Алмаз Борһанов, Борһанов Алмаз Атлас улы (1989 елның 26 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Бәкер) — драма актеры, Камал театры артисты (2017 елдан).
Алмаз Борһанов | |
Туганда бирелгән исеме: | Борһанов Алмаз Атлас улы |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: | драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: | 2017 — х. в. |
Театр: |
1989 елның 26 ноябрендә Татарстанның Лениногорск районы Бәкер авылында туа. Гаиләдә биш бала үсәләр, Алмаз иң кечкенәсе була. Бик яшьләй әтисез кала. Әнисенә берүзенә генә биш баланы тергезергә туры килә.
Алмаз кечкенәдән башлап үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Бәләкәй вакытта аучы булырга хыялланган. Әтисе - Атлас абый - исән чакта хобби буларак аучылык һәм балык тоту белән шөгыльләнгән, бу коралга улын да күнектергән. Атлас абый аучылар, балыкчылар берлекләрендә теркәлеп торган, ел саен көзен даими рәвештә үрдәкләр, кабан дуңгызлары алып кайткан һәм берничә тапкыр Алмазны да үзе белән ала тора булган. Мәктәптә укыганда сәнгать белән дә мавыга, әмма урта мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, СПТУга эретеп ябыштыручыга укырга керә. Һөнәри училищены тәмамлагач, үзенең белгечлеге буенча эшли.
"Белемнәрем җитәрлек үзе. Мәктәпне тәмамлагач, мин эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Башлангыч сыйныфларда музыка да укыта алам. Массажист булып та эшли алам. Театрда эшли башлаганчы, эретеп ябыштыручы идем. Вакыт-вакыт туйлар алып барып, җырлап та йөрдем," - Алмаз Борһанов үзе турында.
Бервакыт танышу сайтында бер кыз белән аралаша башлый һәм Казанга күченеп килә. Казанга килү белән югары белем алу турында сорау баса. Шулай итеп, 2013 елда Алмаз Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына кино һәм театр актеры белгечлегенә укырга керә. Аны 2017 елда тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алына.
2013 елда Казан дәүләт мәдәният институтына керергә ниятли, әмма барысы да беренче тапкырдан килеп чыкмый. Иң элек Салават Фәтхетдинов курсына кереп карый, булмый. Инде кайтып китәм дигәндә генә, Салават абый аны Фәрит Бикчәнтәев янына кертеп җибәрә. Ул вакытта Алмаз аның кем икәнен белми дә иде...
2017 елның августында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Ул беренче уйнаган спектакльләр "Агыла да болыт агыла" һәм "Тормышмы бу?.." булалар. Тамашачыга күбрәк Айдар Җаббаровның "Хуш авылым"дагы Сөләйман абый һәм Чыңгыз Айтматовның "Мәңгелек буран" спектаклендәге Яшь Буранлы Идегәй образлары буенча таныш.
Беренчесенә тукталганда, иң башта "Хуш авылым" документаль спектаклендәге үз роленә Алмаз кискен карый, бу аның өчен белмәгән, күрмәгән нәрсә була. Әмма соңрак, авылларга чыга башлагач, геройларыбыз белән танышкач, ул эшкә кереп китә һәм бу бик тә уңышлы тәҗрибә булып чыга: күпләр өчен Алмаз нәкъ бу роленнән соң "ачылып" китә.
Репертуарында 20гә якын роле бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Алмаз Борһанов, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.