Татар Википедиясе: Википедиянең татар телендәге бүлеге

Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге.

Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла. Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse
Татар Википедиясе: Статус, Бүләкләр, Статистика
URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Татар Википедиясе: Статус, Бүләкләр, Статистика Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 501 194
Битләр саны 787 021
Үзгәртүләр саны 4 140 521
Теркәлгән кулланучылар 51 264
Актив кулланучылар 75
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 1.7
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit

Статус

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

TATLAT

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

Бүләкләр

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә.
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында.

Статистика

Татар Википедиясе: Статус, Бүләкләр, Статистика 
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 501 194 мәкалә бар, 6663 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 606 501 2 964 486 40 467 32 567 821 1 582 013 3175 20 166.1
2 tt Татар 2003 501 194 787 021 6663 4 140 521 51 264 75 6 1.7
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 501 577 365 337 1 558 887 49 586 102 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 259 710 986 862 3304 4 283 928 131 157 749 17 34
5 kk Казакъ 2002 236 639 633 451 11 104 3 317 767 156 250 468 16 14.7
6 az Азәрбайҗан 2004 199 648 564 350 17 050 7 584 396 290 207 647 14 44.8
7 ky Кыргыз 2002 79 207 110 238 2681 473 093 40 193 91 2 0.7
8 ba Башкорт 2005 63 594 182 484 1505 1 271 402 41 244 73 5 24.4
9 cv Чуваш 2004 52 810 110 899 537 820 820 35 219 40 2 9
10 crh Кырым-татар 2008 28 029 51 606 0 217 349 26 893 41 2 3
11 sah Саха 2008 17 445 51 964 1765 405 923 25 410 30 3 30.6
12 tk Төрекмән 2004 6849 16 652 340 252 039 28 909 32 3 31
13 ug Уйгур 2012 5991 15 636 0 158 895 22 439 30 1 26.3
14 gag Гагауз 2010 2803 6648 0 69 374 14 596 18 1 19.6
15 krc Карачай-балкар 2010 2091 14 432 0 109 209 10 691 13 1 263.6
16 kaa Каракалпак 2006 5023 14 584 23 78 468 12 435 63 5 19.5
17 tyv Тыва 2013 3520 12 717 0 47 500 9447 19 1 25.5
18 alt Алтай 2021 1095 6177 0 46 408 2995 14 4 161.8


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820

Кызыклы фактлар

Татар Википедиясе: Статус, Бүләкләр, Статистика 
Tatar.info проектының эмблемасы
  • Татар Википедиясе исемен башка проект та йөрткән. 2008 елда ачылган Tatar.info —«Татар тормышының көзгесе» (рус. Tatar.info —«Зеркало татарской жизни») проекты шулай ук wiki технологиясе буенча эшләгән һәм массакүләм мәгълүмат чараларында «Татар Википедиясе» (рус. Татарская Википедия) дип йөртелгән. Ул энциклопедиядәге мәкаләләр татар халкына бәйле темаларга гына язылган. Теркәлгән һәркем мәкаләләрне үзгәртә алган. Хәзерге вакытта проект эшләми.
  • Татар Википедиясенә керүче халыкның (август 2016) 34.3% АКШтан, 22.2% Франциядән, 18.0% гына Россиядән, 11.6% Алманиядән, 10.5% Канададан, калган 3.4 % башка илләрдән , үзгәртүләр кертүгә килгәндә — 86.3% Россия, 4.0% Украинадан ясала.
  • Татар Википедиясенең беренче идарәчесе (User:Untifler) шулай ук Чуаш һәм Башкорт Википедияләре ачуында да актив катнаша һәм аларда да беренче идарәче була.

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз


Тышкы сылтамалар

Tags:

Татар Википедиясе СтатусТатар Википедиясе БүләкләрТатар Википедиясе СтатистикаТатар Википедиясе Кызыклы фактларТатар Википедиясе ИскәрмәләрТатар Википедиясе Шулай ук карагызТатар Википедиясе Тышкы сылтамаларТатар Википедиясе15 сентябрь2003 елBaş bitВикипедияДәүләтТатар телеТатар теленең латин әлифбасыТатар әлифбасыТатарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану кануныТелТөрек ВикипедиясеТөрки телләрЭтнос

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Аламеда-де-ла-СаграЛилльГалактиканың сакчылары (фильм)Вашингтон (башкала)АКШВиллафранка-ин-ЛуниджанаDevon LarrattXXVII гасыр (б. э. к.)M8L8THТиволиВикикитапУсти-над-ЛабемБулат Мусин (1994)Andrey HilaletdinovBoris ConsonДезоксирибонуклеин кислотасыАйдар ФәйзрахмановОльга КашевароваCNN3Ләис ЗөлкарнәевГернсиИван ЗолоХәй Вахит2 декабрьБеларусияМарс (планета)МонакоНефтьМальтаМузыкаАвстрияКамил ЗыятдиновРавил ФәйзуллинВалаам инвалидлар йортыИкенче бөтендөнья сугышыЛуко-дей-МарсиЛайош КошутЙолдыз сугышларыБрайль шрифтыМетаболизм1577 елИсем (сүз төркеме).aiБеренче бөтендөнья сугышыФорт-Ли (Нью-Джерси)Өчпочмак (ризык)ТимерБелизда исламРәмзилә ХисаметдиноваТаһир ШәмсуаровБавария1528 елАйгөл МиңнуллинаБалтимор (Мериленд)Дмитрий Цветков (1890)Вадим Захаров (1986)Лейкгерст (Нью-Джерси)Чехия һимныPink FloydРоссиянең Украинага бәреп керүе (2022)ПротестантларУаньи-ан-ВалуаӨйФилүс КаһировҖенси якынлыкШәүкәт БиктимеровАвыл хуҗалыгыВаршава килешүе1771 елАнна Дыбо🡆 More