Элинор Остром (тумыштан Аван, ингл. Elinor Ostrom; 7 август 1933 ел, Лос-Анджелес — 12 июнь 2012 ел, Блумингтон) — Америка политологы һәм икътисадчысы, 2009 елгы икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты, Блумингтон мәктәбен нигезләүче.
ингл. Elinor Ostrom | |
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | Америка Кушма Штатлары |
Тугандагы исем | ингл. Elinor Claire Awan |
Туу датасы | 7 август 1933[…] |
Туу урыны | Лос-Анджелес, Калифорния, Америка Кушма Штатлары |
Үлем датасы | 12 июнь 2012[…] (78 яшь) |
Үлем урыны | Блумингтон (Индиана), Индиана, Америка Кушма Штатлары |
Үлем төре | табигый үлем[d] |
Үлем сәбәбе | ашказаны асты бизе яман шеше[d] |
Ире яки хатыны | Винсент Остром[d] |
Һөнәр төре | икътисадчы, сәясәт белгече, университет профессоры |
Эшчәнлек өлкәсе | икътисад |
Эш урыны | Индианский университет[d], Аризона штаты университеты[d], Cabot Corporation[d] һәм Лос-Әнҗелестәге Калифорния университеты[d] |
Башкарган вазыйфа | ширкәт президенты[d] |
Әлма-матер | Лос-Әнҗелестәге Калифорния университеты[d] һәм Беверли-Һиллз мәктәбе[d] |
Академик дәрәҗә | фәлсәфә фәннәре докторы[d] |
Фәнни җитәкче | Dwaine Marvick[d] |
Аспирант яки докторантлары | John Paul McIver[d] |
Укытучылары | Джек Хиршлейфер[d] һәм Армен Альберт Алчиан[d] |
Сәнгать юнәлеше | common goods movement[d] һәм энвайронментализм[d] |
Әгъзалык | АКШ милли фәннәр академиясе[d], Америка сынлы сәнгать һәм фәннәр академиясе[d], Америка фәлсәфә җәмгыяте[d] һәм Америка фән үсешенә ярдәм күрсәтү бергәлеге[d] |
Бүләкләр | |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Математика[d] |
Элинор Остром Викиҗыентыкта |
Элинор Остром 1933 елның 7 августында Лос-Анджелеста яһүд һәм протестант гаиләсендә туа. Атасы Эдриан Аван (ингл. Adrian Awan, 1903-1968) — Hollywood Bowl and Civic Light Opera'да сәхнәләштерүче рәссам һәм сценограф; әнисе, Көньяк Дакотадан музыкант Лия Клэр Аван (тумышта Хопкинс, ингл. Leah Claire HopkinsLeah Claire Hopkins, 1895-1985) Сан-Франциско симфоник оркестрының менеджеры була. Элинор Остромның ире — политолог Винсент Остром (ингл. en:Vincent Ostrom, 25 сентябрь 1919 — 29 июнь 2012).
1954 елда — сәнгать бакалавры, 1962 елда — сәнгать магистры, 1965 елда Лос-Анджелеста Калифорния университетының фәлсәфә докторы дәрәҗәсен ала. 1974-2012 елларда — Блумингтон Индиана университеты профессоры.
Академик эштән тыш, Остром АКШ милли кала сәясәте комитетында эшли, Уртак сайлау җәмгыятенең һәм Америка сәяси фәннәр ассоциациясенең җитәкчесе була.
АКШ халыкара үсеш агентлыгы, Федераль юстиция департаменты, Форд фонды, Швеция халыкара кооперацияне үстерү агентлыгы проектларында катнаша. XX гасырның соңгы дистә еллыгында Берләшкән Милләтләр Оешмасы заказы буенча Җирнең урман ресурсларын файдалану өстеннән күзәтүнең инновацион системасын эшли.
«Икътисади оештыру өлкәсендәге тикшеренүләре өчен» 2009 елда икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты була, бу номинациядә премияне алган беренче хатын-кыз. 1982—1984 елларда Җәмәгать сайлавы җәмгыяте президенты, 1996-1997 елларда Америка сәяси фәннәр ассоциациясе президенты була. 2001—2012 елларда — АКШ Милли фәннәр академиясе әгъзасы.
Яшерәк чагындагы хезмәтләрендә җәмәгать уңайлыкларын һәм хезмәтләрен җитештерүгә йогынты ясаучы карарларны иҗтимагый сайлауга зур әһәмият бирелә. Соңгарак чор хезмәтләре кешеләрнең дәвамлы һәм тотрыклы уңыш тапшыручы ресурсларга ия булу өчен экосистемаларга мөнәсәбәтенә юнәлә. Ресурсларның гомуми тупланмасына урманнар, балык запаслары, карамай яткылыклары, көтүлекләр һәм сугару челтәрләре керә. Африкада җирле халыкның — көтүлекләргә, Көнбатыш Непал авылларында сугару челтәрләренә идарә итүе буенча эзләнү үткәреп, ул җәмгыятьнең табигать ресурсларына идарә итүнең институциональ механизмнар эшләвен һәм ресурслар бетеп барганда да ничек итеп экосистемаларның үзгәрүенә юл куймавын өйрәнә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Элинор Остром, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.