Мәдәни күптөрлелек һәм аның белән бәйле капиталыбыз үзебез һәм башкалар файдасын тойганда гына саклана ала.
|
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Татарча Википедиянең стратегик миссиясе:
|
“ | "[Мәгърифәтчелек белән бәйле м]әсьәлә телдә генә түгел. Эш халкыбызга алга атлый алу өчен юл ачкан гыйльми нигез һәм халыкның белем дәрәҗәсендәдер." | ” |
—Исмәгыйль Гаспринский |
Тел һәм мәдәният өлкәсендәге парадокс — үзгәрүләре аркылы гына сакланыла алуларында. |
ТатВики җәмәгатьчелеге татар телле универсаль белем тупланмасын булдыру максатына гына түгел, яңа мәгълүмати дөньяда татар теленең үсешенең дәвам ителүе өчен татарлар арасында мәгълүмати волонтерлык һәм уртак электрон хезмәттәшлек идеалларын популярлаштыруга, шул ук арада белем экосистемасы элементларын үстерүгә дә үз көчләрен юнәлтергә тиеш.
“ | "Яңа фикерләр аларны барлыкка китерүчеләр кискен бәхәсләр дәвамында оппонентларның карашларын алмаштыруга күндерә алуы аркасында җиңә дип уйлау урынсыз. Әйберләр яңа буыннар яңа фикерләрне табигый дип кабул итеп үсеп чыгуы, иске фикерләрне йөртүчеләр исә үлеп китүе нәтиҗәсендә генә үзгәрә". | ” |
—Макс Планк |
Иреклеләр кертеменә нигезләнгән Википедиянең үсеше аның туктамаган яңарыш атмосферасының тартым көченә бәйле.
Яңадан-яңа катнашучыларны җәлеп итә алмаган Вики-проектының үсеше турында хыяллану ахмаклык.
Язучылар укучы өчен яза, укучы булмаганда язу — вакытны һәм көчне файдасыз эшкә әрәм итү. Татар Википедиясенең киләчәге аның татарча укый-яза белүчеләргә шәхси, һөнәри һәм иҗтимагый тормышта уңышларга ирешүләренә ярдәм итә алуыннан тора.
Укыр өчен үзләрен кызыктыручы мәгълүматны монда таба алмаган сайт кунаклары сайлый алган альтернатив мохитләр бихисап:
Мәгълүмәти чорында да татар теле үзенә лаеклы урын таба алуы өчен, акыл хезмәте ияләре өчен файдалы мәгълүматларны ташырга һәм аларның һөнәри мәсьәләләре турындагы аралашуларына хезмәт күрсәтә алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш.
Википедия үзендәге мәгълүматларның дөреслеге турында гарантия бирә алмаса да:
Бусы булганда гына, милләтебезнең үзенчәлекләре сакланылуы өчен кирәкләренә һәм башкаларга үрнәк күрсәтеп, дөньядагы мәдәни күптөрлелекнең чәчәк атуына үз өлешебезне кертә алабыз.
Википедиянең татар телле бүлеген һәр татар баласы горурланган һәм үз иткән ресурска әйләндерергә кирәк. Фәкать үзебездән тора! |
Акыл хезмәте ияләре буларак уңышлы көн күрә алулары өчен татарларның халыкара җәмгыятендә бара торган бар процесслардан хәбәрдәр булу (en • ru), аларда актив катнаша алулары зарур булуыннан, балачакларыннан башлап ук үз телләрен камил белүдән тыш шулай ук тел ягыннан инглизләшүләре генә түгел, яшәгән илләрдәге башка халык вәкилләре белән уртак тел табулары өчен глокальләшүләре (en • ru): руслашу, элекке ССРБ илләрендә яшәүчеләренә — казах/үзбәк/.../украинлашу, ераграк илләрдәгеләргә — төрекләшү, финлашу, поляклашу, алманлашу, французлашу һ.б.) нәтиҗәсендә чын мәгънәдә космополит глобаль ватандашларына (en) әйләнүләренә ярдәм итүебез зарур.
