Гай Ю́лий Це́зарь А́вгуст (tat.
lat. Gay Yuliy Tsezar Avgust(үле сылтама), лат. Gaius Iulius Caesar Augustus [ˈɡaː.i.us ˈjuːli.us ˈkaɪsar], туганда Гай Октавий Фурин, Gaius Octavius Thurinus) – Борынгы Рим дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, беренче Рим императоры, принципатны нигезләүче (Imperator Caesar Augustus 27 елдан), Цезарьнең сеңлесенең оныгы, Цезарь васыяте буенча уллыкка алынган.
Октавиан Август | |
---|---|
Туган телдә исем | GAIUS IULIUS CAESAR OCTAVIANUS |
Туган | 16 гыйнвар БЭК 27 Рим |
Үлгән | 19 август 14 (41 яшь) Рим |
Күмү урыны | Август мавзолее[d] |
Ватандашлыгы | Рим |
Һөнәре | беренче Рим императоры |
Җефет | Клодия Пульхра[d], Скрибония[d][…] һәм Ливия Друзилла[d] |
Өйдәш | Salvia Titisenia[d] |
Балалар | Юлия Старшая[d][…], Гай Юлий Цезарь Випсаниан[d], Луций Юлий Цезарь Випсаниан[d], Тиберий[d] һәм Марк Випсаний Агриппа Постум[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Октавия Младшая[d] һәм Октавия Старшая[d] |
Хәрби дәрәҗә | император[d] |
Принципатка (Беренче иртә империя) кадәр күп тапкыр консул, трибун, цензор, Олы пантифик булып эшләгән.
Август үлгәнче тулы титулы - Imperator Caesar Divi filius Augustus, Pontifex Maximus, Consul XIII, Imperator XXI, Tribuniciae potestatis XXXVII, Pater Patriae (Император һәм бүтән).
Октавиан әтисе Гай Октавий - бай плебей нәселеннән, "җайдак" катлавыннан килеп чыккан, Цезарь Октавианның әтисенә патриций титулын биргән. Әнисе - Атия - Цезарьнең сеңлесенең кызы.
Цезарь үтергәннән соң Октавиан Цезарьнең васыятен алган, аның буенча Октавиан - баш Цезарьнең мирасчысы булып чыккан. Октавиан Цезарьне үтергәне өчен үч алырга вәгъдә биргән.
Ләкин Рим хакимлеге өчен каты көрәш башланган. Танылган Рим сәясәтчесе Цицерон башта Октавианны бик яклаган.
Октавиан башта Марк Антоний һәм Марк Лепид бергә икенче триувиратны оештыра. Шул ярдәме белән Октавиан Цезарьнең үтерүчеләрен юк иткән: эзәрләкләүләр нәтиҗәсендә 300 сенатор һәм 2000 җайдак үтерелгән.
Марк Антоний - икенче триумвират әгъзасы - Цицеронны проскрипция исемлегенә керткәнен таләп иткән. Һәм Октавинның булышчысы - күренекле ораторны Цицеронны Марк Антоний боерык буенча үтерелгән.
Соңрак икенче триумвират таркалган, Октавиан һәм Антоний арасында бәрелеш башланган.
27 елда Октавиан берләшкән Антоний-Клеопатра гаскәрләрен җиңгән, Антоний һәм Клеопатра үз-үзенне үтергән (Антоний кылыч өстенә сикергән, Клеопатра агулы елан тешләгәннән соң үлгән).
Октавиан Антоний өстеннән җиңгәннән соң һәм Мисырны буйсындырганнан соң иртә Рим империясе яки Принципат чоры башланган.
Октавиан Август беренче Рим императоры булып нигезле империя тәртипләрне үткәргән.
Октавиан Август киңәшчеләре - Агриппа һәм Меценат булган, аларның йогынтысы сәбәпле әдәбият һәм сәнгать "Рим Алтын гасыры" башланган (Вергилий, Гораций, Овидий, Тибулл, Проперций, Тит Ливий иҗаты).
Октавиан Август 10 ел үлгәнче үзенең мирасчысын сайлаган - Тиберийны уллыкка алган. Октавиан Август үлгәннән соң Тиберий - икенче Рим императоры булган.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Октавиан Август, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.