Википедиядә Фәткуллин фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Россия |
Туу датасы | 2 ноябрь 1979 (44 яшь) |
Туу урыны | Казан, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | тәрҗемәче, викимедиачы, википедияче |
Әлма-матер | Казан дәүләт финанс һәм икътисад институты |
Катнашучы | Вики-конференция 2020[d], Вики-конференция 2019[d], Вики-конференция 2017[d], Вики-конференция 2014[d], Санкт-Петербург татар медиафорумы, Викимания-2019[d] һәм Wiki CEE Meeting 2018[d] |
Әгъзалык | Викимедиа РУ[d], Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме, Дөнья илләренең төбәк әһәмиятендәге һәм асаба халыклары телләрендә Википедия бүлекләре[d], Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Төрки телле викимедиачыларының кулланучылар төркеме[d] һәм Россия телләрендәге Викимедиа проектлары бүлекләре[d] |
Бүләкләр | |
Рәсми веб-сайт | frhd.narod.ru һәм sikzn.narod.ru/index/0-4 |
Фәрһад Фәткуллин Викиҗыентыкта |
Фәрһад Фәткуллин, Фәрһад Наил улы Фәткуллин (1979 елның 2 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — синхрон тәрҗемәче, фрилансер, «Ел викимедиачысы — 2018» (ингл.), Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең иҗтимагый әгъзасы.
Фәрһад Наил улы Фәткуллин 1979 елның 2 ноябрендә ТАССРның башкаласы Казанда туган.
1986 елда Казан шәһәренең француз телен тирәнтен өһрәнүче 123-нче урта мәктәпкә укырга бара. 1993 елдан Эртугрул Гази исемендәге татар-төрек лицеенда белем ала. 1995-1997 елларда АКШның Миссури штатының Клейтон шәһәре урта мәктәбендә (ингл.) укый. Татар, рус, француз, төрек, инглиз һәм итальян телләрен белә
2002 елда Казан федераль университетының Икътисад һәм финанс институты бакалавриатын «Предприятие белән идарә итү» (финанс менеджменты) һөнәре буенча белем ала. 2008 елда Казанның Социаль һәм гуманитар белем институты специалитет мәдәниятара коммуникациясе буенча белем ала. 2008 елда биш ай дәвамында АКШның Теннесси штаты Генераль ассамблеясының (ингл.) финанс контроле һәм бюджет анализы комитетларында стажировка үтә
2006-2013 елларда Татарстан Президенты тәрҗемәчесе булып эшли.
2009 елдан — Бөтендөнья банкының штаттан тыш тәрҗемәчесе.
2010-2012 елларда Казан федераль университетының Икътисад һәм финанс институты һәм АКШ-ның Нью-Йорк дәүләт университеты икеле диплом программасы укытучысы булып эшли.
2012 елда Сингапурның Lee Qwan Yew Institute of Public Policy & Civil Service College (ингл.), ә 2015 елда — INSEAD Executive MBA (рус.) (Фонтенбло, Әбу-Даби, Вена) белем бирү программаларын уза.
2020 елдан бирле Тат.Комиссия чикләрендә Татарча Вики-хезмәттәшлек проектлары (рус.) вәкиле булып тора. Икенче утырышында әгъзаларны бу юнәлеш белән таныштырды. Татарча Википедиядә төрле бәйге һәм марафоннарны оештыру һәм үткәрүдә катнаша.
2021 елда Piter.tatar сайты редакциясе татарча белмәгән татарларны таныштыру өчен оештырган лекцияне тәкъдим итте, соңрак Санкт-Петербург татар медиафорумында һәм нәтиҗәдә туган «Татар порталлары союзы» хезмәттәшлеге чикләрендә Вики буенча материалларны әзерләде.
2022 елда Татнетны үстерү фондының Попечительләр советына кабул ителде.
Фәрһад Фәткуллин өйләнгән, кызы һәм улы бар..
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фәрһад Фәткуллин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.