Элекке буыннар барлыкка китергән һәм әби-бабайларыбыз аркылы безгә тапшырылган уникаль милли-мәдәни кемлекләребез булган татарлыкны фәкать акылы ярдәмендә тормыш шартларының үзгәрешләрне яхшы аңлаган, гыйлемле, бай, аякларда нык тора алырлык оныклары гына яшәтә ала. |
“ | Тикшеренүләребез үз телләрен булдыра алган бар кешеләр, әлегә исеме бирелмәгән утрауларында яшәүче аборигеннар хәтта, дөньядагы бар әйберләр, аларның структурасы, элементларының бер-берсе белән мөнәсәбәтләре, һәм дә физика, математика һәм башка өлкәләрендә таң калдыручы феноменнарның эчтәлеген төшенгәннәре турында белдерү ясарга ышанычлы нигез бирә. ... Телләрен булдыра алулары белән үз бөеклеген мәңгегә раслаганнар ... Туктамый узгәреп торган дөнья турында бар мәгълүматны үз эченә алган берәр кеше теленә караганда, безнең очкычлар, атом бомбалар, санакларыбыз кебек ирешүләребезнең кыйммәте юк дәрәҗәсендә. | ” |
—Гайнулла Ф. Шәйхиев |
Татар телендә бар укый-яза алучыларның белгәннәрен (яшәгән урын, чор яки шәхси ышанычларына карамастан) уртак белем базасына җыеп, аны һәрбер татар баласына көндәлек тормышында хезмәт иттерү китерәчәк нәтиҗәләр:
Үз дәүләте булмаган милләтләрнең (en) телләрендә һәм аларның элекке буыннары тырышлыгы белән үстерелгән мәдәни үзенчәлекләрендә тасвирланган белемнең юкка чыкмауның бердән-бер мөмкинлек — аерым кешеләрнең бу телләрне көндәлек тормышларында кулланып яшәтүдә һәм үз көчләре белән аның кулланылыш даирәсен үстерүдә генә. Татар теле һәм татарлар туплаган мәдәни белемнәре нәкъ бу категориягә керүләре сәбәпле (татар теле бердәнбер эш теле булган суверен дәүләт бүгенге көндә юк һәм икътисади глобальләшү аркасында, аеруча белем икътисады өлкәсендә, киләчәктә дә барлыкка килә алу ихтималы юк дәрәҗәсендә) татар телле бүлегенең миссиясе бәлкем түбәндәге җөмлә белән яхшырак тасвирлана ала:
Татар Википедиясенең миссиясе — белем икътисады чорындагы яшәүче глобаль авылдашларыбызга гыйлем дөньясы буенча сәфәргә чыкканда ышанычлы татар телле мәгълүмати компас булу. |
Тел һәм аңа бәйле мәдәни гыйлем/тәҗрибә мәдәни мирас өлкәсенә керүләре аркасында, эшчәнлегебез шулай ук мәдәни күптөрлелекне саклау, үстерү һәм башкаларга танытуга да өлеш кертә дип әйтеп була. Кертелгән бар мәгълүматны мәңгелек итеп саклау Викимедиа фонды үзенә алды, катнашучыларыбызның кертемнәре исә бу мәгълүматларны үстерү, яңарту һәм башкаларның җиңелрәк табу/аңлауларына юнәлгән. Бишектән кабергә кадәр туктамыйча белем алу һәм башкалар белән ирекле уртаклашу мөмкинлеген бирүче ысул булу, һәрбер кешегә Җир йөзендә Ходай Тәгәләнең урынбасары буларак яши алуы өчен кирәкле мәгълүмати мохит булдыру исә катнашучылар җәмгыятеннән тора.
Проектның максаты – кешеләр цивилизациясе туплаган гыйлемнең бар юнәлеш-тармакларына караган бөтен энциклопедик мәгълүматны тасвирлаучы татар телле челтәрле ресурсны булдыру. |
.
Көндәлек тормышта практик файдасы булган әйберләр генә кулланылышта кала - бу тел һәм шул телдә язылган энциклопедияләр өчен дә дөрес.
Галактикара космик очыш дәвамында яки берәр ерак планета тирәсендәге орбиталь станциясендә туган баланың үз татар бабаларының мәдәни мирасыннан ятим калмавы өчен, глобальләшкән мәдәни дөньяның иң алдынгы универсаль энциклопедиясенең татарча бүлеге дөньяда татар телендәге иң танылган, иң абруйлы һәм сан-сыйфат буенча иң бай, Татнетның иң кызыклы мәгълүмати ресурс булырга тиеш.
“ | "Бүген кулланылган якынча 7000 телдән ... 5% тан әзрәгендә генә ... челтәрле чорында да яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлекләре саклана бирә әлегә. ... Тикшеренүебезнең төп нәтиҗәсен алдан кыскача шулай белдерергә була: Үз Википедиясе булмаган телнең шанслары юк." | ” |
—Андрас Корнай |
Википедия һәм башка Викимедиа проектлары - челтәрле чорда сөйләшүдә һәм язуда кулланганнары саны ягыннан зәгыйфьрәк (аеруча берәр суверен дәүләттә бердән-бер эш теле булмаган) тел җәмгыятьләренә туган телләрен яшәтү, аякка бастыру һәм үстерү өчен үтә әһәмиятле инфраструктура булып тора.
Викимедиа фонды карамагында бар проектлар өчен иң югары идеал:
"һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны булдыру"
.
