Бу биттә Татарча Википедия һәм татар телле викимедиачылар җәмгыяте өчен әһәмиятле вакыйгалар елъязмасы тупланыла.
|
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Бу бит Википедиянең татарча бүлегендә, аның җәмгыяте вәкилләре катнашында яки икесенә дә берәр ничек бәйле һәм тәэсир итә алучы вакыйгалар төркәлә. Статистик күрсәткечләр өчен монда, ММЧлардагы язмаларга сылтамалар өчен монда кара. |
“ | Күз алдыгызга һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны китерегез. Гамәлләребез нәкъ шуңа юнәлгән. | ” |
“ | "Бүген кулланылган якынча 7000 телдән ... 5% тан әзрәгендә генә ... челтәрле чорында да яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлекләре саклана бирә әлегә. ... Тикшеренүебезнең төп нәтиҗәсен алдан кыскача шулай белдерергә була: Үз Википедиясе булмаган телнең шанслары юк." | ” |
—Андрас Корнай |
Татарча Википедия җәмгыяте игътибарына китерелгән Халыкара Викимедиа волонтёр хәрәкатенә бәйле гомуми тормышы турындагы хәбәрләр агымын ВП:Яңалыклар форумында, техник һәм башка үзгәрешләр турында ВП:Форумның тематик бүлекләрендәге архивларын карагыз. Халыкара дәрәҗәдәге бар бәйле яңалыкларны Мета-Вики порталының тематик битләреннән белеп була.
Бәйгенең быелгы өлешенең нәтиҗәләре билгеләнде. Хәзер җиңүчеләрне татарча укый-яза торган халыкка таныту һәм бүләкләү буенча эшчәнлекне кайгыру вакыты (оештыручыларга ФИОларын тапшыру кирәк булачак).
Урын | Катнашучы | Балл |
---|---|---|
1 нче урын | Әмир | 2252 |
2 нче урын | Guram52 | 1603 |
2 нче урын | Юлдашева Луиза | 1480 |
3 нче урын | Akkashka | 1312.2 |
3 нче урын | A.Khamidullin | 1223 |
--frhdkazan (бәхәс) 19 окт 2020, 17:53 (UTC)
--frhdkazan (бәхәс) 21 ноя 2020, 09:18 (UTC)
Җәмгыятебезнең ризалыгы булса, 1 августтан Баш битебезгә яңа күренешен бирергә телим. Фикерегезне белдерергә чакырам. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 25 июл 2020, 19:12 (UTC)
Быел Лимерик шәһәрендәге Хант музее белән уртак оештырылган «Кельт төене 2020» Викимедиа күптеллелеге конференциясе өчен (9-10.07.2020) башкорт, татар һәм төньяк Кавказ халыклары вәкилләре уртак «Россия халыклары телләрендәге Википедияләр: Киртәләр һәм алгарыш ысуллары» исемле 20 минутлык видео-доклад әзерләде.
Татарча Википедия җәмгыяте тарафыннан идарәче вазыйфаларын башкаруга тәкъдим ителгән нәмзәтләр буенча яңа тавыш бирүләре 8.07.2020 тәмамланды (A.Khamidullin, Әмир, Ilnur efende, Milli, Фәрһад һәм Frhdkazan). Мета-Вики стюартлары, процедура һәм нәтиҗәләрен халыкара тәртипләре күзлегеннән тикшерүгә түбәндәгечә карар кабул иттеләр:
2.06.2020 Викимедиа фонды һәм БМО Кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсе бергәләп YouTube сайтында COVID-19 һәм кеше хокуклары: Фактларны Википедиядә тасвирлыйбыз бер сәгатьлек вебинарны оештырдылар. Синхрон рәвештә ясалган рус телле аудио-тәрҗемәне 3gpp (42 мб) яки ogg (274 мб) форматында тыңлап була.--frhdkazan (бәхәс) 6 июл 2020, 07:26 (UTC)
Сәләт ВикиМәктәбе проектының Бөек Җиңүнең 75 еллыгы марафоны аркасында Татарча Викиюниор барлыкка килде (Викихәбәр) --frhdkazan (бәхәс) 6 июл 2020, 07:24 (UTC)
