Салават Зәки улы Фәтхетдинов (1960 елның 10 гыйнвары, Аксәет, Башкорт АССР) — җырчы, Татарстанның (1995) һәм Башкортстанның (2019) халык, Россия Федерациясенең атказанган (1991) артисты, автоузышлар буенча халыкара класслы спорт мастеры.
Муса Җәлил премиясе һәм Тукай премиясе лауреаты. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының мактаулы профессоры (2017). Чистай (2020) һәм Казан (2020) шәһәрләренең мактаулы ватандашы.
Салават Фәтхетдинов | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме | Салават Зәки улы Фәтхетдинов |
Туу көне | 10 гыйнвар 1960 (64 яшь) |
Туу урыны | Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, БАССР, Тәтешле районы, Аксәет |
Эшчәнлек еллары | 1989 - х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар | эстрада |
Псевдонимнар | Салават абый |
Коллективлар | «Салават» җыр театры |
Бүләкләр |
1960 елның 10 гыйнварында Башкортстан АССРның Тәтешле районы Аксәет авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак мәдәни агарту училищесында (хәзерге Башкорт җөмһүрият мәдәният һәм сәнгать колледжы) белем алган, берничә ел клуб мөдире булып эшләгән. Аннары Казан мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә һәм 1989 елда тәмамлый. Шул ук елны «Татар җыры-89» конкурсы лауреаты була. Салаватка «Россия Федерациясенең атказанган артисты», «Татарстан Республикасының халык артисты» исемнәре бирелә, Тукай премиясе һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты була. Моннан тыш, ул гер спорты буенча спорт мастерына кандидат, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры титулларына да ия.
1993 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетының театр, кино һәм телевидение факультетында актер осталыгы педагогы булып эшли; театр иҗаты кафедрасы профессоры (2013).
2002 елдан ― Казандагы «Салават» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе.
2021 елның мартында Татарстан мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнгән, әлеге вазифаны җәмәгать башлангычында башкара.
Хатыны — Ләйсән, улы — Рөстәм, килене Рузия. Кызлары — Лиана һәм Алина, кияүләре — Фердинанд һәм Марсель, оныклары — Хаят, Рәйхан, Жаннет.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Салават Фәтхетдинов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.