«Татар моңы», Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» телевизион конкурсы ― 2008 елдан Казанда узучы Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы.
Конкурсны оештыручы ― Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Конкурсны уздыруда Казан дәүләт мәдәният институты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе катнаша. Жюри рәисе ― Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов. Конкурсны гамәлгә куючы ― Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, «Салават» эстрада җыр театры.
Татар моңы | |
Төп мәгълумат | |
---|---|
Жанр | халык җыры, инструменталь башкару, эстрада вокалы, академик вокал |
Үткәрү еллары | 2008 — х. в. |
Ил | |
Шәһәр |
«Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелгән. 2019 елдан бәйге өч елга бер тапкыр уздырыла .
2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән конкурска РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелә .
Конкурс 3 этапта уза.
Конкурсның максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.
Бәйгедә Россиянең төрле нокталарыннан һәм чит илләрдән килгән биш меңнән артык яшь башкаручы катнашкан.
Англия, Чехия, Польша, Черногория, Бельгия, Кытай, Финляндия, Украина, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан. Россия субъектлары: Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырым, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Чуашстан Республикалары, Киров, Ырынбур, Сембер, Түбән Новгород, Курган, Чиләбе, Свердловск өлкәләре, Магнитогорск, Сургут, Төмән, Новосибирск һ. б. шәһәрләр.
Бәйгедә 17 яшьтән 35 яшькә кадәрге татар музыкаль әсәрләрен башкаручы солист – башкаручылар, шулай ук профессиональ башкаручылар катнаша ала.
«Татар моңы» җиңүчеләре дүрт номинация буенча бүләкләнә:
Җиңүчеләргә акчалата бүләк, диплом тапшырыла.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Татар моңы (конкурс), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.