Үпкәнең хроник бикләнү чире (рус. хроническая обструктивная болезнь легких, ХОБЛ) — үпкә юлларының хроник рәвештә бикләнеп калуы.
Мондый авыруларның кечкенә һәм уртача бронхлары какырык белән тула. Аларга үпкәләрдән сулыш чыгару авы рая. Авыру күбрәк хроник бронхит, үпкәләр эмфиземасы белән чирләгән кешеләрдә күзәтелә. Бу авыруга күп вакытта сулыш алу органнары ялкын сынулары, тәмәке тарту һәм башка сәбәпләр китерә.
Үпкәнең хроник бикләнү чире | |
Саклык белгечлеге | пульмонология[d] |
---|---|
Симптомнар | тын кысылу[d], ютәл һәм хрип[d] |
Диагностика юллары | спирометрия[d] һәм arterial blood gas analysis[d] |
Дәвалау юллары | симптоматическое лечение[d] |
Дәвалануда кулланыла торган дару | кленбутерол[d], indacaterol maleate[d], fluticasone furoate[d], Амброксол[d], indacaterol[d], glycopyrrolate[d], формотерол[d], Эрдостеин[d], bambuterol[d], Карбоцистеин[d] һәм etofylline[d] |
Генетик бәйләнеш | CHRNA3[d], FAM13A, RIN3, FAM19A2, SCLT1, TGFB2[d], SCGB1A1, ASRGL1, ATP2C2[d], ANXA11[d], HLA-C[d], SFTPD, PSORS1C1, JAKMIP3, P2RX7[d], EYA1, HYDIN, RNF150, CDYL, ANXA5[d], PLCE1[d], FTO һәм FAM13A |
Риск факторы | тарту[d] |
ICD-9-CM | 496 һәм 490-496.99 |
ICPC 2 идентификаторы | R95 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C3199 һәм C3199 |
Үпкәнең хроник бикләнү чире Викиҗыентыкта |
Кызганычка каршы, дарулар авыру көчәйгән вакытта бераз хәлне җиңе ләйтергә генә булыша һәм процессны акрынайтырга ярдәм итә. Дәвалау үпкәләрнең вентиляция күләмен арттырырга, сулыш мускулларының эшен көчәйтергә тиеш. Моның өчен физик активлык, ЛФК, сулыш гимнастикасы 3 программасы төзелсә яхшы. Гимнастика вакытында, тирән итеп сулыш алгач, алга таба иелеп, сулыш чыгарганда каршылык тудырырга кирәк.
Халык медицинасы тәкъдим иткән үсемлекләр җыелмасы: 10 г саз кипкәре, 20 г нарат бөреләре, 30 г чабыр үләне, 20 г ала миләүшә, 20 г бака яфрагы. Бөтенесен бергә кушып, вакларга кирәк. 2 аш кашыгы катнашмага 200 мл су салып, 20 минут дәвамында су мунчасында җылытырга. Аннан соң төнәтмәне сөзеп суыталар. Баштагы күләмгә җиткәнче су өстәргә. Төнәт мәне көненә 4-5 тапкыр ашар алдыннан 1/3 стакан күләмендә эчәргә кирәк. 30 г сазанак үләнен 1 стакан кайнар суга салып төнәтергә, 1 сәгать вакыт узгач сөзәргә. 1/3 стакан төнәтмәне көненә 3 тапкыр эчәргә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Үпкәнең хроник бикләнү чире, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.