С 12 июня по 12 июля будет проходить вики-марафон «Вики любит футбол 2020». Именно в эти сроки должны были пройти два крупнейших континентальных футбольных турнира — Евро-2020 и Кубок Америки 2020. Однако из-за коронавируса оба турнира были перенесены на 2021 год. Объявляя этот конкурс, википедисты намерены выразить свою солидарность с футбольным сообществом, а также восполнить пробелы, связанные с футбольной тематикой — особенно в разделах на языках народов России. Марафон организован НП «Викимедиа РУ», Группой «Викимедийцы Башкортостана», Группой участников-википедистов Северного Кавказа, Группой «Викимедийцы, пишущие на эрзянском языке», Группой татароязычных участников сообщества Викимедиа. Мы приглашаем участников Татарской Википедии принять участие в конкурсе. Одни из главных целей конкурса — расширение сотрудничества между разделами Википедии на языках России и обеспечение устойчивого развития проектов Викимедиа на территории Российской Федерации. Добро пожаловать!--Soul Train (бәхәс) 9 июн 2020, 20:27 (UTC)
Хөрмәтле җәмгыять,
1-14 июнь көннәре арасында Татарча Википедия киңлекләрендә мәкаләләр язу бәйгеләрне оештыру һәм уздыру турында кагыйдәне кабул итү буенча тавыш бирү уза. Зинһар, үз фикерләрегезне белдерсәгезче. Алдан ук рәхмәт. --frhdkazan (бәхәс) 6 июн 2020, 08:41 (UTC)
Хөрмәтле җәмәгать,
Июнь ае дәвамында узучы Төрки марафон — 2020 өчен татар телле бүлегендә баннерны кабызасым килә. Фикерләрегезне Метадагы бәйле таләпнең фикерләр белдерү өлешендә хәбәр итсәгезче. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 4 июн 2020, 04:57 (UTC)
Хөрмәтле татар телле бүлеге җәмгыяте,
7 май көнне Мәскәү сәгате белән 20:00'дә YouTube аша ясалачак инглиз телле видео-трансляция дәвамында Фонд һәм хәрәкәть өчен яңа исемен сайлавында кулланылачак принципларын тәкъдим итәчәкләр.
Шул ук вакытта моны рус теленә Фейсбукның хәбәрләшү кушымчасы Facebook Messenger аша тәрҗемә итеп барырмын. Тыңларга теләүчеләр, Фейсбукның Россия халыкларының телләре өчен Викимедиа мөмкинлекләре төркеменә кушылып, бәйле игълан астында хәбәр итегез.
Тәрҗемәмне яздырып торачакмын, соңыннан тыңлау өчен сылтаманы монда уртаклашырмын.
Тарихы: 2018 нче елгы халыкара тикшеренүләр нәтиҗәләре аркасында, дөнья кешеләренең Википедияне таный, ә аны үстерүче хәрәкәть һәм волонтёрларының нәрсә өлешен аңламый дип ачыкланды. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, 2019 нче елда бөтендөнья викимедиачылары катнашында Хәрәкатьнең брендын үзгәртеп кору эшчәнлеге башланган иде. Моны башкару өчен җаваплы Викимедиа Фондының такымы төрле киңәшләшүләр һәм семинарлар үткәрде, тәкъдимнәрне туплады. 7-21 май арасында өстәмә фикерләр монда тупланачак.
Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 3 май 2020, 14:25 (UTC)
Хөрмәтле коллегаларыбыз, Wiki Tatarça / Татарчатөрки теллеләрнең тавыш бирүендә катнашырга һәм фикерлерегезне калдырырга чакырабыз.
Тарихы: Төрки телле викимедиачыларының уртак төркеме әгъзалары март аенда үткәрелгән беренче айлык видео-очрашуы дәвамында төрки вики-берлегебезнең үзенчәлекле символын сайларга булды.