“ | "Берәр проблеманы аның барлыкка килгән дәрәҗәсендә чишү мөмкин түгел. Югарырак биеклеккә менеп, бу проблема өстенә чыгырга кирәк". "Берәр проблеманы тудырганнары кебек уй йөрткәндә, аны беркайчан да чишеп булмас". | ” |
—Альберт Эйнштейн |
Үз суверен дәүләте булмаган милләтләр (en) телләренең саклануның бердән-бер мөмкинлек — аерым суверен шәхесләрне кызыктырган уртак проект буларак үстерелүләрендә. Төп мәсьәлә иске текстларны саклау һәм яңаларны булдыруда да түгел — аларны үз иткән, бу телләрдә укый һәм яза алырлык кешеләрнең саннарын саклау һәм үстерүдә.
Берәр телнең челтәрле дөньяда эш теле дәрәҗәсендә актив кулланыла алуы өчен, аның киң-күләмле сыйфатлы онлайн-энциклопедиясе һәм аның актив җәмгыяте булырга тиеш. Чордаш эш дөньясы функцияләренә хезмәт күрсәтергә әзер дәрәҗәсендә инфраструктурасы булган тел белән кызыксынучылар табылыр.
Бу категорияга бездән дә башка керүчеләр бихисап - 7000 якын телгә дөньяда 200 якын суверен дәүләт туры килә. БМО'га керүче дәүләтләрдә илкүләм дәрәҗәсендә 210, региональ дәрәҗәдә - тагын 200 тирәсе телгә рәсми статусы бирелгән.
Өстәвенә, доминант тел булып торган төп халыкара һәм региональ милләтара аралашу телләргә килгәндә, рәсми тел буларак:
Күптеллелекне яклау турында сөйләшкән халыкара оешмалар да, эш буенча аралашуга килгәндә берәр киң таралган телне кулланырга мәҗбүр калалар, күпчелегендә исә чын эш теле дәрәҗәсендә инглиз теле генә йөри.
Бизнес (авыл хуҗалыгы, сәнәгый җитештерү һәм мәгълүмат тармагы үзәкләре, шәхси ширкәтләр), фәнни тикшеренү яки белем бирү оешмаларының (югары уку йортылары, мәктәп) исә үз эш телләре буларак иң киң таралган телләрне сайлаулары табигый.
Инглиз теленнән тыш, бар телләренең кулланылышы азая барган дөньяда һәр илнең үзәк хөкүмәтләре кимендә төп рәсми телләренең кулланылыш даирәсен мөмкин кадәр сакларга торыша.
“ | Кешелекнең глобальләшкән авылда яшәү чорында да берәр телнең чын эш теле дәрәҗәсендә яши алуын телибез икән — аны гаиләдә, дуслар һәм туганнар арасында, мәдәни һәм күңел ачуда куллану түгел, белем икътисады һәм фән-гыйлем өлкәсендәге темалар турында мәгълүмат белән эшләү өчен җайлылыгын саклау һәм үстерү беренче планга чыга. Үз суверен дәүләте булмаган Википедия бүлекләре җәмгыятьләре бу эшне бернинди хөкүмәт тә, халыкара оешма да, бизнес, хәйрия вакфлары яки мәгариф системасы да бу телнең хуҗасы булган халыкның актив катнашуы булмаганда башкара алмаганын истә тотырга тиеш.' | ” |
— Янгантау (март), Петрозаводск (май) һәм Ижау викисеминарлары (сентябрь) 2016. |
Сәяси максатлар аркасында, Татарстан хөкүмәте татар теленә һәм аның кулланылышына әзме-күпме игътибар итәчәк, тик аның республика буйлап бердән-бер яки төп эш теле дәрәҗәсенә чыгу ихтималы юк диярлек түбән:
Русиядә руслардан кала икенче урында, республикалары икътисади үсеше ягыннан илнең иң алдынгылардан булганнарына карамастан, Татарстан тышында яшәүче татарлар (халкыбызның күпчелеге) ана телләрен һәм бәйле мәдәни капиталларын югалтмаулары өчен дәүләт һәм халыкара оешмалардан сизелерлек ярдәм көтү урынсыз. Үз суверен дәүләтләре булмаган башка Русия, төрки һәм сөйләшүчеләр саны түбәнрәк булган башка милләтләренең телләренә килгәндә, хәл тагын да авыррак.
Юлны сайлауга килгәндә, уңышлы килеш тел яңарышын оештырган иврит һәм авыр шартларда телнең кулланылыш даирәсен саклый һәм үстерә алган каталан теле җәмгыятьләреннән үрнәк алу урынлы. Соңгысы каталанлыкны этник милләтнең кемлеге буларак түгел, төрле милли һәм этник төркемнәр вәкилләре үз иткән мәдәни кемлеккә әйләндереп халыкара хөрмәт казана алуы аркасында аеруча игътибарга лаеклы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Википедия:Стратегия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.