|
Фәлистин яки Фәләстыйн (татар китапларында ике язылыш кулланыла) (гар. Ал-Филәстиния) - Газзә Секторы, Исраил, Голан биеклекләре, Иордан елгасының Көнбатыш яры, Үрдүн, Лөбнан өлеше һәм Сүрия өлешендә урнашкан Якын Көнчыгыш тарихи төбәге. Гадәттә Синай ярымутравы аерым географик өлкә булып санала.
Иордан елгасының көнбатыш ярында һәм Газа секторында урнашкан административ оешма.
Фәлистин атамасы фәлистинннәр дигән кабилә исеменнән килеп чыккан. Фәлистиннәр чыгышы турында әлегә дә бәхәсләр баралар.
1177 б.э.к. елда диңгез халыклары пеласглар Ханаан шәһәрләрен - Ашкелон, Ашдот, Гат, Газа - басып алалар һәм җирле халык ханаанейләр белән кушылып фәлистин халкын булдыра.
3 б.э.к. меңьеллыкта Фәлистин - Ханаан җирендә ханааней кабиләләре торганнар.
XIII б.э.к. гасырда диңгез халыклары Ханаан илен басып ала, җирле халыклар белән кушылу нәтиҗәсендә фәлистиннәр килеп чыга.
XI б.э.к. гасырда борынгы яһүди кабиләләр Исраил патшалыгына нигез салалар.
930 б.э.к. елда бердәм Исраил патшалыгы - Исраил патшалыгына (722 б.э.к. елга кадәр) һәм Яһүд патшалыгына (586 б.э.к. елга кадәр) таркала.
Соңрак Фәлистин Ахәмәнид дәүләте тарафыннан басып алына һәм Птолемей, Селевкид эллинистик дәүләтләренә керә (1-2 б.э.к. гасырда).
63 елдан Фәлистин Рим империясе тарафыннан басып алына, империянең Фәлистин виләяте булып тора, Яһүдия, Самария, Галилея, Перея өлкәсенә бүленә.
395 елдан Византиягә керә.
132 елда Бар-Кохба күтәрелешен бастырганнан соң римлылар яһүдләр күпчелеген куалар һәм Яһүдия дигән виләяткә "Сүрия Фәлистин" яңа исемен бирәләр. Яһүдләр Яһүдиядән Галилеягә җибәрелгән булган.
614 елда Фәлистин Фарсы иле тарафыннан басып алына һәм Сасанидлар империясенә керә.
629 елда Византия императоры Ираклий Фарсы илен җиңеп зур тантаналар белән Иерусалим шәһәренә керә.
636 елда гарәпләр Византияне җиңеп Фәлистин җирен басып ала.
Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң Сан-Ремо шәһәрендә узган конференциядә Бөекбритания Фәлистин белән идарә итү мандатын алуны ирешә.
1964 елда Фәлистинне азат итү оешмасы барлыкка килә, ул Исраилгә каршы террористик ысуллар да кулланган.
2012 елда БМО Гомуми Ассамблеядә тавыш бирү нәтиҗәсендә (138 - риза, 9 - каршы, 41 - тавыш бирми калды) Фәлистингә БМОда дәүләт-күзәтүче статусы бирелә.
Фәлистыйнлыларның 93 % ы — мөселманнар, аларның күбесе — исламның сөнни тармагына иярүчеләр, азчылыгы — әхмәдиячеләр һәм 15 % ы — мәзһәбләргә карамаган мөселманнар. Фәләстыйн христианнары 6 % тәшкил итә, азчылык дини җәмгыятьләр, шул исәптән друзлар һәм самаритяннар бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фәлистыйн, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.