Төп таләпләр:
Телгә алынган вариантлар:
Фикерләр:
Әзер булган ике варианттан берне сайларга яки комментарийларны калдырырга Wiki Tatarça / Татарчачакырабыз. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 20 апр 2020, 07:38 (UTC)
2 апрель көнне «Фәнни фотография бәйгесе 2020» башланды. Быелгы фотомарафон элеккеләре кебек үк «Наука» телеканалы белән хезмәттәшлектә уза, кызык булырга тора. Кулларында фотоаппарат тота алырлык бар фән белән кызыгучыларны катнашырга чакырабыз. Конкурс кагыйдәләре җиңел, призлар әзер! Викимедиачы булмаганнарны да җәлеп итү өчен, бәйгенең баннерын CentralNotice аркылы күрсәтергә тәкъдим иттек. Яклавыгызны сорыйбыз. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 4 апр 2020, 17:42 (UTC)
Былтыргы хаталарга нигезләнеп, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән хезмәттәшлекне "Татар 4.0" бәйгесе кысаларында дәвам итергә булдык. Бәйге битенә күчеп, кагыйдәләре белән һәм тәртибе белән таныша аласыз. Шулай ук бәйге казыйлары мәсьәләсе әлегә ачык булып кала. Теләүчеләр электрон адресыма язсалар иде. Рәхим итегез! --Тимерхан (бәхәс) 2 апр 2020, 10:19 (UTC)
Халыкара Викимедиа стюартлары, Derslek'нең мине нигезсез мәңгелеккә тыю гамәллен кагыйдәләр белән уйнау, Викимедиа нигез һәм Википедия принципларын бозу дип бәяләде. Башта хәлне үзенә төзәтергә тәкъдим ителде. Киреләнеп баш тартуга, тыюны үзләре юкка чыгардылар. Әлегә Derslek әфәндегә кисәтү ясалды - яңадан Викимедиа тәртипләренә каршы кыланулары кабатланса, стюартлар аны идарәче статусыннан үзләре азат итәчәкләр. Википедия:Тавыш бирү:Викимедиа нигез мәсләкләре һәм башка татВики суверенлыгы төшенчәләренең нигезсез булуы ниһаять исбатланды. Хәерле көн вакытлары.--frhdkazan (бәхәс) 29 мар 2020, 10:22 (UTC)
Хәерле көн вакытлары, хөрмәтле җәмгыять!
Татарча Википедиядә эшләү белән мәктәп укучыларын таныштыру буенча Татарстан мәгәриф министрлыгының милли мәгәриф бүлегендә Вики-мәгариф буенча эшлекле төркем булдырылган. Киләчәк атна башында, Президентның Биләрдә оештырылачак Вики-секцияне күрүе алдыннан, Президент аппараты хезмәткәрләре белән бергәләп беренче утырыш уздырылачак. Җәмәгатьчелеккә Акыллы төбәк проекты аркылы таныш булуым аркасында анда катнашырга чакырылдым. Сәләт Викимәктәбе, Татар 4.0, ВП:Белем җәүһәрләре һәм башка инициативаларын башлатуга һәм дәвам итүгә көч керткән бар вики-волонтёрларыбыз һәм партнёрларыбызны истә тотып сөйләргә, нәтиҗәләр турында монда ук хәбәр итәргә исәп. Бәйсез шаһит һәм актив вики-җәмәгатьчелегебезнең вәкиле буларак Татарча Википедиянең үсешенә керткән өлеше өчен күп тапкыр Вики-премия белән билгеләнгән, бүлегебездә идарәче функцияләрен үтәүгә сайланган Marat-avgust әфәнденең кушыла алуына рөхсәт һәм үзенең ризалыгын алдым.--frhdkazan (бәхәс) 13 июл 2019, 20:51 (UTC)
Хөрмәтле җәмәгать,
ВМРУ һәм татар телле Викимедиа катнашучылар төркеме әгъзалары 2016 нче елдан бирле Сәләт хәрәкәте белән бергәләп Сәләт викимәктәбе проектын алып бара. Соңгысының бүгенге координаторы Тимерхан, такымына керүче Хабиль Сәхәбиев һәм Айназ Сулеймановаларның яшьләр белән социаль челтәрләрдә һәм Сәләт чараларында нәтиҗәле эшләве аркасында, Сәләт быел җәйге аланнары һәм форумнары дәвамында мастер-класслар тәртибен (күбесенчә татар телендә, 5 июль үзем шахит булдым), ә 16-21 июль көннәренә туры килүче IT BILER FORUM чарасында хәтта аерым сессияне оештырырга булды. Соңгысында төп спикерлар буларак яшьләр үзләре Россиякүләм һәм чит илләрдә узган вики-конференцияләрдә катнашканда танышканнарны чакырды, әмма киңрәк актив татар телле викимедистларны да катнаштырырга теләкләрен белдерә. Мөмкинлегегез булса, рәхим итегез! Чара Биләр якыннарындагы Изге чишмә комплексы буендагы кырында уза, территориягә керә алу өчен http://biler.selet.biz/guest_request/ адресы буенча теркәлү формасын тутыру (1-Катнашучы, 2-IT BILER FORUM, 10-Сәләт викимәктәбе), килгәндә исә паспортыгызны үзегез белән алу кирәк. Территориядә агач идәнле палаткаларда урнашу каралган, чара дәвамында 12 санлы чатырда 40-50 компьютерлы класс оештырылачак (бер партага 1 санак). Барып җитү һәм кайту, урнашу мәсьәләсе буенча Тимерхан белән аралашу дөрес. Алла бирсә, 17 көнне иртүк балаларым белән бергәләп машинабыз белән Казаннан барырга, 18се кичкә кайтырга тырышырмын (дүрт кешелек турист палаткасы бар), безнең белән кимендә ике урын була. +79274158066 --frhdkazan (бәхәс) 7 июл 2019, 11:13 (UTC)
