Очкыч

Очкыч — атмосферада очу өчен кулланылган һавадан авыррак очучы машина.

Очыш машинаның һаваны этүче көчен тудырган моторы һәм күтәрү көчен тудыручы канаты нигизендә оештырыла. Очкыч канаты башка өлешләренә карата хәрәкәтсез була.

Очкыч
Сурәт
Хезмәтләндерүче Военно-воздушные силы Алжира[d], Армейская авиация Аргентины[d], Военно-воздушные силы Аргентины[d], Авиация ВМС Аргентины[d], Военно-воздушные силы Чили[d], Вооружённые силы Чили[d] һәм Chilean Naval Aviation[d]
Ачыш датасы 1903
Углеродный след 284 grams of CO₂ equivalent per person-kilometer һәм 197,51 gram of carbon dioxide equivalent per kilometre
Йөрткеч авиайөрткеч[d]
Айрадинамик схема летательный аппарат с неподвижным крылом[d]
Обозначение MDS A һәм V
Нинди веб-биттә тасвирланган neal.fun/earth-reviews/airplanes(ингл.)
Тавыш чыгара Шумовое загрязнение от воздушных судов[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 40 428
Очкыч Очкыч Викиҗыентыкта
Очкыч
Очкыч
Дубай халыкара һава аланындагы Боинг 777 очкычлары

Очкычның төп өлеше — аның канатлары. Алар очкычны һавада тотып торалар. Реактив двигательнең этәрү көче очкычны гаять зур тизлек белән алга таба алып бара. Канат хәрәкәт юнәлешенә таба почмак ясап урнаштырылса, ул каршы һава агымын аска таба ташлап бара. Шулай итеп, очкычны һавада тотып тора торган күтәрү көче барлыкка килә.

Очкычның койрыгына стабилизатор куела. Стабилизатор уртасында — вертикаль киль. Болар барысы бергә (ягъни очкычның койрык өлешендәге горизонталь һәм вертикаль яссылыклар) койрык канаты дип атала. Стабилизатор һавада очкычның тигезлеген тотрыклы саклау өчен кирәк.

Стабилизаторга һәм кильгә биеклек рульләрен һәм юнәлеш рулен беркетәләр. Мәсәлән, очучы биек¬лек рульләрен түбән төшерә икән, аларга шунда ук һава агымы көч¬ле басым ясый башлый һәм очкычның койрыгы өскә таба күтәрелә. Очкыч түбәнгә төшә башлый. Әгәр очу юнәлешен үзгәртергә, мәсәлән, очкычны уңга таба борырга кирәк булса, очучы юнәлеш рулен уңга таба бора. Рульгә һава агымы басым ясый, һәм машина унга борыла.

Канатны да, койрык канатларын да очкычның корпусына — фюзеляжга беркетәләр. Аның эчендә очучылар кабинасы, очкычны идарә итү механизмнары, пассажирлар салоны, йөк төйи торган бүлекләр урнашкан. Әгәр очкыч бер генә моторлы булса, двигательне дә фюзеляж эченә куялар. Двигательләр күбрәк булса, аларны канатларга урнаштыралар. Ләкин кайбер очкычларның двигательләре фюзеляжның арткы өлешендә була, мәсәлән, Ил-62 пассажир очкычында шулай.

Шасси — сыгылмалы тыгыз шин куелган арбалар — очкычның бик әһәмиятле өлеше. Алардан башка очкыч очып та китә алмый, җиргә дә төшә алмый, һаваның каршылыгын киметү өчен, очкан вакытта шасси фюзеляж яисә канат эченә жыеп алына. Куәтле реактив двигательләр очкычларны 20—25 километрга кадәр биеклеккә күтәрәләр, гаять зур тизлек белән — сәгатенә 2000 км дан да артыгракка очыралар.

Искәрмәләр

  • https://www.umweltbundesamt.de/sites/default/files/medien/5750/publikationen/2021_fb_umweltfreundlich_mobil_bf.pdf
  • 3,0 3,1 United States Naval Aviation 1910-2010 Volume II Statistics — 2017. — ISBN 978-0-945274-75-9
  • Никитин Г. А., Баканов Е. А. . — М.: Транспорт, 1984. — 261 б.
  • . — М.: Научное издательство "Большая Российская Энциклопедия", 1994. — 736 б.
  • Әдәбият

    • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.
    • Blatner, David. The Flying Book: Everything You've Ever Wondered About Flying On Airplanes. ISBN 0-8027-7691-4

    Сылтамалар

    Очкыч 
    Логотип Викисловаря
    Викисүзлектә мәкалә бар «aircraft»

    Tags:

    АтмосфераКүтәрү көчеМоторОчуҺава

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    31 декабрьФранция коммуналарыЧуенчы-ЧупанМария МонтессориМалагаси телеЭджворт (Пенсильвания)Борынгы грек телеЗилаер районы2017 елJavaAwraziä İqtisadi BerlegeНефтьТалип ЯруллинШәрифә карчыкКаюм НасыйриАКШ Кораллы көчләре1961 елБанкнотаМария ДомбровскаяXXVII гасыр (б. э. к.)КраньРазил ВәлиевАксакау (станция)1848 елИнтернет1393 елБеренче бөтендөнья сугышыOman qultığı18 сентябрьКешенең җенси системасы1552 (җыр)Табигать16 август2015 елПансексуальлек2024 ел23 июньСугышНәкый ИсәнбәтВьет телеЗобаниЭчкенЛәбиб ЛеронEva ElfieВил СаттаровӘл-ислах (газета)Zari ElmasänТуган телСүз төркемнәреTatar tele1724 елЭстон телеТатар милли ризыкларыВикипедияләр исемлегеБәйлекләр1429 елСергач районыГрибанYouTubeРиторикаЗәки НуриАйгөл ӘхмәтгалиеваЗәңгәр чәчәк (уен)Адлер ТимергалинЭнциклопедияРуслан Айсин (1980)Төрки халыкларАвстрияPortАйрат Хәмитов🡆 More