшләп, һәвәскәр актерлар белән «Нефтьче көне»нә һәрвакыт яңа тамаша әзерләү юлы белән барса, хәзер театрның профессиональ актерлары барлыкка килгән, бер-берсенә бәйсез төрле төркем-бригадаларга (мәсәлән, клоуннар, жонглерлар, эквилибристлар, джамп һ.б.) бүленеп эшли.
«Җиңел канатлар» театры спектакльләре төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә (Казан), Санкт-Петербург, Самар, Уфа, Суздаль, Ямалда халыкара һәм Россия урам театрлары фестивалендә катнаша.
Россиядә иң борынгы театр ― Санкт-Петербургның «Пэжо әфәнденең сәйяр курчаклары» (рус. Странствующие куклы господина Пэжо) директоры уздырган кастинг аша сайлап алынган беренче 8 актер белән Санкт-Петербург, Мәскәү, Аргентинадан (Локо Бруско) чакырылган педагоглар шөгыльләнә башлаган . Актерлар чакырылган педагоглар белән пантомима, интерактив, клоунада, грим, битлек, урам перфомансы, йөреш, карнавал сәнгате, ходулист осталыгы, джамп-ходули һ. б. үзенчәлекләрен өйрәнә.
«Татнефть» ГАҖнең генераль директоры Наил Өлфәт улы Мәганов башлангычы белән театрның үз бинасы барлыкка килгән (И. Зарипов проспекты, 41нче йорт), анда актерларга репетицияләр ясарга да, шулай ук кечкенә форматтагы тамашалар күрсәтергә дә мөмкинлекләр бар.
Театрның беренче куйган спектакле ― «Албасты» променады (куючы Санкт-Петербургның «Пэжо әфәнденең сәйяр курчаклары» театры режиссеры Анна Шишкина). .
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әлмәт урам театры, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.