Махсус татар телле Викимедиа кулланучылар төркемен булдыру төшенчәсе Сәләт викимәктәбе проекты чикләрендә туды.
|
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Бу вики-мәгърифәтчелек проекты аерым википедиячеләренең белемнәрен һәм гомумән Википедиянең татартелле җәмгыятен үстерүгә багышлана. |
Бәйле сорау-тәкъдимнәрне зинһар аның аралашу битендә калдырыгыз. |
“ | Күз алдыгызга һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны китерегез. Гамәлләребез нәкъ шуңа юнәлгән. | ” |
“ | Белем икътисады чорында яшәүче глобаль авылдашларыбызга гыйлем дөньясы буенча сәфәргә чыкканда ышанычлы татар телле мәгълүмати компас булдыру. | ” |
Русиядә бу юлга беренче булып башкорт күршеләребез басты, әмма аеруча әһәмиятле үрнәкне эрзя коллегаларыбыз күрсәтте. Төп үрнәкне исә түбәндәгеләрдән алу урынлы:
2030 елга тәэсире Берләшкән Милләтләр Оешмасы дәрәҗәсендә булачагы көтелгән бу халыкара хәрәкәттә татарларның да тавышы яңгырасын!
Викимедиа проектларында төркәлмичә дә катнашу мөмкин булуга карамастан, аерым хисап язмасын төркәү кебек үк, үз проект төркемегезне булдыруның да файдасы бар. Төркәлгән төркемнәр:
Вики-җәмгыять тормышында катнашу өчен физик очрашуларга килү мәҗбүрилеге юк. ТатВики үсешенә кертем ясаган һәркем автоматик рәвештә безнең эш төркеме вәкиле дип санала. Төрле чараларда катнашуга килгәндә исә, җәмгыятебезгә шәхсән таныш булган берәүләрнең вәкил булуларына табигый өстенлек бирелә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Википедия:Татарча язучы викимедистлар төркеме, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.