Яр Чаллы дәүләт курчак театры, рус. Набережночелнинский государственный театр кукол, ингл. Naberezhnye Chelny State Puppet Theater — Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Яр Чаллы шәһәрендә 1987 елдан эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы (1999 елдан) мохтариятлы дәүләт мәдәният оешмасы , Чаллы шәһәренең беренче һөнәри театры.
Урынлашу | 423823 ТР, Чаллы, Яңа шәһәр, Мәктәп бульвары, 2 (18/09) |
---|---|
Нигезләнгән | 1987 |
http://www.chelny-puppet.ru/ |
Сәнгать җитәкчесе
Баш рәссам
Директор (1999 елдан) — Зөһрә Митрофанова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Театр репертуарында 35 спектакль. Күпчелеге 3-10 яшьлек балалар өчен сайлап алына.
Театр ачылганнан бирле балалар һәм зурлар өчен рус һәм татар телләрендә 100 исемдәге спектакль уйналган. Елга 400 спектакль куела, 50 мең тамашачыга хезмәт күрсәтелә. Ел саен репертуарда 4-5 яңа спектакль барлыкка килә. Яңа ел кичәләре, Габдулла Тукай туган көн, Әтиләр көне (23.02), Әбиләр шимбәсе (08.03), халыкара Театр көне һәр елны билгеләп үтелә. Кечкенә балалар өчен «Авыл эте Акбай» (Туфан Миңнуллин), «Куркуын җиңгән куян» (Рафис Корбан), «Дию белән тегүче» (Р. Сәхәбетдинова), «Тапкыр егет турында әкият» (Рафис Корбан), «Мәчекәй һәм Тычканкай», «Итекле мәче», «Кар кызы», «Җәнлекләр табибы», «Елан-падишаһ» (З. Думави), «Өч дуңгыз баласы», «Колобок», «Казлар-аккошлар», «Кызыл калфак һәм Бүре» һ.б., өлкән класс укучылары өчен «Энтерпрайз» (Сугышсыз сугыш турында спектакль, режиссер Сергей Балыков, Кстово курчак театры) һ.б., өлкәннәр өчен «Ирод патша турында драма», «Чуар тавык табышмаклары» һ.б. спектакльләр уйнала.
Чакырылган режиссерлар И. Зиннуров, Р. Виндерман, М. Хусид, Е. Гиммельфарб, Л. Савчук, С. Иванников, С. Балыков, В. Домбровский, А. Сәхәбетдинов, М. Урицкий, М. Логинов, А. Абрамов килеп спектакльләр куя.
1989 елда Чаллы шәһәренең 30нчы санлы мәктәбенең бер канатын театрга бирәләр. Ремонттан соң әлеге бина театр йортына әйләнә. 134 урынлык тамашачы залы бар. Театр остаханәләрендә курчаклар һәм декорацияләр әзерләнә. Театр фойесында мини-зообакча бар.
РФ өлкәләре, Ерак Төньяк шәһәрләре (Сыктывкар, Воркута), Татарстан шәһәр-районнары, Казакъстан (Актүбә — чиркәс язучысы И. Шауохның «Карт һәм ана бүре» спектакле белән), Украина (Харковь), Төркия (Бурса — Р. Сәхәбетдинованың «Аулак өй» спектакле белән) шәһәрләрендә гастрольләрдә була. «Чир-Чайан» (Абакан — Р. Сәхәбетдинованың «Тапкыр кәҗә» спектакле белән), «Көмеш мәрсин» (рус. Серебряный осетр, Волгоград), «Бөек Петрушка» (Екатеринбург), «Белгород мәзәге» (Белгород), «Ырынбур карбызы» (Ырынбур), «Мәскәү каникулы» (Мәскәү), «Карагөз» (Бурса, Төркия), «Әссәламегаләйкем» (Актүбә, Казакъстан) һ.б. курчак һәм шәүлә театрлары фестивальләрендә катнаша.
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Яр Чаллы дәүләт курчак театры, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.