Мәчет, Ижау Иман Нуры

Ижауның «Иман нуры» мәчете (рус. Ижевская мечеть «Иман нуры») – Удмуртия башкаласы Ижау шәһәренең Устинов районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет).

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Удмуртия мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында.

Мәчет
Иман нуры
рус.  Ижевская мечеть Иман нуры
Иман нуры мәчете
Иман нуры мәчете
Иман нуры мәчете
Ил Россия
Шәһәр 426065,
Мәчет, Ижау Иман Нуры Удмуртия,
Мәчет, Ижау Иман Нуры Ижау, Петров(рус.) ур., 53
Координатлары 56°52′01″, 53°17′38″
Дин Ислам
Мәхәллә УРМ ТДН / «Нур ислам мәчете» мәхәлләсе җирле ислам оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы түбәдә урнашкан мәчет
Төзелеш еллары 20062009 еллар
Төп даталар:
2006 ел ― төзелеш башлану
2009 ел ― төзелеш тәмамлану
2012 ел ― файдалануга рөхсәт алыну
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Тарих

Мәчет, Ижау Иман Нуры 

Мәчет тарихы 1996 елда, Ижауда беренче тапкыр, Ижау җәмигъ мәчетен Ленин районында төзеп тапшырганнан соң, яңа мәчет төзү мөмкинлеге турында сөйләшкәндә башлана, чөнки җәмигъ мәчетенең зур бинасы да дини бәйрәмнәр көннәрендә бөтен кешене сыйдырып бетерә алмый. Устинов районындагы җир участогы 2001 елда бүлеп бирелгән, мәчет төзелеше 2006 елның 5 сентябрендә башланган. 2008 елның 5 сентябрендә түбәдә ярымайлы манараны урнаштыралар. Төзелеш эшләре 2009 елда тәмамланса да, бинаны файдалануга тапшыру рөхсәте 2012 елның апрелендә генә алынган.

Мәчет төзелеше 18 млн. сумга төшкән. Акчаның 2 млн сумы — физик һәм юридик затлардан иганә хисабына һәм Удмурт Республикасы Президенты А. А. Волковның(рус.) махсус хәйрия фондыннан алынган. Калган акчаны Ижауның бер шәхси предприятиесе биргән. Мәчет тирәсен төзекләндерү эшләре тагын 100 мең сумга төшкән. Төзелеш эшләрендә «Россия Махсус төзелеше» каршындагы «8нче ГУССТ» ФДУП катнашкан.

Мәчетне төзүгә якын-тирәдә яшәүче өлкән яшьтәге ханымнар зур өлеш керткән, аларны, шаяртып, «Устинов әбиләре» дип атыйлар, алар төзелеш өчен мәйдан табуда, Ижау мөфтиятеннән, татарларның милли-мәдәни берләшмәсеннән теләктәшлек алуда, хәйриячеләр табуда зур эшләр башкара алган.

Мәчетне ачу тантанасы 2012 елның 14 июнендә була. Анда Удмуртия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Илдар Бикбулатов (мәчеткә яңа келәм бүләк иткән), Ижау һәм Удмуртия җитәкчелеге вәкилләре, милли-мәдәни оешмалар вәкилләре катнашкан. Удмуртия Президенты котлау телеграммасын юллаган, анда мәчетне төзешкән хатын-кызлар хөрмәтенә «Әниләр мәчете» символик исемен саклап калырга тәкъдим иткән.

Мәчет 120 кеше сыйдыра. Җомга намазына 150дән артык ир-ат килә.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Tags:

Мәчет, Ижау Иман Нуры ТарихМәчет, Ижау Иман Нуры ИскәрмәләрМәчет, Ижау Иман Нуры СылтамаларМәчет, Ижау Иман Нуры Моны да карагызМәчет, Ижау Иман НурыИжауның Устинов районыМәчетРоссия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтеРус телеУдмуртия

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Орлов өлкәсе1973 елРеннАхшам намазыМурманск өлкәсеДәрдемәндМисыр1579 елГрейсон (округ, Техас)Винсент (Калифорния)Рузанна ХәбибуллинаПНиколаевка районы (Сембер өлкәсе)РусияSLC41A3Төньяк ДакотаРиваятьБазарлы Сызган районыТөньяк ЮтландияХордалыларГрета ГарбоХокон (округ, Көньяк Дакота)МонтекоричеПолтава өлкәсеКоншогокен (Пенсильвания)ТуфракЖак ШиракСапиниХичкок (округ, Небраска)МартХалыкара берәмлекләр системасыПенза өлкәсеЕвропа БерлегеСергей Антипов (1949)Хатын-кызҮтә яңа йолдызMacOSҺоң Коң1741 елПоджо-ПиченцеМәләкәс районыВест-Пуенте (Калифорния)Әнтони Җеймс ЛеггеттБөекбританияВестлейк-ВилледжӘмарилоЧестер Әлан АртурКлемент ГотвальдПиньиньӘфганстанСәнәрРизык3 февральБелая КалитваВилингКәүсәр сүрәсеРешат Нури ГүнтекинМаһариши Маһеш ЙогиДонецк (Русия)Коми РеспубликасыЖасмин (җырчы)Илья МечниковЭлерс-Данлос синдромыАпостол МатиасКагосима (шәһәр)Google ChromeНурания ҖамалиСан Җовани Вале Ровето Супериоре (Л'Аквила)1939 елУрта Идел краеКамчатка краеБаш битДжэксон (округ, Индиана)АлаэхосВена шәһәреАлександр Беннигсен🡆 More