Ютәл

Ютәл — организмның саклану реакциясе, бу вакытта сулыш юллары лайладан, какырыктан, чит җисемнән чистара.

Күп очракта табиблар ютәлне бетерү өчен түгел, аны җиңеләйтү өчен көрәшә.

Ютәл
Сурәт
Нәрсәнең сәбәбе кашлевый рефлекс[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Дигидрокодеин[d], кәкәин[d], benzonatate[d], гидрокодон[d], Гвайфенезин[d], Гидроморфон[d], кодеин[d], caramiphen[d], pentoxyverine[d] һәм Декстрометорфан[d]
ICPC 2 идентификаторы R05
NCI Thesaurus идентификаторы C37935
Ютәл Ютәл Викиҗыентыкта

Ютәл бик күп авырулар вакытында күзәтелә. Ләкин һәрбер авыру өчен ютәлнең үзенә хас булган сыйфаты (тембры) бар. Бу табибларга дөрес диагноз куеп, дәва билгеләргә ярдәм итә.

Коры ютәл

Аны нәтиҗәсез ютәл дип йөртәләр, чөнки бу ютәл вакытында какырык бүленеп чыкмый, сулыш юллары чистармый. Коры ютәл дискомфортка китерә һәм авыруның хәле начарлана. Бик еш кына сулыш юллары ялкынсынуга бәйле булмаган авырулар вакытында да очрый. Гомумән алганда, ютәл сулыш юллары ярсытылуы, ялкынсынуы һәм аларның кысылуы вакытында күзәтелә.

Ничек дәвалыйлар: табиблар тарафыннан ютәлгә каршы чаралар, лайлалы тышчаны тынычландыра һәм бронхлар кысылуын бетерә торган дарулар билгеләнә.

Тикшергәнче куела торган диагноз берничә төрле була ала. * Инфекцияле авырулар — коры ютәл 1-3 көн дәвам итә, аннан какырыклы ютәлгә әйләнә. Авырган вакытта югары температура, баш авыртуы, хәлсезлек сизелә. * Хроник фарингит (йоткылыкның лайлалы тышчасы һәм лимфоид тукымалары ялкынсынуы) авыруы вакытында озакка сузылган урта көчле коры ютәл тамак төбе авыртуы белән бергә бара. * Синусит, ринит — боларга төнге ютәл характерлы, чөнки төнлә ; борындагы лайла бугазга агып төшә һәм кеше йөткерергә мәҗбүр була. Авырулар бугазда, борын куышлыгында дискомфорт, маңгайда һәм яңакта ; сыкрап торган авырту сизәләр. * Кызамык (корь). Авыруда югары температура, лайлалы тышчаларның һәм тиренең характерлы чабырып чыгуы күзәтелә. * Үпкәдә яман шеш. Кура җиләге төсен дәге канлы какырык бүленеп чыга. * Йөрәк җиткелексезлеге. Тын бетә, хәлсезлек, баш әйләнү яки йөрәк өлкәсендә кыса торган авырту сизелә. * Пычрак һавалы бинада эшләүче кешеләрнең профессиональ авырулары.

Башка авырулардан аермалы буларак, ул күмәк рәвештә була.

Какырыклы ютәл

Бу продуктив (нәтиҗәле) ютәл, сулыш юлларына «массаж» ясый, какы­ рыкны чыгарырга, тузан һәм чит җисемнәрдән арынырга ярдәм итә. Тик ул 10-14 көннән артып китәргә тиеш түгел. Бу күренеш бронхларда ялкынсыну процессы булу турында сөйли.

Ничек дәвалыйлар: какырык ясаучы һәм чыгаручы чаралар кулланалар, шулай ук табиблар бөрештерә, киптерә торган фитопрепаратлар да бил­ гелиләр. Алар бугаз һәм трахеянең лайлалы тышчасы ялкынсынуын бетерә.

Тикшергәнче куела торган диагноз. * Кискен бронхит — какырыклы ютәл авыруның беренче көненнән үк бүленеп чыга башлый һәм тын алу авырлашу белән бергә бара. * Урынчыл пневмония — лайлалы эренле какырык чыга, сулыш алганда гыжлау, бик югары булмаган температура күзәтелә, хәлсезлек сизелә. * Туберкулез — хроник рәвештә ютәлләү, тәннең авырлыгы кими, төнлә ; калтырата, бик озак вакыт югары температура саклана.

Кискен ютәл

Йөткерү вакытында авырту белән характерлана — бу ашыгыч ярдәм һәм табиб контроле сорый торган хәл. Гадәттә, бу сулыш юлларында кискен ял­ кынсыну булуы турында сөйли. Бактерияләргә каршы дәвалау алып барыла.

Тикшергәнче куела торган диагноз. * Трахеит — ютәл вакытында яңгыравыклы тавыш чыга, коры, буылып ютәлләү күзәтелә, күп вакытта авыруга һава җитмәгән кебек була. Мондый халәт кайчак салкын һава сулаганда барлыкка килә. Йөткергәндә, авырту күкрәк сөяге артында сизелә. * Үпкә ялкынсынуы (пневмония). Күкрәк читлегендә ялкынсыну булган якта яки ике якта да көчле авырту сизелә. * Плеврит (үпкә пәрдәсе ялкынсынуы). Үпкә куышлыгында һәм ян-якта сулыш алганда шактый көчле авырта.

