Тәрҗемә — бер телдән икенче телгә сүзләр мәгъәнәсен интерпретацияләү эше; бер телдән икенче телгә әйләндерү эше; телдән әйтелгән фикернең яки сүзләр төзмәсенең икенче бер тел ярдәмендә бирелеше; бүтән телләрдә яңа, төп нөсхәгә тигез (эквивалент) сүзләр салу.
Моннан берничә дистә ел элек тәрҗемә бары кеше тарафыннан гына үтәлсә, хәзер автоматлаштырылган (башлыча компьютер аша) тәрҗемә дә бар.
Тәрҗемәнең максаты — төп сүзләр белән тәрҗемә ителгән тексның бер мәгънәдә булуы. Язма һәм телдән тәрҗемә итү арасында аермалыклар бар. Мәсәлән, телдән тәрҗемәне ымнар формасында да әйтү мөмкин.
Тәрҗемә тарихыннан чыгып караганда, телдән тәрҗемәне язма тәрҗемәнең бер төре дип әйтергә була. Шулай да, көндәлек чынбарлык аларның икесенә ике төрле ягъни аерым караш кирәклеген күрсәтә. Тәрҗемә эшчәнлеге төрле телдә сөйләшүчеләрнең аралашу ихтыяҗын канәгатьләндергәнлектән, бу юнәлеш коммерцияләштерелгән: тәрҗемәнең төрле төрләре сәүдәгәрлек максатында файдаланыла. Тәрҗемә белән шөгельләнгән махсус оешмалар бар. Алар аралашу ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү һәм аралашуда булган кыенлыклардан котылу өчен тәрҗемәнең төрле төрен файдалана (язма, телдән, телдән синхрон һ. б.).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Тәрҗемә, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.