2019 елның беренче уку-укыту сессиясенә Сәләт ВикиМәктәбе каташнашучылар җыюны башлап җибәрә. Дедлайн: 18 нче апрель. Тулырак мәгълүмат монда. --Тимерхан (бәхәс) 9 апр 2019, 07:18 (UTC)
Коллегалар! Барыгыз да ошбу викисәфәрдә катнашуга чакырыла. --Тимерхан (бәхәс) 24 мар 2019, 15:18 (UTC)
2019 елның 1 февраленнән 15 мартына кадәр Президент грантлары фонды 2019 елда президент грантлары өчен беренче конкурс гаризалар кампаниясен үткәрә. Сәләт ВикиМәктәбен алга таба үстерү ниятеннән, проект командасы ВикиМәктәпне грантка җибәрергә булды. Тулырак мәгълүмат монда. --Тимерхан (бәхәс) 9 мар 2019, 06:38 (UTC)
Викихәбәрләрдәге яңалык: «Акыллы төбәк» вики-инициативасының Татарстандагы пилот проекты РФ вице-премьерына тәкъдим ителде.--frhdkazan (бәхәс) 3 мар 2019, 07:25 (UTC)
Викихәбәрләр яңалыгы: Казандагы вики-мәктәп XXI гасыр татар телле зыялыларын үстерү эшчәнлеге турында хисап тотты. --frhdkazan (бәхәс) 3 мар 2019, 07:23 (UTC)
Хөрмәтле татар телле википедиячеләр! 2019 елның 6 февралендә «Сәләт ВикиМәктәбе» проекты эшчәнлеге кысаларында беренче викисәфәр үткәреләчәк. Чарада катнашу теләген белдерер өчен, шушы биттә имзаны калдырыгыз. --Тимерхан (бәхәс) 29 гый 2019, 19:45 (UTC)
«Сәләт ВикиМәктәбе» проекты 2018 ел көзге уку-укыту сессиясенең йомгаклау конференциясе кысаларында Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме өчен беренче очрашу узачак. Чарада шулай ук «Викимедиа РУ» табышсыз партнерлыгының вәкилләре: Владимир Медейко (директор), Станислав Козловский (башкарма директор) һәм Дмитрий Жуков (әгъза) катнашачак. Очрашу 13:00 Сәләт Йортында (Казан ш., Островский ур., 23 й.) башланачак, әмма конференция чараларында катнашырга теләүче викимедиачыларны иртәрәк каршы алырга шат булырбыз. --Тимерхан (бәхәс) 18 дек 2018, 06:22 (UTC)
23 ноябрь көнне Викимедиа фондының Куштыру комитеты рәсми рәвештә Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркемен таныды. Глобаль дәрәҗәдә татар телле вики-проектлар үсеше өчен бу адым бик мөһим. Безнең командага төркемнең битендә кушылырга мөмкин. Вики-мохиттә татар телен уртак тырышлык белән үстерик! --Тимерхан (бәхәс) 4 дек 2018, 14:56 (UTC)
Иртәгә башлана торган Дөнья белән таныш. Кардәш шәһәрләрдән башла! бәйгесенең шартлары турындагы битенең татарчасын тикшерү һәм, кирәкле булса, төзәтү белән ярдәм итә алучы кирәк. Алдан ук рәхмәт! --frhdkazan (бәхәс) 31 окт 2018, 17:44 (UTC)
Тимерхан әфәнде, 21 октябрьга кадәр Сәләт викимәктәбенең көзге сессиясенә гаризалар кабул ителүе турында МедиаВики:Sitenotice модуленә урнаштырырлык игъланны әзерләү турында уйлау урынлы кебек - "Фәнни фотография бәйгесе 2018" турындагы мәгълүмат урынына. Моның өчен уку-укыту программасы һәм / яки катнашу шартларына багышланган утырту битен Татарча Википедия яки ВМРУ-киңлекләрендә булдыруыгыз зарур. Мин исә аларны русчага һәм инглизчәгә тәрҗемә белән ярдәм итә алырмын кебек. Бит адресы һәм кыскача игълан тексты билгеле булгач, хәбәр итсәгезче. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 10 окт 2018, 14:50 (UTC)
Берничә көн элек Татарча язучы викимедистлар төркемен теркәү эшчәнлеге башланды. Кушылыгыз!--frhdkazan (бәхәс) 22 сен 2018, 10:43 (UTC)
Конференция 2018 елның 22—23 сентябрь (шимбә һәм якшәмбе) көннәре Санкт-Петербург шәһәрендә узачак. Үткәрелү урыны — «Точка кипения» (пр. Медиков, 3), «Петроградская» метро станциясе. Конференциядә катнашу бар теләүчеләргә ачык, теркәлү мәҗбүри. --frhdkazan (бәхәс) 18 сен 2018, 16:41 (UTC)
Хәерле көн вакытлары, туташ-ханым-әфәнделәр!