Йончыткыч ютәл

Бик еш, туктамас йөткерү, ул күкрәк куышлыгындагы басымны күтәрә һәм бронх веналарына тәэсир итәргә мөмкин. Көчле ютәл өянәге аң югалту, йөрәк ритмы бозылуы, косу белән озатылырга мөмкин. Мондый ютәл сулыш юлларының, плевраның рецепторлары яки үзәк нерв системасының ярсуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу очракта дәва табиб тарафыннан һәр авыруга төрле үзенчәлекләрне исәпкә алып аерым билгеләнә.

Карлыккан ютәл

Югары сулыш юллары, бугаз яки трахея ялкынсынганда була. Еш кына балалар ОРВИ белән авырганда күзәтелә. Кайвакыт мондый йөткерү аллергик реакция нәтиҗәсендә яки дарулар кабул иткәндә, ингаляция вакытында булырга мөмкин.

Өянәк кебек ютәл

Интектергеч, сулаганда яңгыравыклы-сызгырулы тавыш чыгарып, еш кына косу белән тәмамлана торган ютәл. Бу ютәл коклюш авыруы вакытында балаларда күзәтелә.

Сызгыручан ютәл

Бу ютәл бронхиаль астма белән интегүчеләрдә очрый, кайвакыт сулыш юлына чит җисем эләккәндә күзәтелә.

Иң элек сүзне шуннан башлыйк — кеше ник йөткерә? Җавап бик гади: тын юлларын лайладан чистарту өчен. Лайла бронхларда һәрвакыт ясалып тора. Тик салкын тигән вакытта, аның күләме һәм ябышучанлыгы, бик күпкә артып, сулыш алуны авырайта башлый, үпкәләр эшчәнлеге бозыла.

Авырган чорда, лайлалы матдә, төрле микроорганизмнар үрчер өчен уңайлы шартлар тудыра.

Коры (нәтиҗәсез) ютәл теңкәгә тиючән, газаплый торган характерда була, төннәрен йокларга ирек бирми. Какырык бик аз күләмдә ясала.

Дымлы (нәтиҗәле) йөткерү, бу какырык барлыкка килүен күрсәтә. Йөт­ кергәндә, аның белән авыру тудыра торган бактерияләр һәм вируслар да чыга. ОРВИ һәм бронхит белән авырганда, беренче 2-3 көн барышында коры йөткерү була. Аннан соң ул дымлыга әйләнә, йөткергәндә, какырык бүленеп чыга, кеше терелә башлый. Шуңа күрә, салкын тигәндә, йөткерүне тукта- ? тырга тырышмыйча, коры ютәлне дымлыга әйләндерергә омтылырга кирәк.

Коры йөткерү булганда, йөткерүгә каршы, дарулар кулланалар. Бу дарулар ютәлне баса, йөткерү үзәгенең ярсучанлыгын киметә. Бу төргә ; кодеин, атуссин, колдрекс-найт, туссин-плюс, глаувент, бронхолитин, 8 тусупрекс, стоптуссин кебек дарулар керә. Бу даруларны табиблар билгеләмичә, үзбелдеклек белән эчәргә ярамый. Ник дигәндә, алар какырыкның күп җыелуына һәм үпкә ялкынсынуына китерергә мөмкиннәр. | Атап киткән даруларны коклюш, озакка сузылган бронхит, «тәмәке тартучы йөткерүе» булганда гына билгеләргә ярый. Мондый даруларны дымлы йөткерү барлыкка килгәч һәм какырыкны дымландыра торган препаратлар белән бергә кабул итәргә ярамый.

Лайла ясарга булышучылар. Алар какырыкны йомшарталар, шул ук вакытта кайберләренең ялкынсынуга каршы көрәш эффекты да бар.

Бромгексин, бронхосан, амбробене, амброгексал, амброксол, лазолван, муколван, АЦЦ, флуимуцил дигән дарулар шундыйлар рәтенә керәләр. < Бромгексин һәм амброксолны селтеле эремәләр, составларында кодеин булган дарулар, бронхиаль астма авыруларын дәвалаганда кулланыла ; торган холинолитиклар белән кабул итәргә ярамый.

Какырык чыгаруга булышучылар. Алар какырыкның үзлелеген киметә­ ләр һәм йөткереп чыгарылуын җиңеләйтәләр. Бу төр дарулар: мукалтин, ■ пектусин, эваменол, бронхикум, колдрекс-бронхо, ледин, пектосол, термо- псис үләне, махсус үләннәр җыелмасы (грудной сбор). Әлеге препаратларны йөткерүне туктата торган (кодеин, тусупрекс кебек) һәм организмны з сусызландыра торган (сидек куучы, эч йомшарткыч) дарулар белән бергә кулланырга ярамый.

