Бу Викиочрашу битендә булачак һәм үткән викиочрашулар турында мәгълүмәт туплана. Викиочрашуны һәр бер кеше тәкъдим итә һәм оештыра ала. Викимания кебек конференциялар турында аерым викиконференциялар битен булдырга кирәк. Башка телләр бүлегендәге катнашучыларның викиочрашулары турында мәгълүмәтне "Башка телләрдә" дигән интервики сылтамалар аша карарга була.
Викиочрашуны ничек оештырырга?
Булачак викиочрашулар бүлегендә очрашу турында игълан төзегез: Очрашуга чакыру языгыз. Очрашу урынын һәм вакытын тәкъдим итегез. Очрашуда нинди юнәлештә фикерләшү булачагын тәкъдим итегез (мәҗбүри түгел). Җәмгыять үзәге битендә игълан ясагыз һәм Булачак викиочрашулар бүлегенә сылтама бирегез. Республика, аерым калада яки районда яшәүче катнашучылар теркәлгән категориядагы исемлекне файдаланып, аларга "катнашучыга хат" коралы аша чакыру җибәрегез.
Казан Сәләт викимәктәбе проекты чикләрендә, һәр атна азагында диярлек татар викимедистлары тупланган вики-белем һәм вики-тәҗрибәләре белән уртаклашуга багышланган очрашулар оештырыла. Адрес: Сәләт Йорты, Казан, Островский ур., 23 йорт (гадәттә шимбә, сәгать 14:00-15:00 арасында). Бәхәс битемдә хәбәр калдырып яки шәхси битемнән "Кулланучыга электрон хат язу" (сул панель) ысулы белән катнашырга теләгәнегезне белдерсәгез, вахтёрларга хәбәр итәрмен. Бу проект быелгы сентябрьдән бирле эшли башлады. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс ) 23 окт 2016, 08:23 (UTC) [ җавап бирергә ] «Сәләт ВикиМәктәбе» проекты 2018 ел көзге уку-укыту сессиясенең йомгаклау конференциясе кысаларында Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме өчен беренче очрашу узачак. Чарада шулай ук «Викимедиа РУ» табышсыз партнерлыгының вәкилләре: Владимир Медейко (директор), Станислав Козловский (башкарма директор) һәм Дмитрий Жуков (әгъза) катнашачак. Очрашу 13:00 Сәләт Йортында (Казан ш., Островский ур., 23 й.) башланачак, әмма конференция чараларында катнашырга теләүче викимедиачыларны иртәрәк каршы алырга шат булырбыз. --Тимерхан (бәхәс ) 18 дек 2018, 06:17 (UTC) [ җавап бирергә ]
Үткән викиочрашулар
Казан: 21 декабрь 2018 - Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучыларының өчен беренче викиочрашу узмады. Аның урынына рус телле әнгәмә урын алды. Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучыларыч өчен беренче викиочрашу урынына урын алган рус телле әнгәмә аудиоязмасы, 21.12.2018
Шулай ук карагыз
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Википедия:Викиочрашу , which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0") ; additional terms may apply (view authors ). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses. ®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.