Кичә, ниһаять, Татарстан мәгариф оешмаларны үз эшчәнлекләрендә Викимедиа проектларны системик рәвештә куллану мөмкинлекләре белән таныштыра башларга җөрьәт иттем.
Рус телле хатымның күчермәсен https://lists.wikimedia.org/pipermail/wikimedia-ru/2018-September/004839.html адресы буенча күрә аласыз.
Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 2 сен 2018, 06:39 (UTC)
Июнь-июльдә үрнәкне http://www.kzn.ru/ күрсәтсә, бүгеннән башлап, http://www.tatarstan.ru/, http://president.tatarstan.ru/, http://prav.tatarstan.ru/ һәм шул ук порталда урнашкан бар министрлыклар, ведомстволар, дәүләт оешмалары, вәкиллекләр һәм муниципалитетлар сайтлары ирекле Creative Commons Attribution (CC-BY) хокуки лицензиясенә күчте. Википедия:Авторлык хокукларын бозуда шикләнелгән мәкаләләр исемлегендәгеләрне күздән үткәрү урынлы кебек. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минтимер Шәймиев сайтлары исә элекке хокуки тәртиптә эшли бирә — http://gossov.tatarstan.ru/site_copy һәм http://shaimiev.tatarstan.ru/copyright.htm . Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 27 авг 2018, 21:09 (UTC)
Җәмәгать, бу мәсьәлә буенча Википедия бәхәсе:Татарча язучы викимедистлар төркеме битенә кереп, соңгы яңалык белән танышыгызчы. Тимерхан (бәхәс) 26 авг 2018, 10:45 (UTC)
Түбәндәге сылтамада Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов башлаткан эшлекле төркеменең беренче җыелышы турындагы хисабымны күрә аласыз. https://lists.wikimedia.org/pipermail/wikimedia-ru/2018-August/004809.html
Алдагы атналарда РТ Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы өчен җаваплы министр Дамир Фәттахов белән дә очрашулар көтелә. Сентябрь аенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында берәр чарага да чакырылачагымны ишеттем. Хәзер Татарстан һәм Викимедиа хәрәкәтен бер-берсе белән таныштыру, һәм тема башламындагы приоритетлар буенча эшлиячәк Викимедиа тематик оешмасын (рус.) булдыру турында уйлашам. Эш һәм гаилә мәсьәләләре белән тыгыз булмаганда, әлбәттә.
Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 7 авг 2018, 16:46 (UTC)
«Татар-информ» Татарча Википедиягә багышланган пресс-конференцияне җыя иртәгә 13:00'тә. Җанлы яки язмада карау өчен https://tatar-inform.tatar/internet-tv/244/ (архив) һәм үзем яздырганым https://www.youtube.com/watch?v=nCXK1zwXrCs --frhdkazan (бәхәс) 30 июл 2018, 19:33 (UTC)
19 мартта урын алачык якындагы ВМРУ җыелышы көн тәртибенә Сәләт ВикиМәктәбе проекты белән партнёрлыкны оештыру тәкъдиме чыгарылган.--frhdkazan (бәхәс) 13 мар 2018, 20:11 (UTC)
Сәләм җәмәгать! Иҗтимагый милек - 2018 бәйгесе бар Россия халыклары телләрендәге Википедияләр өчен ачык, яхшы призлар каралган. Бездән консультант булырга яки катнашырга теләүче юкмы?--frhdkazan (бәхәс) 25 фев 2018, 09:13 (UTC)
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Википедия:Елъязма, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.