Какырык чыгаруны арттыру өчен җылы, селтеле эчемлек белән (газы булмаган минераль су, минераль суга сөт салып, яисә бер стакан суга 1/3 бал кашыгы белән аш содасы салып) кабул итәргә тәкъдим ителә.

Какырык ясаучы даруларны ятып дәваланучы авыруларга, үзләре генә озакка калганда бирергә ярамый. Беренче 2-3 көндә какырык килүе көчәергә мөмкин, бу дәвалануның уңышлы баруын күрсәтә. Дару үсемлекләреннән (песи борчагы, татлы тамыр, үги ана яфрагы, әнис, фенхель, чабыр үләне) ясалган төнәтмәләр бронхларның җәрәхәтләнгән , лайлалы тышчаларындагы яраларның төзәлүенә дә ярдәм итәләр.

Йөткерү ничек барлыкка килә? 1. Инфекция сулыш юлларына борын һәм авыз аша керә. 2. Аларны каплап торучы лайлалы тышча ялкынсына. Моңа түбәнәйгән «иммунитет, организмның үтә нык суынуы, сулыш юлларының хроник авырулары сәбәп була. 3. Сыеклык ясалуы бик нык көчәя. Нормада алар бронхларда көненә 100 мл тирәсе ясала һәм чистартылып йотыла. 4. Сулыш юллары өстендәге үзенә бертөрле «керфекчел күзәнәкләр» ялкынсыну вакытында үзләренең активлыкларын югалта, сыеклыкны бронхлардан үңәчкә таба тиешле тизлектә озата алмыйлар. 5. Какырыкның кирәгеннән артыгы бронхларны «томалап куйгандай» итә һәм микроблар үрчү өчен шартлар тудыра. Бронхлар үзләре чистара алмыйлар һәм «безне ярдәмгә чакыралар». 6. Кеше тирән сулыш алганда, тавыш ярыгы ябыла, бу вакытта сулыш мускуллары, диафрагма, корсак прессы киерелә, һәм үпкәдә һава басымы артып китә. Тавыш ярыгы көтмәгәндә ачылып киткәч, сулыш юлларындагы җылынган һава, какырык һәм бүтән чит җисемнәр белән авыздан тышка ыргытыла.

Британия тикшерүчеләре күптән түгел, шоколад йөткерүдән дәвалый, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Дөресрәге, шоколад составында булган теобромин матдәсе. Ул какао җимешләре составында була һәм шоколадны ясаганда үзеннән-үзе кулланыла.

Тикшеренү өчен үзләре теләп риза булган кешеләр сайлап алынган.

Анализлар шуны күрсәткәннәр: теобромин баш миендәге йөткерү үзәгенә тәэсир итеп, йөткерүне кодеин кебек баса икән һәм бер үк вакытта кирәкмәгән эффектларын күрсәтми.

Ләкин галимнәр, дарулардан шоколадка күчкәнче, табиблар белән киңәшергә кирәклеген искәртә.

Халык медицинасы йөткерүдән түбәндәге чараларны тәкъдим итә. 2 өлеш төче тамыр (корень солодки голой), 2 өлеш песи борчагы тамыры (алтей лекарственный); 1 өлеш гади әнис орлыклары алына. 1 аш кашыгы коры катнашмага кайнап торган 1 стакан су салырга һәм 2 сәгать төнәтергә.

Сөзеп, 3 сәгать саен 1/3 стакан күләмендә эчәргә.

Кара торма һәм балдан гыйбарәт традицион ысулны да кулланырга була.

Торманы яхшылап юып, пәке белән чокыр ясыйлар һәм шул чокырга бал салалар. Бераздан анда сок ясала. Аны аш кашыгы белән көненә 4 тапкыр эчәргә.

Искәрмәләр

Tags:

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Торнаяз (Биектау районы)Чыңгыз МусинПизьёЖлнеЯгъсуф ШәфыйковПантера (танк)Левент (Бешикташ )Таһир ЯкуповВикимедиа ФондыТатар милли киемнәреIC 2060Монтеманьо-МонферратоМамай1998 елАмстердамКазан-Бөгелмә тимер юлыПрадалунга1978 елның 31 августы вакыйгасыАныклагычИске Шаһ25 мартМәчелеләрШтеммен (Ротенбург)Гыйбадәт (Ислам)ФигыльАй-Еккан-ЕганЧишмә (Актаныш районы)ЧересТауцНьюбург (шәһәр, Нью-Йорк)Россия ФедерациясеMacOSПорнографияКрасный Крым (крейсер)Салих СәйдәшевБөтендөнья пәрәвезеМирсәет СөнгатуллинСәидә АрифоваЦуфалеуТюпиньиСент-Лоуренс (округ, Нью-Йорк)Айдар ӘхмәтовФәйзулла ТуишевПонт-а-ВанденШаландреКамил ДәүләтшинЛонаконинг (Мэриленд)Шильниковы817 ел«Чаян» журналы30 августАльмагроАчкыч (музыка)Мөхәммәт пәйгамбәрСен-Жерме-де-ФлиХәтер көнеРавил ТумашевМагелаңКуни🡆 More